Җомга, 29.03.2024, 13:47

Мәмәшир авылы сайты

Сайт села Мамашир

(РТ, Кукморский район)

Сәламлибез Сезне Гость | RSS



Сайтның менюы
Мини-чат
Керү формасы

Сайттагы яңалыклар белән һәрвакыт хәбәрдар торырга телисезме, безнең RSS-тасмага язылыгыз. Моның өчен үзегезнең E-mailны күрсәтү сорала:

FeedBurner

Сайтның яңалыкларына электрон почта аша язылырга
Реклама
Главная » 2014 » Июль » 25 » Эшсөяр авылдашларыбыз - Рәсүлә Гыйльманова
22:21
Эшсөяр авылдашларыбыз - Рәсүлә Гыйльманова

Айдар, Мәчкәрә урта мәк­­тәбен алтын медальгә тәмамлап, 1985 елда Казан дәүләт медицина институ­тының стоматология факультетына укырга керә. Беренче курстан соң Совет  Армиясе сафларында хез­мәт итә. Кайткач, укуын дәвам итә. Айдар бик катлау­лы чорда – 1993 елда туган авылы Мәмәширдә стоматология кабинеты оештырып, шунда озак еллар теш табибы булып эшләде, бик күп авылдашлардан һәм якташлардан ихлас рәхмәтләр ишетте. Шул ук елда Арча районының Иске Масра авылы кызы Фәридә белән тормыш корып җибәрде. Җәмәгате Арча педагогия училищесында укып, башлангыч сыйныф укытучысы һәм тәрбияче һөнәрен үзләштергән.


Фәридә читтән торып Казан дәүләт педагогия уни­верситетының татар филологиясе факультетын тә­мам­лап, Мәмәшир урта мәктә­бендә татар теле һәм әдә­бияты укыта. Чит телләр өй­рәнүгә кызыксынуы зур булганга, белемен күтәрү өстен­дә даими эшләп, немец һәм инглиз телләрен дә үзләш­терде, Татар дәүләт гуманитар педагогия университетында икенче югары белем алып, мәктәптә инглиз телен укыта башлады.


Айдар Хәйруллин 2005 елда шәхси теш кабинеты һәм кибет ачып, эшкуарлык белән дә шөгыль­лән­де. 2011 елдан Кукмара районы стоматология поликлиникасында хезмәтен стома­толог-ортопед булып дәвам итте. Хәзерге вакытта ул стоматологик ортопедия бүлеге мөдире булып эшли.
Айдар белән Фәридәнең кызлары да уңган. Рәзилә мәктәпне алтын медальгә тәмамлады, төрле интеллектуаль чемпионатларда һәм олимпиадаларда, республика, район конкурсларында катнашып, призлы урыннар яулады. Хәзерге вакытта ул Казан федераль универси­тетының Икътисад һәм финанслар институтында белем ала. Икенче кызлары Әдилә Мәмәшир мәктәбендә 7 сыйныфта укый. Мондый үрнәк гаиләләр белән авылдашларыбыз хак­лы рәвештә горурлана.

Рәсүлә Гыйльманова.

Кукмара районы

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 73, 24.05.2014/)

 

Чыганак: http://vatantat.ru

Просмотров: 2070 | Добавил: Рамил | Теги: Мәмәшир | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Эзләү
Язмалар архивы
Һава торышы
Блог яңалыклары
Сайтның дуслары
Шушмабаш авылы сайты
Безнең төркем
Реклама

Сатуда мөселман календарьләре: тулырак мәгълүмат.Тел.: 8-927-433-0261
Copyright MyCorp © 2024
Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter Рейтинг@Mail.ru