Пәнҗешәмбе, 18.04.2024, 20:24

Мәмәшир авылы сайты

Сайт села Мамашир

(РТ, Кукморский район)

Сәламлибез Сезне Гость | RSS



Сайтның менюы
Мини-чат
Керү формасы

Сайттагы яңалыклар белән һәрвакыт хәбәрдар торырга телисезме, безнең RSS-тасмага язылыгыз. Моның өчен үзегезнең E-mailны күрсәтү сорала:

FeedBurner

Сайтның яңалыкларына электрон почта аша язылырга
Реклама
Главная » 2012 » Апрель » 29 » Авылыбыз шагыйрәсе Рәйсә апа Галимуллина шигырьләре
21:09
Авылыбыз шагыйрәсе Рәйсә апа Галимуллина шигырьләре
Туган җирем
Туган җирем минем, туган җирем,
Туу белән ак җәймәгә мине төрдең
Татлы йокын бүлмим диеп сакта тордың,
Төнлә аең яктырттың,
Көндез кояш балкыттың.
Ничә төрле чәчәкләрнең
Хуш исләрен аңкыттың.
Егылсам тартып алдың,
Ялгыштан тотып калдың
Синсез мин ятим бала,
Синдәй җир юк дөньяда.
Синең кебек җир юклыгын,
Тик читкә китеп белдем,
Читтә кунган тәүге төндә,
Әнкәм булып, башым сыйпап,
Төшемә килеп кердең.

Адаштырма язмыш юлларымда
Адаштырма язмыш юлларымда,
Ега күрмә берүк аяктан.
Тагын кем бар дисең бу дөньяда,
Бу тормышны миндәй яраткан.

Адаштырма язмыш юлларымда,
Калдыра күрмә чит-ят кулларга,
Түзә алмас җаным, саксыз кагылсалар,
Өзелергә торган кылларга.
 
Адаштырма язмыш юлларымда,
Кыек сукмакларга борма син,
Туры юлны табып чыгарга,
Көчең җитәрме, дип сора син.
 
Моңа кадәр туры юлдан йөргән иде,
Тайпылмыйча Ходай кушканнан.
Ул да кыек юлга борылды, дип
Сөенмәсен берүк дошманнар.
 
Адаштырма язмыш юлларымда,
Ерак калмый соңгы туйларга.
Гомер көзенә кереп барганда,
Төшәм шулай төрле уйларга.

Ак чәчеңнән оялма
Урамга чыкканда әнкәй,
Ак чәченнән оялып,
Маңгаена төшереп бәйли,
Ап-ак батист яулыгын.

Ак чәч оят билгесеме?
Яшерәсең ник аны!?
Күңелеңдәге изгелеккә,
Бүләге ул дөньяның.

Ак төс бүләк иткән дөнья,
Күңелең нечкәгәдер,
Сикәлтәле юлларны да,
Сыкранмый кичкәнгәдер.

Чәчләреңнең ак төсе,
Җаннарыңның көзгесе,
Җаннарыңдагы аклыктан,
Күзләрем чагыла төсле.

Ап-ак чәчле, ак намуслы итеп,
Килә сине мәңге күрәсем.
Ак чәчеңнең һәрбер бөртеген,
Килә әнием сөеп үбәсем.

Әнисәгә
Мин сиңа дөнья кайгысын
Китердем бит җитәрлек.
Һәммәсенә сабыр иттең,
Җаның аша үткәреп.
Шатлыкта да, кайгыда да
Түзем син, гаҗәп түзем
Елмаеп миңа карыйсың,
Яшькә чыланган күзең.
Сабырлыгың, тыйнаклыгың
Газиз әнкәм бүләге,
Һич тутыкмас калканым син,
Мәңге сынмас терәгем.
Сабырлыгың бәяләрлек
Сүзләрен кайдан табыйм,
Әйләнәм дә сиңа киләм
Әйтерсең мин бер сабый.
Шатлык килсә сиңа ашыгам
Кочагымны киң җәеп,
Шатлансын бер синең җан да,
Тормасын һаман әрнеп.

Лилиягә
Туган өйдән киттең,
Өйне ятим иттең
Үз ояңны читтә корыр өчен.
Ояң җылысын сакларга,
Яман күздән сакларга
Җитәме соң, сеңлем, көчең?
Киң болында Сабан туе гөрли
Минем генә җанда ут дөрли
Кайта алмадың, сеңелем, быел да
Туганнарсыз читтә кыен ла.
Күзең тулы сагыш,
Түгә күрмә ялгыш
Сагыш басар бөтен дөньяны
Ал таң саргаеп атар,
Кояш саргаеп батар
Түгә күрмү, сеңелем, син аны.
Алсу таң атканда, сагыш канатында
Тынмас җаның илгә кайтамы?
Таң җилләре булып, тәрәзәмне кагып
Төшләремә кереп уятамы?!

Әнием
Күңел кошымдыр син- әнкәем,
Син –әнкәем, җирнең кояшыдыр,
Бу дөньяның афәтеннән саклый торган
Бөркет итеп син үзеңне тоясыңдыр.
Давыл кебек ярсу хисләреңне-
Нинди көчләр табып тоясыңдыр,
Бу дөньяның бер пычрагы да сиңа иярә алмый
Син, әнием, текә тауның кыясыдыр.
Бигрәк иртә агарган чәчләреңне
Кайдан буяу алып буясыдыр,
Шәфкатьле дә үзең, кайчак кырыс та
Әни кеше, күрәсең шундый буласыдыр.
Кайтыр юлдан күзләреңне алмый
Мине һаман көтәсеңдер
Айлар-еллар буе көтә-көтә
Арып-талып, әнкәм бетәсеңдер.
Иртән күренмәде, бәлки кичен кайтыр
Кич кайтмаса, кайтыр иртәгә
Көтә белгән, сабыр җаннар өчен
Юктыр җирдә һичбер киртәләр.
Әнкәйләргә шундый язмыш язган
Көтәсе дә, һаман көтәседер
Әнкәй исән чакта без бу җирнең
Сөелеп туймас бер иркәседер
Көткәннәрнең карашлары моңсу
Ә күзләре тулы сагыштыр
Кичер, әнкәй, көткән чакларыңда
Кайталмаган булсам ялгыш бер
Кырык эшем кырык якка атып
Гафу сорар идем аягыңа ятып
Син юк, әнкәй, кемнән гафу сорарга,
Күңел кылларым өзелергә тора, сынарга.

Туган туфрак
 
Йөрәк янындагы кесәгездә,
Бер уч туфрак һаман йөриме?
Бик сагынган чакта һәркайсыгыз
Эч серләрен аңа сөйлиме?
 
Читтэ йөргән һәрбер баласыннан,
Хәбәр көтә туган туфрак.
Сабыр гына көтә, һаман өмет итә
Юллар урау, юллар бик ерак.
 
Яуда ятып калган балаларын,
Уяна ул күреп төшендә
Каберләре сибелеп калды бит,
Киң дөньяның һәрбер төшендә.
 
Йомшак җилен юллый һәр иртәдә
Каберләрен сыйпап үт диеп,
Һәр баланың изге туфрагын,
Минем өчен дә бер үп диеп.
 
Үзен онытып читтә йөргәннәренең
Төшләренә керә таңнарда
Ник кайтмыйсың бала туган җиргә
Ник йөрисең әллә кайларда.
 
Рәнҗетмик әле туган туфракны
Кайтыйк эле дуслар туган җиргә
Туган туфрак исән булган чакта
Ятим түгел кеше бу җирдә.

Туган як
Туган якны сагынасыңмы дип
Сораганым юк һичкемнән.
Бу сорауның урынсыз икәненә
Бөтен җаным белән төшенәм.
 
Туган якны һич сагынмыйм, дип
Әйтә калса  берәү әгәр дә,
Кояш сүнәр шунда, дөнья бетәр
Яшәү туктар бөтен галәмдә.
 
...учларыма сыйган шушы йөрәк
Туган ягыма көн дә талпынды
Мең җепләрен өзеп, тынмас җаным
Туган якка көн дә тартылды.
 
Чит җирләрнең көне гел болытлы булды,
Минутлары елдай тоелды.
Туган җиремә кайтар мине диеп,
Ходаема көн дә ялындым.
 
Теләкләрем кабул булды, шөкер,
Туган якка кайттым мин очып.
Сары коелган ромашка да,
Елмайды  бит ап-ак таҗын ачып.
 
Туган җирдә яшәү шундый рәхәт бит ул,
Гел кояшлы таңнар, иртәләр.
Туган ягына талпынган җаннарның
Кора күрмәгез юлына киртәләр.

Сызылып аткан алсу таңнарыңа,
Бөр буеның зифа талларына,
Мәҗүсиләр кебек табынам.
Нинди сихри көчең бардыр туган җирем,
Гомер буе синдә яшәп сине сагынам.
Просмотров: 1200 | Добавил: Рамил | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Эзләү
Язмалар архивы
Һава торышы
Блог яңалыклары
Сайтның дуслары
Шушмабаш авылы сайты
Безнең төркем
Реклама

Сатуда мөселман календарьләре: тулырак мәгълүмат.Тел.: 8-927-433-0261
Copyright MyCorp © 2024
Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter Рейтинг@Mail.ru