Механика-математика фәннәре кандидаты Валерий Исаков җитәкчелегендәге аномаль күренешләрне тикшерү төркеме фикеренчә, статистик аномалия бар. Һәм моны бик күп төрле юллар белән, шул исәптән, дини
карашлардан чыгып та аңлатырга мөмкин икән.
Алар чит ил
статистикасына (Рәсәйдә тиешле мәгълүмат ала алмаганлыктан) таянып соңгы 20
елда булган самолет һәлакәтләрен өйрәнгән.
Төркем җитәкчесе
әйтүенчә, һәр катастрофа вакытында аермачык гадәттән тыш рәвештә фаҗигадән
качып котылучылар була. Әлеге күренешләрне һәркемнең саклаучы фәрештәләре ("ангелы-хранители”)
булу белән аңлаталар.
|