Җомга, 29.03.2024, 07:48

Мәмәшир авылы сайты

Сайт села Мамашир

(РТ, Кукморский район)

Сәламлибез Сезне Гость | RSS



Сайтның менюы
Мини-чат
Керү формасы

Сайттагы яңалыклар белән һәрвакыт хәбәрдар торырга телисезме, безнең RSS-тасмага язылыгыз. Моның өчен үзегезнең E-mailны күрсәтү сорала:

FeedBurner

Сайтның яңалыкларына электрон почта аша язылырга
Реклама
Главная » 2011 » Ноябрь » 10 » Тагын мәзәкләр
21:03
Тагын мәзәкләр
– Иптәшләр! Вакыт аз булу сәбәпле мин уйламыйча гына сөйлим...
---------------------------------
– Синең исемең ничек?
– Вәлинеке кебек.
– Кайсы Вәлине әйтәсең?
– Теләсә-кайсы Вәлине.
---------------------------------
– Әйтегезче, ә кайда монда Арча поезды?
– Ул китте.
– Пәт-тәч! Ә кая?
---------------------------------
– Әби, ә сугыш вакытында ипи юк идемени?
– Юк иде шул, балакаем.
– Нәрсә, майны колбасага ягып ашарга туры килдемени?
---------------------------------
– Минем хатынны бөтен кеше "аяклы энциклопедия” дип атый.
– Нәрсә, бик акыллымыни?
– Юк, бик калын!
---------------------------------
Балыктан кайткан ире, пышылдап кына:
– Песи өйдәме?
Хатыны:
– Кер-кер, курыкма, мин аңа килки бирдем.
---------------------------------
Наркоман невропатолог янында. Врач сорау бирә:
– Хәзер безнең нинди ай?
Наркоман:
– Ма-а-ай.
– Юк, дустым, хәзер сентябрь. Шулай булгач, киләсе ай нинди ай инде?
– Ма-а-ай.
– Юк! Киләсе ай октябрь! Ярар, октябрьдән соң кайсы ай килә?
– Ма-а-ай...
Врач сикереп тора һәм кычкыра башлый:
– Юк! Октябрьдән соң ноябрь! Ноябрьдән соң декабрь! Аннан гыйнвар! Аннан февраль!
Наркоман, уйга батып:
– Нәрсә, май бөтенләй булмыймыни?
---------------------------------
Өстәл янында ире хатынын мактый:
– Салат бик тәмле! Үзең сатып алдыңмы?
---------------------------------
– Нишләп ашагач йокы баса икән?
– Чөнки корсак кабара, тире тартыла һәм күзләр йомыла.
---------------------------------
– Үлеш! Син ничек моңа өйләндең?! Ул бит бер якка кыек, аксак, җитмәсә сакау.
– Курыкмыйча кычкырып сөйлә – ул чукрак...
---------------------------------
Бер малай сөйли:
– Бабай тарта шалканны – тартып чыгара алмый.      Шуннан ул әбине чакыра. Тарталар икәүләп, тарталар – тартып чыгара алмыйлар. Шуннан бабай бу әбине куып җибәрә дә, тазарак әбине чакырып китерә.
---------------------------------
– Моннан сарык көтүе узып китмәдеме?
– Нәрсә, иптәшләреңнән аерылып калдыңмыни?
---------------------------------
– Гаишникка ришвәт биргәннән соң, аңа тагын бер ришвәт төртергә кирәк.
– Анысы ни өчен тагын?
– Синең ришвәт бирүең турында эш кузгатмасын өчен.
---------------------------------
Доктор янында:
– Эчәсезме?
– Салып бирсәгез, баш тартып булмас.

---------------------------------
Ике наркоман утыра. Берсе гитара чирткәли һәм җырлый:
– Теллин-пеллин! Теллин-пеллин!
Бер сәгать үтә. Теге һаман:
– Теллин-пеллин!
Ике сәгать үтә:
– Теллин-пеллин!
Икенче наркоман:
– Дустым, синең бу җырың җанга сары май булып ята. Миңа сүзләрен язып бирә алмассыңмы?

Категория: Әзәк-мәзәк | Просмотров: 2643 | Добавил: Рамил | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Эзләү
Язмалар архивы
Һава торышы
Категории раздела
Компьютерлар, Hi-Tech [3]
Әлеге категория заман технологиясе белән кызыксынучылар өчен
Әзәк-мәзәк [2]
Мәзәкләр, кызык вакыйгалар
Булмас димә [7]
Моны белү файдалы [1]
Төрлесеннән [2]
Блог яңалыклары
Сайтның дуслары
Шушмабаш авылы сайты
Безнең төркем
Реклама

Сатуда мөселман календарьләре: тулырак мәгълүмат.Тел.: 8-927-433-0261
Copyright MyCorp © 2024
Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter Рейтинг@Mail.ru