Пәнҗешәмбе, 18.04.2024, 23:02

Мәмәшир авылы сайты

Сайт села Мамашир

(РТ, Кукморский район)

Сәламлибез Сезне Гость | RSS



Сайтның менюы
Мини-чат
Керү формасы

Сайттагы яңалыклар белән һәрвакыт хәбәрдар торырга телисезме, безнең RSS-тасмага язылыгыз. Моның өчен үзегезнең E-mailны күрсәтү сорала:

FeedBurner

Сайтның яңалыкларына электрон почта аша язылырга
Реклама
Главная » 2013 » Гыйнвар » 1 » Зөлфия Фаттахова шигырьләре
14:50
Зөлфия Фаттахова шигырьләре
Авылдашыбыз Зөлфия апа бүгенге көндә Яр Чаллыда гомер итә. Сезнең игътибарга Зөлфия апаның берничә шигырен тәкъдим итәсем килә.


Туган якка кайттым...
Туган якка кайттым дуслар, җәйге ялга,
Яшел чирәмнәрдә аунарга.
Бала чакта йөргән сукмаклардан
Балаларым белән атларга.
 
Болынымнын, чәчкәләрен жыеп,
Әльвинага такыя үрергә,
Ә кич житкәч, Бөр буена төшеп,
Су анасын үзен курергә.
 
Су буена төшеп, агымнарда
Итәк белән балык сөзергә,
Йомыраннар белән ярыша-ярыша
Кызыл ярга таба йөзергә.
 
Шул ук чишмә, шул ук су буйлары,
Шул ук болын, шул ук чәчкәләр,
Тукта, балачак та шул ук,
Тик, улым белән кызымда кабатлана!

Тонге уйлану
Менә, кабат мин туган нигездә,
Менә, кабат йокы качылды,
Менә, кабат кунел дәфтәренен,
Шигырь өчен бите ачылды.
 
Карандашны кулга алу белән,
Шигырь юлы китә тезелеп,
Язуымнын сәбәбе бер генә,
Мин Әттәне сагынам озелеп.
 
Донья шулай бара инде ул дип
Анлаттың да Аллаһ Тәгаләм,
Тартып алдын син безнең Әттәне,
Араларда хәзер зур галәм...
 
Нинди йолдыз булып янасың син,
Сиздер Әттә, бәлки, балкып ал,
Тик атыла күрмә, зинһар өчен,
Күк йөзендә мәңге-мәңге ян!

Әтиемнең истәлегенә
Менә тагын жиргә көзләр килде,
Шыбыр-шыбыр яфрак коела.
Тик нигәдер минем куңелемә
Әттә исән кебек тоела.
 
Ике мунча, абзар арасында
Кыбыр-кыбыр йөридер сыман.
Иске радиосын колагына терәп
Шытыр-шытыр тынлыйдыр сыман.
 
Иске транзисторның ул каналын,
"Азатлык радиосы”на көйләде.
Доньядагы буласы хәлләрне
Ике көнгә алдан сөйләде.
 
Тегендә дә җаен тапкандыр ул,
Җир һәм күкнең туры каналын,
Юкса, каян белгән беребезнең
Кредит түләргә акча юклыгын.
 
Бүләгеҗне алдым, Әттә, рәхмәт,
Бу бүләгең соҗгы бүләктер.
Авыр туфрагың җиңел булсын –
Миннән сиңа шушы теләктер.
 
Һәм үтенеп сорый сыман Әттә:
- Әй, балалар, сабыр булыгыз,
Анагызның дежур дәфтәренә,
Һич булмаса, плюс куегыз ...


Просмотров: 1518 | Добавил: Рамил | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Эзләү
Язмалар архивы
Һава торышы
Блог яңалыклары
Сайтның дуслары
Шушмабаш авылы сайты
Безнең төркем
Реклама

Сатуда мөселман календарьләре: тулырак мәгълүмат.Тел.: 8-927-433-0261
Copyright MyCorp © 2024
Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter Рейтинг@Mail.ru