Барча хатын-кызларны Яз һәм 8-март – Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән котлыйм. Бары тик Сезгә генә хас булган язның әлеге көне үзегезгә бәхет-шатлык, исәнлек-иминлек, гаилә бәхете китерсен.
Ак бәхетләр юлдаш булсын сезгә, Көннәрегезне шатлык бизәсен. Сәламәтлек – үзе бәхет бит ул, Ходай шуннан мәхрүм итмәсен.
Бәйрәмнәрдә генә түгел, һәрвакыт Сезнең йөздән елмаю китмәсен иде.
Бәйрәм белән сезне, тормышка ямь бирүче, гаилә учагын сүндермичә саклаучы әнкәйләр, апайлар, нәни кызлар һәм сеңелкәшләр!!!
|