Шимбә, 20.04.2024, 02:38

Мәмәшир авылы сайты

Сайт села Мамашир

(РТ, Кукморский район)

Сәламлибез Сезне Гость | RSS



Сайтның менюы
Мини-чат
Керү формасы

Сайттагы яңалыклар белән һәрвакыт хәбәрдар торырга телисезме, безнең RSS-тасмага язылыгыз. Моның өчен үзегезнең E-mailны күрсәтү сорала:

FeedBurner

Сайтның яңалыкларына электрон почта аша язылырга
Реклама
Главная » 2012 » Май » 18 » Раил абый Гатауллиннан “Татар иле”
21:02
Раил абый Гатауллиннан “Татар иле”

«Татар иле» проектының авторы – «Belem.ru» порталы җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитетының мәгълүматлаштыру технологияләре бүлеге мөдире, авылдашыбыз Раил абый Гатауллин.

Татарстанда "Татар иле” социаль челтәре әзерләнә. Әлеге проект бөтендөнья татарлары өчен аралашу, мәгълүмат алмашу, татар телен өйрәнү, ислам дине, татар тарихы, татар масс-медиасы белән танышу чыганагы буларак эшләнә. Аның социаль челтәр, татар теле буенча онлайн-курслар, энциклопедия, онлайн-китапханә, мәгълүмат-аналитика һәм башка бүлекләре булачак.

Башка социаль челтәрләрдә кебек үк, анда да һәрбер кеше үзенең шәхси битен ачып, башка кулланучылар белән аралаша алачак. Башкалардан аермалы буларак, «Татар иле» эксклюзив контент белән баетылачак. Биредә татар язучыларының әсәрләре, аларның тәрҗемәи хәлләре белән танышырга, татар спектакльләрен карарга, милли музыканың алтын фондын тәшкил иткән татар җырларын тыңларга мөмкин булачак.

Яңа социаль челтәр өч телдә – татарча, русча һәм инглизчә эшләячәк. Язуга килгәндә, татарча ике төрле графикада укырга һәм язарга мөмкин булачак: кириллицада һәм латинда. Моннан тыш, Казан федераль университеты галимнәре «Татар иле» аша татар теле дәресләрен дә бирәчәк.

«Һәрбер кулланучының татар телендә нинди күләмдә аралашуына карап, шәхси рейтингы төзеләчәк. Рейтинг югарырак булган саен, кулланучыга «Татар иле»нең яңа мөмкинлекләре ачылачак», – ди Р.Гатауллин.


Материал өлешчә  http://shahrikazan.com һәм http://tat.tatar-inform.ru интернет ресурсларыннан алынды
Просмотров: 1018 | Добавил: Рамил | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Эзләү
Язмалар архивы
Һава торышы
Блог яңалыклары
Сайтның дуслары
Шушмабаш авылы сайты
Безнең төркем
Реклама

Сатуда мөселман календарьләре: тулырак мәгълүмат.Тел.: 8-927-433-0261
Copyright MyCorp © 2024
Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter Рейтинг@Mail.ru