Җомга, 29.03.2024, 03:38

Мәмәшир авылы сайты

Сайт села Мамашир

(РТ, Кукморский район)

Сәламлибез Сезне Гость | RSS



Сайтның менюы
Мини-чат
Керү формасы

Сайттагы яңалыклар белән һәрвакыт хәбәрдар торырга телисезме, безнең RSS-тасмага язылыгыз. Моның өчен үзегезнең E-mailны күрсәтү сорала:

FeedBurner

Сайтның яңалыкларына электрон почта аша язылырга
Реклама
Главная » Архив материалов
Мөхтәрәм дин кардәшләребез, Корбан Гаете мөбәрәк булсын. Изге бәйрәм саулык, һәр өйгә иминлек, ныклык, җанга нур, ризыкка бәрәкәт, күңелләрегезгә яктылык алып килсен! Бәйрәм белән!
Караулар: 823 | Өстәде: Рамил | Дата: 15.10.2013 | Комментарийлар (0)

Игътибар!

Кукмарадан авылларга йөрүче автобуслар кайбер көннәрне булмаска мөмкин. Ягъни, билгесез график белән эшлиләр. Шуңа күрә, төгәл вакытын әйтеп алдан шалтыратып белешергә киңәш итә Кукмара АТХсы. 

АТХ диспетчерының номеры: 8(84364)28-2- ... Читать дальше »

Караулар: 662 | Өстәде: Рамил | Дата: 14.10.2013 | Комментарийлар (0)

Бөр елгасында яңа төр омуль атамалы балык үрчеп киткән. Әлеге балыкны "себер балыгы" дип тә йөртәләр. Омуль бирегә балыклар үстерә торган берәр күлдән күчкән булыр дип фаразлый һәвәскәр балыкчылар.

... Читать дальше »

Караулар: 994 | Өстәде: Рамил | Дата: 08.08.2013 | Комментарийлар (0)

Иртәгә, 8 августта Ураза гаете билгеләнеп үтәчәк. Бу көнне иртәнге намаз 4 сәгать 30 минутта , гает намазы 5 сәгать 30 минутта башланачак.
Караулар: 585 | Өстәде: Рамил | Дата: 07.08.2013 | Комментарийлар (0)

"Хезмәт даны" рәсми сайтыннан алынган мәгълүматларга караганда, Мәмәшир авыл җирлегендә (Мәмәшир һәм  Тәмәй авылларында) агымдагы елда 3 кеше дөньяга килеп, 8 кеше бакыйлыкка күчкән. Узган ел исә 2 кеше туып, 6 кеше вафат булган. Мәмәшир авыл җирлегендә якынча исәпләгәндә 860 ... Читать дальше »

Караулар: 738 | Өстәде: Рамил | Дата: 30.07.2013 | Комментарийлар (0)

Күрше Яңа авылда көмеш тәңкәләр табылды...

Тәңкәләр дигәннән, Россия банкларында универсиада символлары төшерелгән 3 һәм 25 сумлык көмеш тәңкәләр, шулай ук 50 һәм 10 мең сумлык алтын акчалар пәйда була башлады.

Караулар: 638 | Өстәде: Рамил | Дата: 28.04.2013 | Комментарийлар (0)

   Быелгы көз әллә ничек башланды. Җылы көннәр киләсенә өмет итеп, "әбиләр чуагы"н көтеп алсак та, һава торышы сөендерергә ашыкмый. Киресенчә, һава температурасы көннән-көн түбәнрәк төшә. Синоптиклар фаразлавынча, киләсе атнадан шактый суытачак. Урыны белән җиргә туң төшүе дә көтелә. 

    Салкыннарның бик иртә килүенә табиблар да борчыла. Алар әйтүенчә, кояшның "ялкау"лыгы россиялеләргә бик көчле грипп эпидемиясе белән яный. Дөрес, Роспотребнадзор вәкилләре инфекция декабрьдә генә башланачак дип ышандыра. Әмма көзнең берен ... Читать дальше »
Караулар: 839 | Өстәде: Рамил | Дата: 01.02.2013 | Комментарийлар (0)

Авылдашыбыз Зөлфия апа бүгенге көндә Яр Чаллыда гомер итә. Сезнең игътибарга Зөлфия апаның берничә шигырен тәкъдим итәсем килә.


Туган якка кайттым...
Туган якка кайттым дуслар, җәйге ялга,
Яшел чирәмнәрдә аунарга.
Бала чакта йөргән сукмаклардан
Балаларым белән атларга.
 
Болынымнын, чәчкәләрен жыеп,
Әльвинага такыя үрергә,
Ә кич житкәч, Бөр буена төшеп,
Су анасын үзен курергә.
 
Су буена төшеп, агымнарда
Итәк белән балык сөзергә,
Йомыраннар белән ярыша-ярыша
Кызыл ярга таба йөзергә.
 
Шул ук чишмә, шул ук су буйлары,
Шул ук болын, шул ук чәчкәләр,
Тукта, б ... Читать дальше »
Караулар: 1505 | Өстәде: Рамил | Дата: 01.01.2013 | Комментарийлар (0)

   Түбәндәге видео 1995 елда Мәмәшир авылында Хисамиев Фәрит абый тарафыннан төшерелгән. Видеода авыл күренешләре, гает, авыл мәдәният йортындагы "Әллүки" театры, колхоз эшләре һәм Сабан туе сурәтләнгән. Видеоны шулай ук үзегезнең компьютерга йөкләп (скачать) ала аласыз (300 Мб). Компьютерда зуррак форматта карарга мөмкин һәм кысылганы да югалачак.

    Компьютерда Windows Media Player ... Читать дальше »

Караулар: 1101 | Өстәде: Рамил | Дата: 27.12.2012 | Комментарийлар (0)

« 1 2 3 4 5 ... 10 11 »

Эзләү
Язмалар архивы
Һава торышы
Блог яңалыклары
Сайтның дуслары
Шушмабаш авылы сайты
Безнең төркем
Реклама

Сатуда мөселман календарьләре: тулырак мәгълүмат.Тел.: 8-927-433-0261
Copyright MyCorp © 2024
Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter Рейтинг@Mail.ru