Сишәмбе, 23.04.2024, 10:52

Мәмәшир авылы сайты

Сайт села Мамашир

(РТ, Кукморский район)

Сәламлибез Сезне Гость | RSS



Сайтның менюы
Мини-чат
Керү формасы

Сайттагы яңалыклар белән һәрвакыт хәбәрдар торырга телисезме, безнең RSS-тасмага язылыгыз. Моның өчен үзегезнең E-mailны күрсәтү сорала:

FeedBurner

Сайтның яңалыкларына электрон почта аша язылырга
Реклама
Главная » 2012 » Ноябрь » 27 » 21 декабрьдә безне нәрсә көтә?!!! (1 нче өлеш)
23:21
21 декабрьдә безне нәрсә көтә?!!! (1 нче өлеш)
    Дөнья бетүе (апокалипсис) турындагы сорау бүгенге көндә күпләрне зур хафага сала. Күпләр бу көнне коточкыч караңгылык белән бәйли. Әлеге темага интернет һәм гәҗитләр дә кушылды: Хезмәт даны: ""Дөнья бетү”гә ышанасызмы?", Matbugat.ru: "Дөнья бетү кемгә кирәк?"
    Ышаныргамы, юкмы? 21 декабрь… Бу көнне кешелек дөньясын ни көтә? Хәзер бу сорауга җавап бирергә тырышып карыйк.
    Иң беренче, искә төшерик: кеше – ул физик материя генә түгел, ә шулай ук нечкә җисемнәр (тонкие тела) җыелмасы. Физик материяне без тотып карый алабыз (кешенең кулы, йөзе һ.б.), нечкә җисемнәрне исә без кул белән тотып карап сизә алмыйбыз. Нечкә җисемнәр – психоэнергетик кырлар (яки энергоинформацион кырлар). Аура - нечкә җисемнәрнең бер мисалы. 

Рәс. 1. Кешенең энерго-информацион тышлыгы (нечкә җисемнәр).

    Санкт-Петербургтагы Халыкара Социаль Экология Институты тикшеренүләренә килгәндә, нәкъ менә шушы нечкә җисемнәрдә үзгәрешләр, читкә тайпылышлар булачак.
    Бер кешенең кыры икенче кешенең кырына тәэсир итәргә мөмкин (Рәс.2).

Рәс. 2. Бер кешенең икенчесен энерго-информацион зарарлавы.
   
    Декабрь азагында булачак хәлләргә "планеталар парады” сәбәпче булачак.



Рәс. 3. "Планеталар парады", 2012 елның декабреньдә чираттагысы булачак.

    Белгәнегезчә, планеталарның да үз тирәсендә магнит кырлары бар (кешенең дә кыры бар). "Парад” вакытында әлеге магнит кырлары үзгәреш кичерәчәк. Әлеге үзгәреш Җир кешеләренең кырында да үзгәрешләр булдырачак, ягъни кешене әйләндереп алган кырга тәэсир ясалачак. Менә ни көҗә икән безне. 21 декабрь якынлашу белән әлеге үзгәрешләр кырыслана барачак. Алда әйтеп үтелгәнчә, кешенең энерго-информацон кыры үзгәрү организмдагы үзгәрешләргә дә китерәчәк.

Дәвамы булачак. Көтегез...
Просмотров: 1550 | Добавил: Рамил | Теги: дөнья бетү, Апокалипсис | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Эзләү
Язмалар архивы
Һава торышы
Блог яңалыклары
Сайтның дуслары
Шушмабаш авылы сайты
Безнең төркем
Реклама

Сатуда мөселман календарьләре: тулырак мәгълүмат.Тел.: 8-927-433-0261
Copyright MyCorp © 2024
Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter Рейтинг@Mail.ru