
Сайтның яңалыкларына электрон почта аша язылырга
|
 | |  |
| Главная » 2012 » Сентябрь » 28 » Информатикадан бердәм дәүләт имтиханында үзгәрешләр булырга мөмкин
18:33 Информатикадан бердәм дәүләт имтиханында үзгәрешләр булырга мөмкин |
Информатика буенча Бердәм дәүләт имтиханы компьютер ярдәмендә узачак, чит телдән имтиханның бер өлешен телдән дә бирергә туры киләчәк. Ә Бердәм дәүләт имтиханы үзе мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында түгел, ә бәйсез экспертлар базасында узачак. Бу хакта Рособрнадзор башлыгы урынбасары Татьяна Бархатованың РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы киңәшмәсенә әзерләгән чыгышында хәбәр ителә. Яңалыкларны кертү эксперимент рәвешендә быел ук башланачак. 2012 елның октябрендә Россиянең 83 төбәге укучылары информатика буенча БДИны компьютер ярдәмендә тапшырып караячак. Ә 25 төбәктә чит телдән яңача сынау тотачаклар. 2013 елның февраль-март айларында 6 төбәктә имтиханнар БДИ бәйсез үзәкләр базасында үткәрелә. Чыганак: http://mon.tatarstan.ru
|
Просмотров: 616 |
Добавил: Рамил
| Теги: БДИ, санак, компьютер, ЕГЭ
| Рейтинг: 0.0/0
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
| |
|

|