Пәнҗешәмбе, 25.04.2024, 12:19

Мәмәшир авылы сайты

Сайт села Мамашир

(РТ, Кукморский район)

Сәламлибез Сезне Гость | RSS



Сайтның менюы
Мини-чат
Керү формасы

Сайттагы яңалыклар белән һәрвакыт хәбәрдар торырга телисезме, безнең RSS-тасмага язылыгыз. Моның өчен үзегезнең E-mailны күрсәтү сорала:

FeedBurner

Сайтның яңалыкларына электрон почта аша язылырга
Реклама
Главная » 2014 » Июль » 25 » Хатыныгызның кадерен белегез - Шәһри Казан, Люция Хәбибуллина
22:14
Хатыныгызның кадерен белегез - Шәһри Казан, Люция Хәбибуллина

Кукмара районының Мәмәшир авылында яшәүче Фәниз Гәрәевне тирә-юньдә күпләргә үрнәк булырлык ата  итеп сөйлиләр. Люция белән Фәниз 17 ел яшәгәннән соң, Гәрәевләрнең ишеген кайгы җиле шакый. Көтмәгәндә, авыру Люцияне аяктан ега. Шул чирдән мантый  алмыйча,  ул якты дөньядан китеп тә бара. Унбер  һәм уналты яшьлек балаларының күз яшьләрен күргән саен,  ата кеше Ходайдан сабырлыклар сорый. 41 яше дә тулмаган Фәнизкә башка хатын димләүчеләр дә табыла.

– Гаиләгә чит кеше аяк басса, барыбер балаларга әниләрен алыштырырдай кеше табылмаячагын аңладым, – ди ул үзе. – Башта балалар һәркөн  әниләрен сагынып елыйлар иде. Үзләрен  юатыр сүзләр таба алмый интектем. Аларның еш кына җитәкләшеп зират юлын таптауларын күреп йөрәк әрни иде. Балаларны иптәшләре янында ким-хур итмәскә тырыштым. Бигрәк тә кыз баланың киемнәргә күзе төшүчән була бит ул. Шуңа күрә, авылда эш булмаса  да, тирә-юньдәге авылларда төзелештә эшләп акча юнәттем. Районның социаль яклау идарәсе безне ярдәменнән ташламады. Хатынымның әнисе белән туганнары да ярдәм кулы суздылар.  Бүгенге көндә бөтен кыенлыклар да артта калды диярлек. Әмма сагыну сагышлары һаман йөрәктән китми. Хәзерге вакытта минем балалар алдында йөзем ак, чөнки аларны кимсетеп яшәмәдем. Улым  Динар  армия сафларыннан кайтты. Кызым Дилә быел, унберенче сыйныфны тәмамлап, Казанга китәргә җыена. Мин башка ир-атларга яраткан хатыннарының кадерен белеп яшәүләрен теләр идем.

Чыганак: http://shahrikazan.com

Просмотров: 1415 | Добавил: Рамил | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Эзләү
Язмалар архивы
Һава торышы
Блог яңалыклары
Сайтның дуслары
Шушмабаш авылы сайты
Безнең төркем
Реклама

Сатуда мөселман календарьләре: тулырак мәгълүмат.Тел.: 8-927-433-0261
Copyright MyCorp © 2024
Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter Рейтинг@Mail.ru