Пәнҗешәмбе, 25.04.2024, 06:49

Мәмәшир авылы сайты

Сайт села Мамашир

(РТ, Кукморский район)

Сәламлибез Сезне Гость | RSS



Сайтның менюы
Мини-чат
Керү формасы

Сайттагы яңалыклар белән һәрвакыт хәбәрдар торырга телисезме, безнең RSS-тасмага язылыгыз. Моның өчен үзегезнең E-mailны күрсәтү сорала:

FeedBurner

Сайтның яңалыкларына электрон почта аша язылырга
Реклама
Главная » 2011 » Ноябрь » 8 » Авылда тавышларны машина санаячак
21:29
Авылда тавышларны машина санаячак
    Татарстанда соңгы елларда күп тармакта кулланыла башлаган заманча технологияләр сайлауларга да үтеп керергә җыена. 4 декабрьдә узачак Дума сайлауларында республикадагы 40 меңләп сайлаучы электрон тавыш бирү җиһазларын кулланачак.
    Ягъни Татарстандагы сайлау урыннарының 5%ында әлеге электрон җиһазлар гамәлгә кертеләчәк. Бу яңалык 2897 сайлау участогының 146сында сынап каралачак.
Сынау ни өчен авыл-районнардан башлана?
    Шунысы мөһим, бу җиһазлар иң элек авыл һәм район үзәкләрендәге сайлау үзәкләрендә файдаланылачак. Гадәттә яңа технологияләр Казанда сынап каралса да, сайлауга килгәндә моның өчен иң беренче авыл җирлегенең өстен күрелүе гади халыкта сәерсенү уятмый калмый.
​​    Татарстан үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин моны, 2015 елга кадәр барлык урыннарда да әлеге җиһазлардан файдалануны кертү өчен, иң беренче эшне авыл һәм район халкыннан башларга булдык, дип аңлатты. Аның сүзләренчә, Казан һәм башка шәһәр халкы электрон җиһазларны болай да яхшы белә.
​    Ә менә исемен әйтергә теләмәгән бер Казан кешесе, зур шәһәрләрдә гадәттә күзәтүчеләр була, шуңа күрә зур калаларда сайлаулар гадел уза, ә авыл җирлегенә күзәтүчеләр бик җибәрелми, шуңа күрә электрон сайлау җиһазлары белән ялгышлар җибәрелсә дә, хаталарны читкә чыгармау мөмкин була ала, дип саный.

Чит илләрдән күзәтүчеләр килә башлаган
    Күзәтүчеләр дигәннән, Дума сайлауларын күзәтү өчен Татарстанга Америка Кушма Штатлары һәм Австриядән озын мөддәтле күзәтү өчен ике вәкил килгән инде.
    Алар хәзерге вакытта дебатларны күзәтә һәм сәяси фирка җитәкчеләре белән очраша, сайлау тәртибе белән таныша. Ә сайлау алдыннан кыска мөддәтле күзәтүчеләр дә киләчәк, дип белдерде Анатолий Фомин.
    Аның сүзләренчә, 4 декабрьдәге сайлаулар электрон җиһазлар кертелгән беренче сайлау булу белән беррәттән, шулай ук халык вәкилләрен 5 елга сайлау ягыннан да үзенчәлекле булачак. Безнең төп максатыбыз – сайлауларны тиешле итеп уздырып чыгу, дип белдерде ул.
   Бүгенге көндә Татарстанга 50 электрон сайлау җиһазы кайтарылган. Шуларның 5се Кукмара районына җибәреләчәк. Бу электрон җиһазларның бер комплексы 500 мең сум тора, дип белдерә Татарстан үзәк сайлау комиссиясенең Кукмара мәгълүмат үзәге белгече Данил Хәсәнов.
    "Бу комплекс сайлаучыларга турыдан-туры монитордан сайлау мөмкинлеге бирә. Аннан соң сайлаучыларга уңайлылык ягыннан да бик җайлы булачак. Кайбер сайлаучыларның бюллетеньнәрен салырга оныткан очраклары да була.
    Тавышларны санау өчен дә бу җиһазның уңайлыклары бар. Хисаплар флеш-карта белән үзәккә җибәреләчәк", дип белдерде Татарстан үзәк сайлау комиссиясенең Кукмара мәгълүмат үзәге белгече Данил Хәсәнов.
    Татарстанда сайлауда катнашу хокукына ия 2 миллион 911 мең 727 кеше исәпләнә. Сайлаучылар 2897 сайлау үзәгенә барып, үз тавышларын бирә алачак.

    Чыганак: http://www.azatliq.org
Просмотров: 920 | Добавил: Рамил | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Эзләү
Язмалар архивы
Һава торышы
Блог яңалыклары
Сайтның дуслары
Шушмабаш авылы сайты
Безнең төркем
Реклама

Сатуда мөселман календарьләре: тулырак мәгълүмат.Тел.: 8-927-433-0261
Copyright MyCorp © 2024
Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter Рейтинг@Mail.ru