Сишәмбе, 19.03.2024, 11:30

Мәмәшир авылы сайты

Сайт села Мамашир

(РТ, Кукморский район)

Сәламлибез Сезне Гость | RSS



Сайтның менюы
Мини-чат
Керү формасы

Сайттагы яңалыклар белән һәрвакыт хәбәрдар торырга телисезме, безнең RSS-тасмага язылыгыз. Моның өчен үзегезнең E-mailны күрсәтү сорала:

FeedBurner

Сайтның яңалыкларына электрон почта аша язылырга
Реклама
Главная » 2012 » Октябрь » 27 » Чебеннәрне атып үтерергә дә мөмкин
12:25
Чебеннәрне атып үтерергә дә мөмкин
   Америкада чебеннәрне атып үтерә торган мылтык уйлап тапканнар. Гадәти тоз белән корыла торган коралның ату ераклыгы 1,5 метр икән. Төрле инфекцияләр таратучы бөҗәкләргә каршы көрәшүнең бу ысулы бик нәтиҗәле булып чыккан. Шул ук вакытта ул чебен белән мылтык арасындагы борынгыдан килүче бәйләнешне дә тагын бер кат раслаган.  
     1521 елда Испаниядә массакүләм таралыш алган беренче утлы корал мушкет дип йөртелгән. Әмма аннан чебеннәргә атмаганнар бит, диярсез инде. Эш шунда, бу коралның французча аталышы булган mousquet латинча дротик яки озын укны аңлата торган muscheta сүзеннән килеп чыккан. Ә ул исә үз чиратында латинча musca («муха») сүзеннән барлыкка килгән. Шулай булгач, мылтыклар иң баштан ук бәйләнчек чебеннәр белән бәйләнештә булган дигән сүз. Ким дигәндә, лингвистик яктан гына булса да... Әмма күптән түгел чебен белән мылтык арасындагы бәйләнешне Америка уйлап табучысы Лоренцо яңа биеклеккә менгерде. Озынлыгы 40 сантиметр тирәсе булган пластик мылтык кулланылышта бик гади. Тозны бер тутырып куйгач, ул 50 тапкыр атарга җитә икән. Бер атуга бер чеметем тоз китә. 
     Хәзер чебеннәргә каршы шапалак яки бөкләнгән газета белән көрәшүнең кирәге дә калмаска мөмкин. Стенага кунган чебенне шапалак белән шапылдатканда обойларга сыланып калган канлы эзне дә юып йөрергә туры килмәс. Тоз белән атканда чебен стенага килеп сыланмый, ә билгеле бер ераклыкка очып китеп, егылып төшә һәм үлә. Әле чебеннең инде сугып үтерәм дигәндә, ачуны китереп, очып китүен уйласаң да, чебен мылтыгы алыштыргысыз булырга охшап тора. Мылтыкны төзәгәндә ерактагы чебен аны күрми дә кала һәм урынында тыныч кына утыра бирә.
     Лоренцо мылтыкларның беренче партиясен инде Интернет аша уңышлы гына сатып та бетергән. Хәзер Кытай фабрикаларының берсе белән килешү төзегән уйлап табучы аларны күпләп җитештерә башлаячак. Кытай товарларының әллә ни кыйммәт булмаганын исәпкә алганда, чебен шапалакларын һәр өйдә чебен мылтыклары алыштырасына өмет зур.

     Чыганак: http://www.shahrikazan.com

Категория: Булмас димә | Просмотров: 1530 | Добавил: Рамил | Теги: мылтык, кызык, чебен | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Эзләү
Язмалар архивы
Һава торышы
Категории раздела
Компьютерлар, Hi-Tech [3]
Әлеге категория заман технологиясе белән кызыксынучылар өчен
Әзәк-мәзәк [2]
Мәзәкләр, кызык вакыйгалар
Булмас димә [7]
Моны белү файдалы [1]
Төрлесеннән [2]
Блог яңалыклары
Сайтның дуслары
Шушмабаш авылы сайты
Безнең төркем
Реклама

Сатуда мөселман календарьләре: тулырак мәгълүмат.Тел.: 8-927-433-0261
Copyright MyCorp © 2024
Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter Рейтинг@Mail.ru