Чәршәмбе, 24.04.2024, 14:49

Мәмәшир авылы сайты

Сайт села Мамашир

(РТ, Кукморский район)

Сәламлибез Сезне Гость | RSS



Сайтның менюы
Мини-чат
Керү формасы

Сайттагы яңалыклар белән һәрвакыт хәбәрдар торырга телисезме, безнең RSS-тасмага язылыгыз. Моның өчен үзегезнең E-mailны күрсәтү сорала:

FeedBurner

Сайтның яңалыкларына электрон почта аша язылырга
Реклама
Главная » Архив материалов
   Бу уку елында Бердәм дәүләт имтиханын моңа кадәр расланган кагыйдәләр буенча тапшырырга туры киләчәк. Бу хакта РФ Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко хәбәр итте. 
   Бердәм дәүләт имтиханына кагылышлы үзгәрешләр агымдагы елның 1 февраленнән соң барлыкка килсә, алар 2012 елда тапшырыла торган имтиханнарда чагылыш тапмаячак, 2013 елда гына гамәлгә керәчәк. 
   "Гомумән алганда, бөтен кагыйдәләр ел башында формалаштырылды. Принципиаль үзгәрешләр инде булмаячак”, - диде А.Фурсенко. Бу хакта РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайты
... Читать дальше »
Караулар: 604 | Өстәде: Рамил | Дата: 26.01.2012 | Комментарийлар (0)

    Россия Президенты вазифасына үз кандидатурасын күрсәткән эшкуар Михаил Прохоров Казанда үзенең сайлау алды программасын тәкъдим итте. Ул "Корстон”да Татарстан яшьләре белән очрашу үткәрде.
    Яшьләр алдында ясаган чыгышында ул 10 иң мөһим адым - үзен хуплаган һәм Россия Президенты булган очракта нәрсә эшләячәге хакында сөйләде. Мисал өчен, Михаил Прохоров фикеренчә, сәяси реформа үткәрү ихтыяҗы килеп туган. "Хакимият халыкка эшләргә тиеш”, - дип ассызыклады ул. Президентлыкка кандидат партияләр турындагы законны либеральләштерергә, сайлаулардагы салымны киметергә, сайлау алды блоклары оештыруны рөхсәт итәргә, бюллетеньнәргә "барысына да каршы” дигән графаны кире кайтарырга тәкъдим итә. Эшкуар шулай ук Президент һәм губернаторларны сайлау мөмкинлеген "үз гомеренд ... Читать дальше »
Караулар: 730 | Өстәде: Рамил | Дата: 26.01.2012 | Комментарийлар (0)

    Шушы көннәрдә Кукмара районы мәдрәсәсе шәкертләре Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән очрашты. Очрашу барышында яшьләр үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап таба алды.
     Шулай ук Кукмара районы авылларында Мәүлид ашлары үткәрелә башлады. Аш-Буҗи, Уразай авыллары мөселманнары бу саваплы табыннарга җыелырга да өлгергән. Тиздән бу саваплы эшне районның башка авыллары да дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Кукмара мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллин.

Чыганак: http://tatar-inform.ru
... Читать дальше »
Караулар: 730 | Өстәде: Рамил | Дата: 18.01.2012 | Комментарийлар (0)

    10 декабрь шимбә көнне, Рәсәйдә Дәүләт думасына депутатлар сайлаганда булган хәрәмләшүгә каршы урам җыелышлары булырга тиеш. Ягъни "Бердәм Рәсәй" партиясенә каршы чыгышлар узачак. Казанда да әлеге митингка әзерләнү бара, әмма митинг рәсми рәвештә расланмаган. "Кремль кулы" куелмаганлыктан үткәреләчәк митинг та рәсми булмаячак, һәм митинг полиция тарафыннан бастырылачак дип хәбәр иттеләр КФУда узган студентлар җыенында.
    Шимбә көнне Мәскәүдә Дума сайлауларына хәрәмләшүләргә каршы митинг оештыру уңаеннан Казанда да каршылык чаралары үтәчәк. Татарстан халкының күпчелеге, мәгълүм булганча, республика җитәкчелеге ни әйтсә, шуны үтәп, Думага халык әллә ни яратмаган хакимият фиркасен сайлады. Шул ... Читать дальше »
Караулар: 741 | Өстәде: Рамил | Дата: 09.12.2011 | Комментарийлар (6)

   ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, сайлау кампаниясе оешкан төстә үткән. сәяси партияләр дә актив эшләгән. "Сайлау нәтиҗәләре республика халкы фикерен күрсәтә”, - дип белдерде ул. Сайлауга халыкның 79,5 проценты (2 млн. 279 мең 348 кеше) килгән. Бигрәк тә авыл районнары активлык күрсәткән. Спикер бу күрсәткечне, алдагы РФ Дәүләт Думасына сайлауларына караганда бераз түбәнрәк дип әйтсә дә, югары күрсәткеч дип саный. Татарстанда бигрәк тә Әтнә, Чирмешән, Апас, Буа, Теләче кебек районнарда активлык югары булган. Ә Казан буенча явка 60,1 процент булган. «Гомумән алганда, сайлаулар оешкан төстә үтте», - диде спикер.
    Ил буенча алганда "Бердәм Россия” партиясе – 49,54 процент, КПРФ - 19,16 процент, "Справедливая Россия” – 13,22 процент, ЛДПР – 11,66 процент, Яблоко – 3,3 процент, "Патри ... Читать дальше »

Караулар: 578 | Өстәде: Рамил | Дата: 07.12.2011 | Комментарийлар (0)

17 ноябрь көнне Казанга дөньядагы иң зур Коръән кайтарылды.
                       
Коръәнне тәкъдим итү чарасында катнашкан Алтын Урта мөселман яшьләре җәмгыяте вәкилләре төшергән видео:

... Читать дальше »
Караулар: 640 | Өстәде: Рамил | Дата: 17.11.2011 | Комментарийлар (0)

    Татарстанда соңгы елларда күп тармакта кулланыла башлаган заманча технологияләр сайлауларга да үтеп керергә җыена. 4 декабрьдә узачак Дума сайлауларында республикадагы 40 меңләп сайлаучы электрон тавыш бирү җиһазларын кулланачак.
    Ягъни Татарстандагы сайлау урыннарының 5%ында әлеге электрон җиһазлар гамәлгә кертеләчәк. Бу яңалык 2897 сайлау участогының 146сында сынап каралачак.
Сынау ни өчен авыл-районнардан башлана?
    Шунысы мөһим, бу җиһазлар иң элек авыл һәм район үзәкләрендәге сайлау үзәкләрендә файдаланылачак. Гадәттә яңа технологияләр Казанда сынап каралса да, сайлауга килгәндә моның өчен иң беренче авыл җирлегенең өстен күрелүе гади халыкта сәерсенү уятмый калмый.
​​    Татарстан үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин моны, 2015 елга кадәр барлык урыннарда да әлеге ... Читать дальше »
Караулар: 919 | Өстәде: Рамил | Дата: 08.11.2011 | Комментарийлар (0)

    "Белем.ру” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә оештырылган "Белем җәүһәрләре”  II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең "Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясендә Мәмәшир авылы сайты 3 нче урынны яулады һәм диплом, истәлек бүләге белән бүләкләнде. Дөньякүләм масштабтагы сәхнәдә Мәмәшир авылы телгә алыну бик тә күркәм күренеш булды!
Караулар: 716 | Өстәде: Рамил | Дата: 05.11.2011 | Комментарийлар (2)

Караулар: 8269 | Өстәде: Рамил | Дата: 05.11.2011 | Комментарийлар (0)

      31 октябрьдә Казанда этникара мөнәсәбәтләрне җайлау эшче төркеменең чираттагы утырышы үтте. Җыелыштагы чыгышлардан Татарстандагы милли мәгарифнең зур проблемаларга ия булуы аңлашылды.
   Министрлар кабинетында узган җыелышның беренче өлеше республикадагы милли мәгариф өлкәсендәге перспективалар һәм проблемнар турында сөйләшүгә багышланды. Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин чыгышыннан аңлашылганча, республикада татар телендә укыту 2 процентка кимегән.
... Читать дальше »
Караулар: 792 | Өстәде: Рамил | Дата: 02.11.2011 | Комментарийлар (0)

« 1 2 ... 4 5 6 7 8 ... 10 11 »

Эзләү
Язмалар архивы
Һава торышы
Блог яңалыклары
Сайтның дуслары
Шушмабаш авылы сайты
Безнең төркем
Реклама

Сатуда мөселман календарьләре: тулырак мәгълүмат.Тел.: 8-927-433-0261
Copyright MyCorp © 2024
Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter Рейтинг@Mail.ru