"Уйлыйм-уйлыйм да, шундый бер теләк туа: бәлки фән министрын яки тагын кемне дә булса эшеннән азат итәргәдер..." ди дәүләт башлыгы Медведев Д. А.
Рәсәйнең төп "БДИшнигы" шул рәвешле эшеннән азат ителергә мөмкин. Һәм бу бик дөрес фикер дип хуплый күпләр. Нәкъ БДИ һәм мәктәпнең хәзерге торышы күп кенә укучыларның мәктәптән читләшүләренә(чиркануларына) китерде. Статистикага күз салсак, 88% мәктәп укучысы үзе укыган мәктәпне гомумән күрә алмый. Шуңа охшаган укытучылар сораштыруы менә ни күрсәтә: 99% укытучы халкы дәүләткә үчле.
Төпсез кисмәккә әверелгән Рәсәй мәгарифенең ата-анадан акча суыруга бер дә читенсенмәве бүгенге көндә күпләрне борчый (түләүле урта белем кертү
...
Читать дальше »