Раиф МӘРДАНОВ, Ирек ҺАДИЕВ
Күренекле тарихчы галим, академик Миркасыйм Госманов бер хезмәтендә әүвәлге кабер ташлары булган татар зиратларын үзенчәлекле «таш архив»лар дип атаган иде. Язмабызда сүз тарихи чыганакларның нәкъ шушы төре эпиграфик истәлекләр (каберташ язмалары) турында барачак. Ташъязмаларның тарихны өйрәнүдәге әһәмияте галимнәр тарафыннан күп мәртәбәләр расланган. Борынгы чорлардан башлап, XX гасыр башына кадәр кабер ташларында вафат булган шәхескә бәйле рәвештә милли тарихыбызның аерым бер фактлары, халыкның мәдәни һәм әхлакый үсеш дәрәҗәсе чагылыш тапкан. Соңгы елларда тарихи мирасыбызның аяныч хәлен, тарих-архитектура истәлекләренә, шул исәптән эпиграфик истәлекләргә игътибарны көчәйтү кирәклеген яктырткан язмалар матбугатта еш күренә. Галимнәребезне, тарихчыларыбызны һәм, гомумән, милләтебезнең зыялы затларын мондый фикерләр электән үк борчыган. Мисалга, күренекле җәмәгать эшлеклесе Шәһәр Шәрәф «Шура» журналында дөнья күргән «Асаре гатыйка» [«Тарихи истәлекләр»] дип исемләнгән мәкаләсендә болай дип яза: «...Бабаларыбыздан калган бу кеби истәлекләрне сакларга вә милли музаханәләрне [музейларны] оештырырга өстебезгә алырга кирәк икәнлеген вә моның файдалары хакында сүз сөйләүне тиеш тә күрмим»1. Татар тарихы өчен гомуми әһәмияткә ия булган Болгар дәүләте, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы дәверләренә караган кабер ташлары, тарихи чыганаклар буларак, Ш. Мәрҗани, X. Фәезханов, К. Насыйри, Р. Фәхретдин, Г. Әхмәрев, Г. Рәхим, Һ. Йосыпов, Ф. Хәкимжанов, Җ. Мөхәммәтшин, М. Әхмәтҗанов кебек галимнәр тарафыннан өйрәнелгәннәр. Дөрес, Казан ханлыгы дәверенә караган кабер ташлары әле һаман да табыла һәм өйрәнелә тора. Казан ханлыгы җимерелгәннән соңгы дәвердәге, ягъни XVI-XVII гасырлардан башлап XX йөз башына кадәрге меңләгән, хәтта дистә меңләгән татар кабер ташлары гыйльми җәһәттән аз тикшерелгәннәр. Шушы уңайдан галим Марсель Әхмәтҗановның күптән түгел генә дөнья күргән «Үткәннәрнең каберен бел: Әлмәт төбегә эпиграфик истәлекләре» китабын телгә алып үтәргә кирәк2. Нәфис һәм бик затлы бизәлешле бу хезмәт - Әлмәт районына кергән авыллардагы мөселман татар, керәшен, христиан, мәҗүси һ.б.ның эпиграфик истәлекләрен өйрәнүге багышланган. М.Әхмәтҗановның бу китабы төбәк эпиграфикасын комплекслы өйрәнүнең беренче тәҗрибәсе һәм башка төбәк-районнар өчен, шулай ук фәннең бу тармагында тикшерүләре дәвам итәчәк галимнәр өчен менә дигән гамәли үрнәк. Эпиграфик истәлекләрдәге текстларны уку катлаулы эш. Чөнки hәр таш үзенчәлекле, төрлечә рәвештә язылган. Шуңа күрә, аларны уку өчен гарәп язуын тану гына җитми, гарәп телен, татар ташъязма истәлекләренең традициясен, гарәп язуының почерк үзенчәлекләрен, җирле тарихны белү, тәҗрибә һ.б. шундый хасиятләргә ия булу таләп ителә. Кайбер авылларда, берничә ел элек Пакьстаннан килгән дин әһелләренә күрсәтеп, алар да укый алмаган ташларны укый алачагыбызга сагаебрак караучылар да булган иде. Пакьстанлы агайларның мондагы ташларны укый алмаулары аңлашыла, чөнки, беренчедән, алар ташъязмалардагы җирле традицияләрне, язу үзенчәлекләрен белмиләр. Икенчедән, ташларда кулланылган иске татар телен белмәүләре аркасында, төшенә алмаулары табигый. Шулай ук кайбер авылларда, моны мәрхүм карт муллабыз да укый алмады, бик әүвәлге, 300-400 ел элеккеге таш ди торган иде, дип әйтүчеләр дә очрады. Карт мулла укый алмаганлыгы да гаҗәп түгел, 300-400 ел дип әйтүе бераз шиклерәк, әлбәттә. 100 еллар дип чама белән әйткәненә безнең җор күңелле халкыбыз, телдән-телгә күчкәндә, берничә йөзне өстәгән булуы да бик мөмкин. Укып карагач, ул таш XIX гасыр ахырыныкы булып чыга. «Әлмисактан калган» шундый «борынгы» ташларны укып, елы мәгълүм булгач, зиратларда безне озатып йөрүче абзыйларның кайвакыт кәефләре дә кырыла. Шулай ук кабер ташларындагы даталарның һиҗри ел исәбендә күрсәтелгәнлеген аңламыйча, ялгышучылар күп. Мәсәлән, XIX гасыр ахырында куелган, һиҗри белән 1300 нче ел дип күрсәтелгән ташның датасын гамәлдәге милади ел исәбе белән бутап, ягъни аны XIV гасыр башына нисбәт итеп, башлары әйләнә. Кайбер авылларда зираттагы кабер ташларының иң әүвәлгесе XIX гасыр башында куелганлыгын белгәч, сөмсерләре коелучылар да бар. Нәрсә инде ул XIX гасыр, янәсе, менә XIV-XV-XVI гасырлар булсын иде ул, дип әйтүчеләр очрый. Андыйлары юк дип, игътибарсызлык, битарафлык кылганда, табигый, болары да сакланмаска, җуелырга мөмкин. Шуны истә тотарга иде. Тарихыбызның һәр дәверенә: ерактагысына да, якындагысына да бер төрле ихтирамлы вә игътибарлы мөнәсәбәт булырга тиеш. Гомумән, халкыбыз борынгылыкны бик тә сөя, шул сәбәпле, тарих төшенчәсен фиргавеннәр, ул гына да түгел, мамонтлар чоры белән тиңләп карарга ярата. Гәрчә XX гасыр башы да, безнең кичәге көнебез дә тарих бит. Мамонт кебек эре хайван сөякләре табылганга «аһ» иткән хәлдә, үз бабаларыңның, авылдашларыңның, нәселеңнең 100-150 ел элек үткәндәге тарихларына битарафлык күрсәтү - һич тә дөрес гамәл түгел, безнеңчә. Гарәп язулары белән чуарланган, гасырлар аша кичкән борынгы ташлар татарлар яшәгән һәр төбәктә, һәр авыл зиратында бар. Әмма, ни аяныч, алар вакытлар үтү белән уалып, авып, җиргә сеңеп, язулары коелып, мәңге кайтара алмаслык хәлдә тарих мәйданыннан юкка чыгып баралар. Шагыйрь әйтмешли, «... исә җилләр, бетә эз». Ташъязма истәлекләрне кичектермичә барлау, өйрәнү, мөмкинлек булганда, юкка чыгудан саклау - изге бурычларның берсе. Чөнки бу кабер ташларында бабаларыбызның газиз исемнәре уелган. Һәркемнең күңелендә иман, беренче нәүбәттә, ата-бабаларның изге рухларына ихтирамнан башлана, һәммәбез халкыбызның, нәсел-нәсәпләребезнең, авылдаш һәм төбәктәшләребезнең исемнәрен һәм гамәлләрен белергә, өйрәнергә һәм күңелләрдә сакларга тиешбез. Соңгы берничә елда, кемнеңдер фәрманы , яки әмере белән дә, хезмәт-вазыйфабыз буенча да түгел, ә үз ихтыярыбыз белән без Кукмара һәм Әгерҗе төбәкләрендәге татар зиратларында сакланган, тарихи һәм фәнни җәһәттән игътибарга лаеклы элекке кабер ташларын комплекслы гыйльми өйрәнү, тикшерү һәм теркәү эшләрен башкардык. Элеккеге дәверләрдән алып, 1920 нче елларга кадәр булган гарәп язулы барлык ташлар да (1920-30 нчы елларга караганнары фәнни әһәмиятләренә карап, сайланма рәвештә) безнең тарафтан исәпкә алынды, алардагы язмалар укылды һәм күчерелде, ташларның үлчәмнәре билгеләнде һәм ташлар үзләре фоторәсемгә төшерелде. Бу зур көч таләп итә торган эш Кукмара һәм Әгерҗе төбәкләре тарихы өчен материаллар туплауның бер юнәлеше дә булып тора. Җыйналган мәгълүматны фәнни эшкәртеп, китапҗыентыклар рәвешендә нәшер итеп, җәмәгатьчелеккә ирештерә алсак, асыл максатыбыз да үтәлер иде.
Кукмара төбәге эпиграфик истәлекләре 1998 елда Кукмара төбәк-тарих музее хезмәткәрләре белән үзара киңәш-табыш иткәннең соңында, шушы райондагы элекке кабер ташларын комплекслы өйрәнү бурычын алга куйдык. Бу максатта, җирле хакимият ярдәме белән. безнең тарафтан өч тапкыр махсус фәнни-тикшеренү экспедицияләре оештырылды. 1998 елның көзендә, 1999 елның язында һәм көз айларында булып узган бу экспедицияләр дәвамында Кукмара районының 58 татар авылындагы зиратларда барысы 284 гарәп язулы кабер ташы исәпкә алынды һәм тикшерелде. Беренче көзге экспедициядә районның Кәчимер, Әсән-Елга, Арпаяз, Пычак, Ядегәр, Югары Шәмәрдән, Түбән Шәмәрдән, Тарлау, Нормабаш, Мәмәшир, Мәчкәрә, Күкшел, Зур Сәрдек, Купка авылларындагы ташъязма истәлекләр өйрәнелде. Әлеге 14 авылда барлыгы 132 кабер ташы исәпкә алынды. Көз көне теркөлгән иң борынгы ташлар Мәмәшир авылындагы XVII гасыр кабер ташлары иде. Берсе 1684 елда Тиләнҗе угылы Мөхәммәдкә, икенчесе 1685 елда Урсай суфый угылы Бикташ хафиз исемле кешегә куелган. Ике таш та янәшә, авыл зиратының коймасы буенда, юлдан күренеп торалар. Ташлар татар эпиграфик истәлекләрендәге традицияләр кысасында эшләнгәннәр. Иң өске өлешләрендә милли бизәк-нөкыш уелган, аннан соң фани һәм мәңгелек дөньялар турында Ислам динендәге фәлсәфи гыйбарәләр язылган. Шулардай соң җирләнгән шәхеснең исеме һәм вафат булу датасы күрсәтелгән. Соңгы юлларда «... бу билгене үз вакытында куйды ирәнләре, догадин өмид өчен» дигән юллар язылган. Ирәнләре - яраннары, фикердәш-шәкертләре дигән сүз. Ташларның ике ян-якларында «Күрәрмен дөньяны вәйран бары, һәмишә бакый ирмәс, юк карары» - диелгән. Татар кабер ташларына уелган бу традицион шигъри юллар Казан ханлыгы дәвере кабер ташларында еш очрый. Берничә ел элек Казан Кремлендәге Благовещение чиркәвен төзекләндерү эшләре вакытында да дивардагы уем өстенә аркылы салынган Казан ханлыгы дәвере татар кабер ташына юлыкканнар иде. Анда да шул ук шигъри юллар бар. Мәмәшир ташларының берсендә ташны ясаучы, уючы останың исеме дә укыла. Ул - Килмөхәммәд Ишмән угылы. Икенче таш та шул ук оста тарафыннан язылган. Текстларының язылыш үзенчәлекләре, бизәкләр һ.б. элементлар шуны раслый. Өлге авылындагы иске зират урынында (хәзер Низамиев Сәлахетдиннәр бакчасында) шул ук Килмөхәммәд Ишмән угылы тарафыннан язылган тагын бер кабер ташы бар. Бу таш белән язгы экспедициядә якыннан таныштык. Җамбакты угылы Туйкә исемле кешегә 1681 елда куелган бу ташның эшләнү-бизәлү үзенчәлекләре, текстлар, шигъри юллар Мәмәшир ташларындагыча ук. Читенә ташны язган оста - Килмөхәммәд Ишмән угылының исеме уелган. 1999 елның көзендә булган экспедиция шушы останың исеме белән бәйле тагын ике табыш бирде. XVII гасырның 70-80 нче елларына караган бу ташларның берсе - Ятмас Дусай авылында (Кадыйр Мөхәммәд мулла угылына 1676 елда куелган - бу Кукмара районындагы сакланып калган иң борынгы кабер ташы), икенчесе - Байлангарда (кызганыч ки, бу соңгысы сынган-ватылган, төп тексты бөтенләй диярлек танылмый). Укучыларга шунысы да мәгълүм булсын: 2002 елның җәендә Мәмәшир һәм Өлге авылларындагы әлеге борынгы истәлекләргә Кукмара районы хакимияте һәм район музее хезмәткәрләре тырышлыгы белән бизәкле тимер чардуганнар куелды. XVII гасыр татар кабер ташларының моңарчы фәнгә мәгълүм булган хисабы, гомумән, берничә дистә генә. Аларның бишесе Кукмара төбәгендә булуы - игътибарга лаеклы факт. Татар эпиграфик истәлекләрен нигезле өйрәнгән галим Һарун Йосыпов 1960 елгы хезмәтендә үзенә билгеле булган XVII гасыр татар кабер ташларының исемлеген бирә3. Анда Кукмара районының Мәмәшир һәм Олыяз авылларында шул дәвер ташлары бар дип теркәлгән. Өлге авылы хакында мәгълүмат бирелмәгән. Өлге ташы турында «Мәдрәсәләрдә китап киштәсе» дип аталган китапта әйтелгән, ләкин датасы 1630 елгы дип ялгыш күрсәтелгән4. 1999 елгы язгы экспедиция вакытында Олыяз зиратында бик тырышып эзләсәк тә, XVII гасыр ташын таба алмадык. Ихтимал, ул 1960 нчы еллардан (ягъни Һ.Йосыпов теркәгәннән) соң авып, җиргә иңгәндер, күмелеп калгандыр дип кенә фаразларга мөмкин. XVIII гасыр Россия өчен дә, татарлар өчен дә гаять авыр һәм катлаулы гасыр булган. Шунлыктан, XVIII йөздә куелган кабер ташлары да бик сирәк очрый. Кукмара районында андыйлар табылмады. Бу төбәктә безнең тарафтан өйрәнелгән ташъязмаларның күпчелеге XIX гасырның икенче яртысына һәм XX гасыр башына карыйлар. 1998 елның көзендә булган экспедициядә Мәчкәрә зиратында гына да 33 ташъязма истәлек өйрәнелде. Мәчкәрә авылы, гомумән, татар тарихында мәгърифәт үзәге буларак аерым бер урын алып тора. Зираттагы ташлар да электәге мәдәнилек, мәгърифәтлелек эчендә узган тормышның көзгесе мисалында. Ул ташларда Мәчкәрә авылын нигезләгән Ишмән карт, бай Үтәмешевләр нәселләре (Габдулла Габдессәлам угылы, Муса Габдулла угылы, Мостафа Муса угылы, Исхак Муса угылы, Мөхәммәдгали Мөхөммәдшакир угылы һ.б., аларның хатыннары, балалары) һәм Ш. Мәрҗани хезмәтләрендә телгә алынган мөдәррисләр, мәшһүр затларга (Габдулла Яхъя угылы әл-Чиртуши, Мөхәммәдрәхим ахун, Мөхлисулла Максуд угылы әл-Каргалый) бәйле киң мәгълүмат теркәлгән. Мисалга, кайбер ташларның текстларыннан өзекләр: 1)«... хаҗи Сөләйман бине Хәмидулла бине Морадым бине Сәед бине Ишмән әл-Мәчкәрәви [Ишмән угылы Сәед, аның угылы Морадым, аның угылы Хәмидулла, Хәмидулланың угылы хаҗи Сөләйман әл-Мәчкәрәви кабер ташы], виладәте [тумышы] 1775 сәнә, вафаты 1850 сәнәдә». 2) «Бу кабернең иясе Мәчкәрәнең сәүдәгәр Мостафа Муса угылы Үтәмешев румия илән 1841 нче елда мартның 26сында 48 яшендә вафат булды. Ходай Тәгалә гарикъ [бетмәс-төкәнмәс] рәхмәт кыйлсын.» Ташлар төрле формада, төрлечә бизәлгән, ясалыш материалы да төрлечә - гади комташтан алып мәрмәрдән эшләнгәннәренә кадәр бар. Язгы (1999 ел) экспедициядә Өлге, Манзарас, Киндеркүл, Туеш, Адай, Аш-Буҗи, Чишмәбаш, Кара Елга, Уразай, Сәрдекбаш, Олыяз, Югары Казаклар, Түбән Казаклар, Балыклы, Туембаш, Чуллы, Тәмәй, Янсыбы, Зур Кукмара, Сабанчино (Аты), Янил һәм Иске Пенәгәр [соңгысы Киров өлкәсенең Нократ Ашны районына керә] авыллары тикшерелде. Бу 22 авылда барлыгы 87 ташъязма исәпкә алынды һәм өйрәнелде. Ә шул ук елның көзендә оештырылган экспедиция Кукмара районы эпиграфик истәлекләре исәбенә тагын 65 ташъязма өстәде, алар - 23 авылның: Каенсар, Байлангар, Сазтамак, Салтык-Ерыклы, Кәркәвеч, Ташлы Елга, Бурсык Елга, Татар Толлысы, Югары Өскебаш, Битләнгур, Түбән Өскебаш, Кенәбаш, Камышлы, Березняк, Аман-Оштарма (Чокырча), Ямбулат Пустыш (Күкчә), Шепшеңәр, Ятмас Дусай, Өркеш, Югары Арбаш, Түбән Арбаш, Югары Чәбия, Теркәш авылларының зиратларында хәзергәчә сакланып калган әүвәлге кабер ташлары. Кукмара төбәге эпиграфик истәлекләрендә гомумтатар традицияләре булган кебек үк, җирле үзенчәлекләр дә күзәтелә. Мәсәлән, башка төбәкләрдә дә очрый торган шигъри юллар монда аеруча еш кабатлана. Татар эпиграфикасында катгый урнашкан, электән дәвам итеп килә торган фәлсәфи шигырь юлларының гарәп телендәгеләре белән беррәттән, XVI һәм соңгырак гасырларга нисбәтле төрки-татар шигырьләре дә күп кулланылган. Мәсәлән, татар эпиграфикасында киң таралган «Әл-мәуту кясин, күши насин шарибиһа, Вәл-кабру бабун, кулли насин дахилиһа.» [Үлем касәдер - һәркем ул касәдән эчәр, Кабер ишектер - һәркем ул ишектән керер.] шигъри-фәлсәфи юллары Кукмара төбәге кабер ташларында еш очрый. Шулар белән бергә «Бу кабер хәлләрен сагышлаясыз, Безгә Коръән укып багышлаясыз. Безнең Коръән укырга хәлебез юк, Хәер-ихсан кыйлырга малыбыз юк», кебек шигъри һәм «Каберләрне зиярәт кыйлмак ахирәтне искә төшерер»дигән саф татарча юллар уелган ташлар күп. Кукмара төбәгендәге төрле авыл зиратларында бер үк оста - «мулла Фәллахетдин Кенәбаши» тарафыннан язылган ташлар очрый. XIX гасыр ахыры - XX гасыр башында бу оста уйган ташлар (иң әүвәлгесе 1882 елга, ә иң «яше» 1918 елга карый) Кәчимер, Кенәбаш, Әсән-Елга, Пычак, Өлге, Иске Пенәгәр, Олыяз, Мәчкәрә һ.б. авылларда бар. Кенәбаши исеме аның Кенәбаш авылына нисбәтле булуын белдерә. Дөрестән дә, Казанда Шиһабетдин Мәрҗанидән сабак алган Фәллахетдин Шәмсетдин угылы (1852 елда туган) ул чорда Кенәбашта указлы имам, мөгаллим булып торган. Кенәбаш авылы зиратында табылган 12 кабер ташының тугызы (!) Фәллахетдин оста тарафыннан эшкәртелгән, ясалган һәм язылган. Фәллахетдин Кенәбаши кулы белән язылган ташлар күрше Балтач, Саба, Мамадыш районнарында да булуы ихтимал. Кукмара районындагы авылларда аның тарафыннан язылган ташларның күп һәм таралу географиясенең дә шактый киң булуы шулай дип уйларга җирлек бирә. Фәллахетдин Кенәбаши мисалы бу төбәкнең үз ташчы-осталары булганлыгына бер дәлил булып тора. Ташларда башка осталарның да исемнәре очрый. Мәсәлән, дамелла Гобәйдулла мөәзин әл-Орынбурый язган ташлар Мәчкәрә һәм Манзарас авылларында сакланган. Элекке кабер ташлары информатив яктан (мәгълүматлылык ягыннан) бик бай. Мәсәлән, Чишмәбаш авылы зиратындагы бер ташта Коллар авылының [Коллар - Чишмәбашның әүвәлге атамасы] мулла Мөхәммәдшакир мулла Динмөхәммәд угылы 1910 елда 22 нче июньдә 83 яшендә вафат булганлыгы, аның Мәчкәрәдә Габдулла Чиртушидә укып, Коллар авылында 53 ел имам булып торганлыгы язылган. Яисә Янсыбы авылындагы икенче бер ташта түбәндәге мәгълүматлар теркәлгән. Анда җирләнгән хаҗи Гыйрфан Йосыф угылы Әмиревнең тумышы белән Чистай өязенең Талкышлы авылыныкы булганлыгы һәм Мамадыш ягындагы Ак-чишмә авылында имам булып торуы, авыруларны дәвалавы турында язылган. 1927 елның 19 октябрендә кунактан кайтышлый Янсыбы [таш текстында авыл исеме Янсуфый дип борынгыча бирелгән] авылында Закир Сираҗетдин угылының өендә кинәттән авырып вафат булганлыгы хәбәр ителә. Шул рәвешле бер кабер ташында гына да биниһая мәгълүмат теркәлгән. Татар зиратларында калып-рәвеше белән кабер ташын хәтерләтә торган калын такта-сайгакка уелган язулар да очрый. Шундый сирәк язмаларның берсенә Уразай авылында тап булдык. Андагы язмалар 1918 елның 13 апрелендә уелганнар. Нәкъ кабер ташларындагыча традицион дини-фәлсәфи гыйбарәләр язылган бу такта Югары Шөләнгер авылының Билал хәзрәт җәмәгате Бибимаһитап абыстайга (Бай Дусай авылының Мифтахетдин хәзрәт кызына) куелган. Тактаның икенче ягына татарча шигырь, ә ике ян-ягына гарәпчә «Әлмәүтү кясин...» шигыре уелган. Гомумән, кабер ташлары мәрхүм булган ир-атларга да, хатын-кызларга да, балаларга да бердәй хөрмәт белән куелганнар.
Раиф Мәрданов, Татарстан Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты;
Ирек Һадиев, Татарстан Милли китапханәсенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары
Журнал Гасырлар авазы - Эхо веков. 2002 3/4
Чыганак: http://tashlar.narod.ru
|