Мәктәптә уку түләүле булачакмы-юкмы дигән сорауга җавап әзер. Россия Президенты Дмитрий Медведев бюджет оешмалары турындагы законны имзалаган. Төп фәннәрне укыту бушлай калачак, дип тә ышандырган ил җитәкчесе. Хәер, моннан ары акча мәсьәләсен Кремльдә түгел, ә мәктәптә хәл итәчәкләр. Рус теле, математика, физкультура, инглиз теле, тарих кебек фәннәрне укытуны гына хөкүмәт үз өстенә алачак. Бала өстәмә тиешле белемне алсын өчен ата-ана кесә ягын юкартырга мәҗбүр булачак. Бу бер айга уртача исәпләгәндә 5-6 мең була икән. Димәк, мәктәпләр үз-үзләрен туендырырга тиеш булып чыга. Мәктәпнең язмышы шуның белән хәл ителәчәк.... "Бердәм Рәсәй" тарафыннан яклау тапкан әлеге карар быелның 1 нче сентябреннән гамәлгә керәчәк.
Материал өлешчә "Ватаным Татарстан" гәҗитеннән алынды.
|