Сишәмбе, 19.03.2024, 13:32

Мәмәшир авылы сайты

Сайт села Мамашир

(РТ, Кукморский район)

Сәламлибез Сезне Гость | RSS



Сайтның менюы
Мини-чат
Керү формасы

Сайттагы яңалыклар белән һәрвакыт хәбәрдар торырга телисезме, безнең RSS-тасмага язылыгыз. Моның өчен үзегезнең E-mailны күрсәтү сорала:

FeedBurner

Сайтның яңалыкларына электрон почта аша язылырга
Реклама
    Компьютер вирусы – ул үзлегенн ... Читать дальше »
Категория: Компьютерлар, Hi-Tech | Просмотров: 755 | Добавил: Рамил | Дата: 02.02.2013 | Комментарии (0)


   Кытайның төньяк өлкәләре агулы газлар белән зарарланганнан соң Пекинда чиста һаваны банкаларга тутырып сата башладылар. Әлеге идея Кытай бизнесмены Чэнь Гуанбяоныкы. Бер шешә чиста һава бәясе якынча 80 цент. 
Категория: Булмас димә | Просмотров: 586 | Добавил: Рамил | Дата: 01.02.2013 | Комментарии (0)

   Бүгенге көндә интернет мәгълүматлар базасы һәм аралашу чарасы булудан тыш күпләр өчен акча эшләү җирлеге булып та тора. Интернет-проектларга бер күрүдә ышану кирәкми. Бигрәк тә, акча кертүне таләп иткән очракта. Вак-төяк акча эшләргә мөмкин булган (һәм акча кертүне таләп итмәгән) проектлар исемлеген сезнең игътибарга тәкъдим итәм.    
 
 
 
     Әлеге проектларны ... Читать дальше »
Категория: Моны белү файдалы | Просмотров: 745 | Добавил: Рамил | Дата: 04.12.2012 | Комментарии (0)

   Америкада чебеннәрне атып үтерә торган мылтык уйлап тапканнар. Гадәти тоз белән корыла торган коралның ату ераклыгы 1,5 метр икән. Төрле инфекцияләр таратучы бөҗәкләргә каршы көрәшүнең бу ысулы бик нәтиҗәле булып чыккан. Шул ук вакытта ул чебен белән мылтык арасындагы борынгыдан килүче бәйләнешне дә тагын бер кат раслаган.  
     1521 елда Испаниядә массакүләм таралыш алган беренче утлы корал мушкет дип йөртелгән. Әмма аннан чебеннәргә атмаганнар бит, диярсез инде. Эш шунда, бу коралның французча аталышы булган mousquet латинча дротик яки озын укны аңлата торган muscheta сүзеннән килеп чыккан. Ә ул исә үз чиратында латинча musca («муха») ... Читать дальше »
Категория: Булмас димә | Просмотров: 1530 | Добавил: Рамил | Дата: 27.10.2012 | Комментарии (0)

Менә шундый борынлы помидор ...
Категория: Булмас димә | Просмотров: 1955 | Добавил: Рамил | Дата: 18.09.2012 | Комментарии (1)

   Тайваньның United Daily News газета редакциясе күптән түгел генә гадәти булмаган газета санын бастырып чыгарды. Әлеге газета саны Aurasma технологиясен, икенче төрле әйткәндә - визуаль браузер кулланып ясалган.
    Бу технология теләсә нинди объектка визуаль мәгълүмат беркетү мөмкинлеген бирә, әмма аны карау өчен яныгызда интернетка тоташтырылган Android яисә iOS операцион системалары куелган мобиль телефон, смартфон яисә планшет компьютер булу сорала. Шулай ук газетаның рәсми сайтында махсус программа урнаштырырга да кирәк. Ә инде аннары мобиль телефонны газетаның әлеге блогына якын китерергә һәм визуаль мультимедиа яңалыкларны ... Читать дальше »
Категория: Компьютерлар, Hi-Tech | Просмотров: 1672 | Добавил: Рамил | Дата: 16.11.2011 | Комментарии (0)

– Иптәшләр! Вакыт аз булу сәбәпле мин уйламыйча гына сөйлим...
---------------------------------
– Синең исемең ничек?
– Вәлинеке кебек.
– Кайсы Вәлине әйтәсең?
– Теләсә-кайсы Вәлине.
---------------------------------
– Әйтегезче, ә кайда монда Арча поезды?
– Ул китте.
– Пәт-тәч! Ә кая?
---------------------------------
– Әби, ә сугыш вакытында ипи юк идемени?
– Юк иде шул, балакаем.
– Нәрсә, майны колбасага ягып ашарга туры килдемени?
---------------------------------
– Минем ... Читать дальше »
Категория: Әзәк-мәзәк | Просмотров: 2638 | Добавил: Рамил | Дата: 10.11.2011 | Комментарии (0)

    «Назад в Будущее» фильмын караган булсагыз андагы үзе бәйләнә торган фантастик кроссовкаларны бик яхшы хәтерлисездер.
    2008 елда Nike компаниясе әлеге фантастик идеяне тормышка ашырачагы турында хәбәр иткән иде инде. Күптән түгел Nike әлеге төр кроссовкаларны (Nike Mag) рәсми рәвештә тәкъдир итте.
    Кроссовкаларның ян-ягында зәнгәр төстәге яктылык диодлары, үкчә янында төрле төсләрдәге индикатор утлары куелган, алгы якта "Nike” логотибы янып тора. Әлеге утлар 5 сәгать дәвамында бернинди туендырусыз эшли. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, диодлар матурлык өчен генә куелган һәм әлегә бернинди функцияне дә үтәмиләр.
    Тышкы кыяфәте белән кинодагы аяк киемнәрен хәтерләтсәләр дә, аларда автоматик бәйләнү функциясе әлегә юк. Бу функция бары тик 2015 елда гына э ... Читать дальше »
Категория: Булмас димә | Просмотров: 1545 | Добавил: Рамил | Дата: 09.11.2011 | Комментарии (0)

    Компьютер тычканы үзенең яшәве дәверендә әллә ни үзгәреш күрмәде дип әйтергә була. Оптик тычканнарга күчү, сенсорлы панельләр барлыкка килүне әле революция дип атап булмый. Ә менә тычканның гомумән башка төрен Mycestro проекты тәкъдим итә. 
    Американың Innovative Developments компаниясе инженерлары тарафыннан ясалган әлеге альтернатив җайланма балдак рәвешендә эшләнгән. Имән бармакка киелә торган әлеге "балдак” 3 төймәдән тора һәм пространстводагы урынны билгели торган датчикны үз эченә ала. Шул рәвешле санак белән идарә итү "балдак”ның төймәләренә баскалауга һәм куллар белән төрле хәрәкәтләр ясауга кайтып кала.
    Mycestro җайланмасы эшне бик гадиләштерәчәк диләр авторлар. Хәтта анда җәһәт чакырту функциясе дә урнаштырылган. Әйтик, тиз генә электрон почта әрҗәсен ачырга кирәк булсын. Моның өчен "балдак”ны кигән к ... Читать дальше »
Категория: Компьютерлар, Hi-Tech | Просмотров: 844 | Добавил: Рамил | Дата: 09.11.2011 | Комментарии (0)


Нанкин (Кытай) шәһәрендәге көчле шартлау вакытында бер маймыл көчекне батырларча үз кулларында күтәреп чыккан.

Категория: Булмас димә | Просмотров: 894 | Добавил: Рамил | Дата: 25.10.2011 | Комментарии (0)

1 2 »

Эзләү
Язмалар архивы
Һава торышы
Категории раздела
Компьютерлар, Hi-Tech [3]
Әлеге категория заман технологиясе белән кызыксынучылар өчен
Әзәк-мәзәк [2]
Мәзәкләр, кызык вакыйгалар
Булмас димә [7]
Моны белү файдалы [1]
Төрлесеннән [2]
Блог яңалыклары
Сайтның дуслары
Шушмабаш авылы сайты
Безнең төркем
Реклама

Сатуда мөселман календарьләре: тулырак мәгълүмат.Тел.: 8-927-433-0261
Copyright MyCorp © 2024
Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter Рейтинг@Mail.ru