Җомга, 22.09.2017, 13:05

Мәмәшир авылы сайты

Сайт села Мамашир

(РТ, Кукморский район)

Сәламлибез Сезне Гость | RSS



Сайтның менюы
Мини-чат
Керү формасы

Сайттагы яңалыклар белән һәрвакыт хәбәрдар торырга телисезме, безнең RSS-тасмага язылыгыз. Моның өчен үзегезнең E-mailны күрсәтү сорала:

FeedBurner

Сайтның яңалыкларына электрон почта аша язылырга
Реклама
Авылым тарихы

Авылга нигез салыну 

Казан ханлыгы яулап алынганнан соң уңдырышлы Казан җирдәренә яулап алучылар урнаша башлый. Идел һәм Каманың уң як ярларында яшәүче татарлар, әле мәҗүсилектән чыгарга өлгермәгән марилар һәм удмуртлар төнъяк-көнчыгышка күчәргә мүҗбүр булалар. Мәмәшир (иск.: Мамаширово), Мәчкәрә (иск.: Ишменово) авыллары нәкъ менә шушы территорияләргә туры килә дә инде.

Мәмәшир авылы урыны элек кара урманнар белән капланган була. Казан ханлыгын урыслар басып алган заманда, гаиләсен алып китәргә өлгергән Томакай исемле кеше шушы урынга килеп урнаша. Соңыннан ул анда тагын кешеләр яшәгәгәнен белә. Элекеге Болгар якларыннан бу тирәләргә тагын бнр кеше гаиләсе белән килеп чыга. Аны Болгар бабай дип йөртәләр. Елганың икенче ягына Мөхәммәтшәриф исемле кеше кеше килеп чыга. Торган урыннары бер-берсеннән ерак булмаса да алар бер-берсен белмиләр. Язгы көннәрнең берсендә, елганың ташыган чагында Болгар бабай суда агып баручы йомычкалар күрә. Урман эченнән күтәрелгән төтенгә дә игътибар итә. Бөр елгасы буенча көймә белән, төтен тарафына менеп китә. Агымга каршы бераз йөзгәч ярга чыга һәм Мөхәммәтшәриф гаиләсен таба. Йомычкалар югарыдан төшкән була. Болгар бабайның көймәсендә тагын өскә таба күтәреләләр. Алар хәзерге Мәмәширнең түбән оч урамы тирәләрендә Томакайның җирне казып ясалган куышын табалар. Куе урман арасында яшәү куркыныч булганга алар бергә яшәргә булалар. Томакай урынын яшәү өчен уңайлы дип табалар. Авылга шулай итеп нигез салына.

"Мәмәшир" атамасының килеп чыгышы   

    Нигез салыну вакыты буенча хәзерге көндә өч караш яши:
1. Болгар исеме телгә алынганлыктан 1236 нчы еллар булуы мөмкин.
2. 1381 нче елда Алтын Урдага Аксак Тимер бәреп кергәч халык дәүләттән кача. Нигез салыну да шушы елларга туры килгән булуы ихтимал.
3. 1552 нче елдан соң да булырга мөмкин.
    Мәмәшир урынында элек Тунигер исемле мари авылы булганлыгы билгеле.
    Мәмәшир атамасының килеп чыгуы турында төрле карашлар яшәп килә. Әйдәгез, шуларга күз салыйк: 
1.Мөхәммәтшәриф исеменең кыскартылмасыннан килеп чыккан - Саттаров Г.,"Татар исемнәре үзлеге".
2.Мамаш-ир исемле чирмеш кнәзе исеменнән алынган - М.Худяков.
3.Мәмеш сүзе "имелдәш”дигән сүзне аңлата, шуннан ясалган, ә чирмештән түгел. Элек татарларда Мәмеш дигән кеше булган - К.Насыйри.
4.Мамыш-төрек сүзе түгел,чирмешчә түгел микән. - Ш.Мәрҗани.
5.Мәмәт Шакир исеменнән - Габидуллин Ә.

Тарих "чыбыркысы" Мәмәширне дә урап үтми

Петр I чорында 1708 елда Рәсәй дәүләте губерналарга бүленә. Бу елларда Казан губернасы Күкшел волосте составында була. 1920 елда Казан губернасы таркалганнан соң әлеге өлкәнең барлык авыллар Вятка губернасы составына күчә.

18 нче гасырда Мәмәширдә сәүдә эше белән шөгыльләнү киң тарала. XX гасырда сәүдәгәрлек иткән абыйлы-энеле Абдуллиннар булуы мәгълүм. Алар Бөр елгасы аша Мәкәрҗә ярминкәсенә кадәр йөзгәннәр.

19 нчы гасыр башында Рәсәйгә француз сугышы яный. Әлеге сугышта Мәмәшир авылыннан да катнашучылар булуы турында мәгълүматлар бар.

1914-18 нче еллардагы Беренче бөтендөнья сугышы шулай ук шактый корбаннар таләп итә. авылыбыздан 20 кеше сугышка китә. Шулар арасында прапорщиктан полковник дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән Хафизов Шәриф булган.

Гражданнар сугышына авылыбыздан 15 кеше үз теләге белән китә. Әлеге сугыш безнең якларга кадәр килә: Мәмәшир аша фронт линиясе уза.

Бөек Ватан сугышы матди һәм рухи яктан аеруча зур зыян сала. Мәмәшир авылыннан күрше Тәмәй авылын да кертеп санаганда 442 кеше сугышка киткән. Шуларның 220се кире әйләнеп кайта алмый. Сугыш елларында тылда хезмәт итү гадәттә хатын-кызлар җилкәсенә калган. "Тимер ат" - тракторлар белән эш итү дә җилкәсенә төшә. Латыйпова Җофар, Нигъмәтҗанова Җиһан, Сафиуллин Маһинур, Таһирова ..., Фәттахова Мәүлидә, Хәлиуллина Гөләндәм, Хәлиуллина Мөнәвәр, Хәматдинова Сәгадәт апалар әлеге хезмәтне үз өсләренә алалар.

Мәмәширдә мәгърифәтчелек үсеше

Белгәнебезчә, 18-19 гасырлар татар мәгърифәтчелеге үсеп китү белән тарихка кереп калган. Ул елларда Мәмәшир авылында Җамалетдин Бикташи исемле  бик зур галим  яши һәм мәгърифәтче яши. Аның "Фазаилеш-шөһүр яки саваплы гамәлләр” китабынна өзекне (татарчага тәрҗемә) сезгә дә тәкъдим итәбез: Фазаилеш-шөһүр яки саваплы гамәлләр.

60 нчы елларда авылыбыздагы бер мәчетне мәктәп итеп үзгәртәләр. Мәктәп ролен үтәгән янә бер мәчет бар – халык телендәге "мәчет-мәктәп”. Анда 1999-2000 нче уку елы азагына кадәр башлангыч сыйныф укучылары укыды. 10 еллап буш торганнан соң 2010 нчы елның октябрендә әлеге бинага манара куелды һәм янәдән мәчет итеп үзгәртелде.

Халыкның аң-белемгә мөкиббән булуын 18-19 гасырларга караган латин теленд язылган китаплар раслап тора: "Китабел-гавамил” (18 г.), "Мохтәсарел – викая” (18 г. азагы), "Рәунәкыль – Ислам” (19 г.), «Дәкаикыль – әхбар». Әлеге китаплар 1993 елда Мәмәшир авылында табыла һәм  Татарстанның милли китапханәсенә тапшырылалар.

90 нчы еллар азагында кирпечтән яңа мәчет төзелә. Әлеге мәчет бүгенге көндә дә халыкка хезмәт итә.

Мәмәширдә мәгариф үсешендә Мәчкәрә мәдрәсәсенең эшчәнлеге зур роль уйнаган. Мәчкәрә мәдрәсәсе укытучылары арасында Мәмәшир авылыннан Гатаулла бине Габденнасыйр әл- Мәмәшири дә була.



Эзләү
Язмалар архивы
Һава торышы
Блог яңалыклары
Сайтның дуслары
Шушмабаш авылы сайты
Безнең төркем
Реклама

Сатуда мөселман календарьләре: тулырак мәгълүмат.Тел.: 8-927-433-0261
Copyright MyCorp © 2017
Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter Рейтинг@Mail.ru