Җомга, 19.04.2024, 03:56

Мәмәшир авылы сайты

Сайт села Мамашир

(РТ, Кукморский район)

Сәламлибез Сезне Гость | RSS



Сайтның менюы
Мини-чат
Керү формасы

Сайттагы яңалыклар белән һәрвакыт хәбәрдар торырга телисезме, безнең RSS-тасмага язылыгыз. Моның өчен үзегезнең E-mailны күрсәтү сорала:

FeedBurner

Сайтның яңалыкларына электрон почта аша язылырга
Реклама
Главная » 2013 » Ноябрь » 4 » «Бер үзем генә беләм үзәгем өзелгәнен» (Люция Хәбибуллина)
16:39
«Бер үзем генә беләм үзәгем өзелгәнен» (Люция Хәбибуллина)

Кайсы гына төбәккә барып чыксам да, озын гомерле кешеләр кызыксындыра. Бу юлы язмыш безне Кукмара районының Күкшел авылында яшәүче Минҗиһан әби Вәкилева белән очраштырды. Ул быел март аенда үзенең 100 яшен тутырган. Үзе белән күрешеп хәлләрен белешүгә: «Әллә Казаннан мине күрер өчен килдегезме?» – дип сорап куйды ул.

Аннары үзенең хәтер йомгагын сүтә башлады: «Мин Мәмәшир авылында туып үстем. 19 яшемдә шушы авылга Әхмәтгариф исемле егеткә кияүгә чыктым. Башта мәктәптә, аннары балалар бакчасында җыештыручы булып эшли башладым».

Илгә килгән кайгы әлеге яшь гаиләне дә читләтеп узмый. Гаилә башлыгы, хатыны белән өч баласын калдырып, фронтка китеп бара. Бөтен авырлык 28 яшьлек Минҗиһан җилкәсенә төшә. Балаларына алабутасын да, черек бәрәңгесен дә ашатырга туры килә аңа. Аларны ач-ялангач итмәс өчен, хәллерәк кешеләргә ялланып эшләргә мәҗбүр була ана кеше. Иреннән түземсезлек белән еллар буе хатлар көтә ул. Аның һәлак булуы турында хәбәр алганнан соң да өметен өзми.

Минҗиһан әбигә Ходай аннан соң да хәсрәтен өеп бирә. Башта күзләре бөтенләй күрми башлый. Нәкъ шул вакытта, моннан биш ел элек кинәт вафат булган 65 яшьлек улының йөзен дә соңгы тапкыр үз күзләре белән күрә алмый кала ана. Бер ел да үтми, 40 яшьлек оныгын да җир куенына иңдерәләр. Бәла-каза бер килсә килә бит адәм баласына. Дүрт ел элек көпә-көндез өйләрендә янгын чыгып, бөтен мал-мөлкәтләре көлгә әйләнә. «Мал-туарның ут эчендә калуы бигрәк жәл булды. Үземне киленем Люция коткарып калды, – дип сөйли Минҗиһан әби. – Әнә шулай исәпсез тормадым, шулай да гомерең бетмәгәч, яшисең икән. Энем Мингали дә озын гомерле булды, 90 яшьтән узды», – ди ул.

Моннан берничә ел элек кызлары аны шәһәргә алып китеп, бер күзенә операция ясатканнар. Инде бер күзе белән генә булса да, балаларының һәм оныкларының йөзләрен күрү аның өчен үзе сөенеч шул.

Бүгенге көндә Минҗиһан әби килене Люция, оныгы Айзат белән Светлана тәрбиясендә яши. «Тик утырырга яратмый ул. Кулына энә белән җеп тоттырсаң, оекбашын да бәйләп куя», – ди Света, әбиләре хакында.

Минҗиһан әбигә гаиләдә генә түгел, районның социаль яклау бүлегеннән дә хөрмәт күрсәтеп торалар икән. Аларга рәхмәт сүзләрен дә җиткерде ул. Аерылышканда, җырдагыча: «Бер үзем генә беләм үзәгем өзелгәнен. Без күргәнне башка берәүгә дә күрергә язмасын», – дип озатып калды.


Автор: Люция Хәбибуллина, Казан – Кукмара

Чыганак: http://shahrikazan.com

Просмотров: 988 | Добавил: Рамил | Теги: Күкшел, Кошкино, Күкшел авылы | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Эзләү
Язмалар архивы
Һава торышы
Блог яңалыклары
Сайтның дуслары
Шушмабаш авылы сайты
Безнең төркем
Реклама

Сатуда мөселман календарьләре: тулырак мәгълүмат.Тел.: 8-927-433-0261
Copyright MyCorp © 2024
Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter Рейтинг@Mail.ru