Җомга, 29.03.2024, 12:51

Мәмәшир авылы сайты

Сайт села Мамашир

(РТ, Кукморский район)

Сәламлибез Сезне Гость | RSS



Сайтның менюы
Мини-чат
Керү формасы

Сайттагы яңалыклар белән һәрвакыт хәбәрдар торырга телисезме, безнең RSS-тасмага язылыгыз. Моның өчен үзегезнең E-mailны күрсәтү сорала:

FeedBurner

Сайтның яңалыкларына электрон почта аша язылырга
Реклама
Главная » 2013 » Февраль » 1 » Сак булыгыз, грипп!!!
22:03
Сак булыгыз, грипп!!!
   Быелгы көз әллә ничек башланды. Җылы көннәр киләсенә өмет итеп, "әбиләр чуагы"н көтеп алсак та, һава торышы сөендерергә ашыкмый. Киресенчә, һава температурасы көннән-көн түбәнрәк төшә. Синоптиклар фаразлавынча, киләсе атнадан шактый суытачак. Урыны белән җиргә туң төшүе дә көтелә. 

    Салкыннарның бик иртә килүенә табиблар да борчыла. Алар әйтүенчә, кояшның "ялкау"лыгы россиялеләргә бик көчле грипп эпидемиясе белән яный. Дөрес, Роспотребнадзор вәкилләре инфекция декабрьдә генә башланачак дип ышандыра. Әмма көзнең беренче аенда ук һава темпертурасының бик түбән булуы сәбәпле, табибка чират ноябрь аенда ук тезеләчәк. Халыкны каты чирләүдән гриппка каршы вакцина гына коткарып калырга мөмкин, ди Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре. Ләкин ярдәмнең соңга калуы бар. Чөнки ялгыш исәпләүләргә нигезләнеп фикер йөрткән табиблар салкын тиюгә каршы "көрәш"не октябрь ахырында гына башламакчы булган. Россиянең үзәк төбәкләрендә яшәүчеләргә вакцина кадарга өлгерсәләр дә, чик буендагы өлкәләргә әлеге дару ноябрьдә генә килеп җитәчәк. Хәер, хастаханәдә вакцина булган очракта да, ул һәркемгә җитә дигән сүз түгел. Аны барлыгы 27 миллион кешегә кадарга кирәк, ди табиблар. Оешмалар исә нибары 18 миллион доза вакцина гына җитештерә ала. "Былтыр хастаханәгә барган идем инде", – диючеләргә дә тынычланырга киңәш ителми. Алдагы елны ясалган вакцина бер тапкыр грипптан саклап калган булса да, быел мондый "бәхет" кабаттан тәтемәскә мөмкин. Чөнки авыруның вируслары ел саен үзгәреп тора. Быелгы чирнең нинди "көч"кә ия булуын әлегә табиблар да белми. Шуңа күрә алдан ук чарасын күрегез. Организмның иммунитетын ныгыту өчен табиблар күбрәк җиләк-җимеш һәм яшелчә ашарга киңәш итә. Сәламәт булыйк!
Чыганак: http://www.vatantat.ru
Просмотров: 840 | Добавил: Рамил | Теги: сак булыгыз, грипп | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Эзләү
Язмалар архивы
Һава торышы
Блог яңалыклары
Сайтның дуслары
Шушмабаш авылы сайты
Безнең төркем
Реклама

Сатуда мөселман календарьләре: тулырак мәгълүмат.Тел.: 8-927-433-0261
Copyright MyCorp © 2024
Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter Рейтинг@Mail.ru