Җомга, 29.03.2024, 09:33

Мәмәшир авылы сайты

Сайт села Мамашир

(РТ, Кукморский район)

Сәламлибез Сезне Гость | RSS



Сайтның менюы
Мини-чат
Керү формасы

Сайттагы яңалыклар белән һәрвакыт хәбәрдар торырга телисезме, безнең RSS-тасмага язылыгыз. Моның өчен үзегезнең E-mailны күрсәтү сорала:

FeedBurner

Сайтның яңалыкларына электрон почта аша язылырга
Реклама
Главная » 2011 » Декабрь » 7 » Фәрит Мөхәммәтшин: “Сайлау нәтиҗәләре республика халкы фикерен күрсәтә”
16:26
Фәрит Мөхәммәтшин: “Сайлау нәтиҗәләре республика халкы фикерен күрсәтә”

   ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, сайлау кампаниясе оешкан төстә үткән. сәяси партияләр дә актив эшләгән. "Сайлау нәтиҗәләре республика халкы фикерен күрсәтә”, - дип белдерде ул. Сайлауга халыкның 79,5 проценты (2 млн. 279 мең 348 кеше) килгән. Бигрәк тә авыл районнары активлык күрсәткән. Спикер бу күрсәткечне, алдагы РФ Дәүләт Думасына сайлауларына караганда бераз түбәнрәк дип әйтсә дә, югары күрсәткеч дип саный. Татарстанда бигрәк тә Әтнә, Чирмешән, Апас, Буа, Теләче кебек районнарда активлык югары булган. Ә Казан буенча явка 60,1 процент булган. «Гомумән алганда, сайлаулар оешкан төстә үтте», - диде спикер.
    Ил буенча алганда "Бердәм Россия” партиясе – 49,54 процент, КПРФ - 19,16 процент, "Справедливая Россия” – 13,22 процент, ЛДПР – 11,66 процент, Яблоко – 3,3 процент, "Патриоты России” партиясе – 0,97 процент, "Правое дело” партиясе – 0,59 тавыш җыйган. Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, сайлау нәтиҗәләрен ахырына кадәр чыгару – сайлауларда 5-7 процент җыймаган партияләрнең процентларын парламентка узган партияләр арасында бүлү "Бердәм Россия” һәм КПРФ партияләренең күрсәткечләрен тагын да яхшыртырга мөмкин.
    Спикер билгеләп үткәнчә, партияләрнең активлыгына карамастан, гомумән алганда, судларга, сайлау комиссияләренә һәм хокук саклау органнарына мөрәҗәгатьләр килү кимрәк булган. Барлык мөрәҗәгатьләр вакытында каралган. Моннан тыш, бу сайлауларда 12 якын һәм ерак чит илдән бик күп күзәтчеләр килгән.
   Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, республикада 2855 сайлау участогы вакытында ачылган һәм оешкан төстә эшләгән. Ул сайлаучыларга активлык өчен, ММЧ вәкилләренә сыйфатлы хезмәт өчен рәхмәт белдерде. "Без сайлаучыларга һәм Татарстан халкына хакимияткә күрсәткән ышанычы өчен рәхмәтле булырга тиеш. Бу алга таба республиканың социаль-икътисади үсеше буенча сәясәтне дәвам итәргә мөмкинлек бирәчәк”, - диде спикер. Ул шулай ук РФ Дәүләт Думасында ТРдан 14 депутат булу мөмкинлеген искәртте. Якын арада бу сан төгәл билгеле булачак.
   4 декабрь көнне ТР Дәүләт Советына 10 нчы Ямашев бер мандатлы сайлау округы буенча өстәмә сайлаулар да узды. Анда күпчелек – 56,7 процент тавыш белән Лотфулла Шәфигуллин җиңеп чыкты.

Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

Просмотров: 576 | Добавил: Рамил | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Эзләү
Язмалар архивы
Һава торышы
Блог яңалыклары
Сайтның дуслары
Шушмабаш авылы сайты
Безнең төркем
Реклама

Сатуда мөселман календарьләре: тулырак мәгълүмат.Тел.: 8-927-433-0261
Copyright MyCorp © 2024
Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter Рейтинг@Mail.ru