Шимбә, 20.04.2024, 00:06

Мәмәшир авылы сайты

Сайт села Мамашир

(РТ, Кукморский район)

Сәламлибез Сезне Гость | RSS



Сайтның менюы
Мини-чат
Керү формасы

Сайттагы яңалыклар белән һәрвакыт хәбәрдар торырга телисезме, безнең RSS-тасмага язылыгыз. Моның өчен үзегезнең E-mailны күрсәтү сорала:

FeedBurner

Сайтның яңалыкларына электрон почта аша язылырга
Реклама
Главная » 2011 » Октябрь » 7 » Имтихан алдыннан саташу
00:40
Имтихан алдыннан саташу
    Иртәгә буласы дигән квантлар физикасыннан имтиханга әзерләнүне төгәлләргә булдым. Җитәр, кич җитте югыйсә! Ел буена ул квантлар физикасын укуның ни дәрәҗәдә буталчык булганын төркемдәш иптәшләр бик яхшы беләләр инде. 1 ел дәвамында укыдык без аны.
    Китаплар өеменә карап көлеп куйдым да, җылы урыныма чумдым, башкалар йоклап бетә язган инде, Серёга белән мин генә төн саклыйбыз.
    Арып-талып йокыга китеп, йокының тәмен генә татый башлаган идем, дустымның кәһар суккан телефоны чылтырый башлады (төнге сәгать бер!), үзе юыну бүлмәсендә иртәгегә күлмәк юа...
Йокыга киттем, төш күрәм: "Электроннарны куып йөрим имеш, тегеләре бик таныш бер таблицаны хасил итеп берләшеп куялар. Тукта, кичтән генә карап утырган таблица ич бу! Әйе-әйе, нәкъ үзе:  Савельевның "Квантлар физикасы”нда азаккы битләрнең берсендә иде бит бу таблица.” Бу төш аның белән генә тәмамланмады әле, ниндидер кварклар да бар иде ахрысы анда, читтәрәк бер нейтрон таркалып ята...
    Шулчак тигез генә ешлык белән җиңел музыка уйнап китте, җиңел булса да, ачуны китерә, үзем сизенәм дә кебек Сергейның будильнигы икәнен. Ләкин сәгать төнге өчләр тирәсе... Ике мәртәбә төрткәләп, бер мәртәбә сөрән салганнан соң бик "бодрый” кыяфәттә иптәшем уянып китте. Мин янәдән йокыга киткәнемне сизми дә калдым...
    Иртән сәгать алтыларда уянганда Сергей өстәл артында квантлар физикасында казына иде инде, үзе сөйләнә: "фотоэффект кына эләксә ярар иде...”
Категория: Төрлесеннән | Просмотров: 836 | Добавил: Рамил | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 1
0  
1 Иптэше Сергей   (14.10.2011 22:07) [Материал]
Рамил опять шыттырасын)) Галстукны да юган идем вообще то))

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Эзләү
Язмалар архивы
Һава торышы
Категории раздела
Компьютерлар, Hi-Tech [3]
Әлеге категория заман технологиясе белән кызыксынучылар өчен
Әзәк-мәзәк [2]
Мәзәкләр, кызык вакыйгалар
Булмас димә [7]
Моны белү файдалы [1]
Төрлесеннән [2]
Блог яңалыклары
Сайтның дуслары
Шушмабаш авылы сайты
Безнең төркем
Реклама

Сатуда мөселман календарьләре: тулырак мәгълүмат.Тел.: 8-927-433-0261
Copyright MyCorp © 2024
Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter Рейтинг@Mail.ru