Җомга, 29.03.2024, 08:31

Мәмәшир авылы сайты

Сайт села Мамашир

(РТ, Кукморский район)

Сәламлибез Сезне Гость | RSS



Сайтның менюы
Мини-чат
Керү формасы

Сайттагы яңалыклар белән һәрвакыт хәбәрдар торырга телисезме, безнең RSS-тасмага язылыгыз. Моның өчен үзегезнең E-mailны күрсәтү сорала:

FeedBurner

Сайтның яңалыкларына электрон почта аша язылырга
Реклама
Главная » 2010 » Ноябрь » 15 » Авылымның йөзек кашы
19:10
Авылымның йөзек кашы
  Авылда элекке чорларда мәчет булып хезмәт иткән бина янәдән торгызылды. 5 ноябрь җомга көне авыл халкы күңелендә мәңге сакланыр. Әлеге көнне мәчеткә ай кую тантанасы узды.
  Әлеге мәчет 1860 елны төзелә. Мәчетне Гыйззәтулла бай Гобәйдуллин (1831-1916) үз акчасына салдырган. Мәчет төзү өчен агачларны Мәмәшир авылы читендәге урманнардан ташыйлар. "Манара үзәген Яннык басуы урманыннан 12 ат җигеп алып төшкәннәр" дип искә алды тантананың хөрмәтле кунагы, мәчет яңартуга үзеннән бик зур өлеш керткән Илгизәр Рәфкать улы Ибраһимов.
  Озак еллар буе халыкка хезмәт иткән әлеге мәһабәт мәчет бинасының манарасын кисеп төшерәләр. Манараның ачы җил белән аваздашлыктан ыңгырашып җиргә ауганын авыр еллар шаһите булган әби-бабайлар әле дә искә алалар. Манарасыз калган бина башлангыч мәктәп вазифасын үти.
   Бүгенге көндә мәчетне реконструкцияләп янәдән торгызу эше төгәлләнеп килә. Әлеге эш "Мамадышнефтепродукт" оешмасы генераль директоры Илгизәр Рәфкать улы Ибраһимовның үз теләге һәм зур матди ярдәме белән башланып китә. Гыйззәтулла бай Ибраһимов Илгизәрнең бабасының бабасы була.
  Әлеге эштә авыл җирлеге башлыгы Раниф Хәсәнҗанов, район мәшгульлек үзәге директоры Әсхат Җиһаншиннар да үзләреннән бик зур өлеш керттеләр.
Мәчетнең төзү-яңарту эшләрен башкаручылар да әллә кайдан килгән осталар түгел, үзебезнең авыл егетләре. Менә алар:
Рафил Фәттахов,
Тәлгать Мөхәммәтҗанов,
Илдус Шәяхкамов,
Рафаэль Шаһиев,
Марат Җиһангәрәев,
Заһид Шәрипов.
  Тантананың кунаклары арасында, сүз тотучылардан районыбыз имам- мөхтәсибе Зиннур хәзрәт, Мамадыш районы имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт, Малмыж имамы (авылдашыбыз) Ринат хәзрәт, район Советы рәисе урынбасары Рәвия Абдулла кызы Кәримуллина, авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Мәүлит Гатауллин, тантананың алып баручысы Кукмара район Мәдәният йортының халык театры режиссёры, җөмһүриятнең атказанган мәдәният эшлеклесе Рамил Сәләхетдиновлар бар иде. 
  Барча халык (ә җыелган халык бик күп иде бүген!) дулкынланып көткән мизгелләр дә якынлаша. Җыелган халык тарафыннан әйтелгән тәкбир сүзләре кран гүелдәвен ишетелмәс итте. Шул мизгелләрдә мәчетнең мәһабәт манарасы күтәрелде, янәдән изге ай урнаштырылды. Авылыбызның тарихи мәчете янәдән кайтты.
 Күркәм мәчетләребез булганда авылларыбыз яшәр, иман һәм игелек тә югалмас.
Просмотров: 1342 | Добавил: Рамил | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Эзләү
Язмалар архивы
Һава торышы
Блог яңалыклары
Сайтның дуслары
Шушмабаш авылы сайты
Безнең төркем
Реклама

Сатуда мөселман календарьләре: тулырак мәгълүмат.Тел.: 8-927-433-0261
Copyright MyCorp © 2024
Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter Рейтинг@Mail.ru