Кукмара районы Мәмәшир авылында 1936 елны мәдәният йорты каршында берничә дистә китабы булган "Изба читальня" ачыла. Монда беренчеләрдән булып Әхмәдиева Дания эшли. Китапханә итеп үзгәртелгәч Әхәтова Нәкыя эшли.
Аннан 1958 елны Калимуллина Асия кабул итеп ала. Асия апа 40 ел гомерен китапханә эшенә багышлый.
Ул эшләгән елларда яңа китапханә бинасы сафка баса. 1989 елны китапханә яңа аерым бинага күчерелә.
Китапханәнең фондын хәзерге көндә 8500 китап тәшкил итә. Китап укучылар барлыгы - 620, шуларның 133 - балалар.
1993 елны китапханә мөдире булып Габдуллина Зөлфия Мидхәт кызы эшли башлый. Габдуллина Зөлфия авыл китапханәсенә күченгәнче Кукмара үзәк китапханәсендә өлкән китапханәче булып эшли. Китапханәче стажы 25 ел.
|