Җомга, 29.03.2024, 10:03

Мәмәшир авылы сайты

Сайт села Мамашир

(РТ, Кукморский район)

Сәламлибез Сезне Гость | RSS



Сайтның менюы
Мини-чат
Керү формасы

Сайттагы яңалыклар белән һәрвакыт хәбәрдар торырга телисезме, безнең RSS-тасмага язылыгыз. Моның өчен үзегезнең E-mailны күрсәтү сорала:

FeedBurner

Сайтның яңалыкларына электрон почта аша язылырга
Реклама
Главная » 2013 » Ноябрь » 10 » Якташыбыз - горурлыгыбыз (Гөлзия Зиннәтова)
15:10
Якташыбыз - горурлыгыбыз (Гөлзия Зиннәтова)

Кипкән әремнәрле,
Кылганнарлы, тигәнәкле бүлмә.
Шәһәр йортын  авылчалап кордым -
Шулай яшәп ятам Мәмәширдә.
Өстәлемдә - алма кайнатмасы.
Помидорлар, кыяр, тозлы гөмбә.
Килегез, кил, Казан кешеләре,
Әрем исе килгән өебезгә.


Мәмәшир авылы атамасы күзгә чалыну белән, күз алдына чем кара куе чәчле, түгәрәк нурлы күзле, чибәр генә, сөйкемле бер ханым килеп баса. Бу юллар шигърият күгендә балкып янган шагыйрәбез, үзенчәлекле каләм иясе, якташыбыз Мәмәшир авылы кызы - Рифә ханым Фәтхерахман кызы турында.

Хәзерге вакытта Казан каласында язу эшенә чумып, фән дөньясында кайнаса да, туган авылы Мәмәширенә еш кайтырга да, районыбызда үткәрелгән чараларда катнашырга, үз сүзен әйтергә дә вакыт таба Рифә Рахман. Ул балачагын, әти-әнисен, дусларын бик сагына. Мәрхүм әтисенең, җәйге кыска төннәрдә болынлыкта учак янында сөйләгән сүзләрен кат-кат искә төшерә. Үзенең гап-гади генә исемнәргә бик күп мәгънәләр салып сөйләгән хикәяләрен эченнән уйлап йөри Рифә апа. Алар кошлар, агачлар, күлләр турында. Күбесе инде хәтерендә томаланып калган, онытылган. Шул чаклардан соң инде аның болынлыкта төн дә уздырганы юктыр. Әмма бик кайтасы, шул күлләрдән төнбоеклар җыясы, иелеп үскән талларында атынасы, кап-кара шомыртларыннан авыз итәсе, көмеш суларын туйганчы эчәсе килә аның. "Миңа су төбеннән чәчәкләр җыеп биргән малай. Мине бар нәрсәдән катырак яраткан әти. Мине иң тәмле болын чәе белән сыйлаган апа. Сез минем йөрәгемдә", - дип искә ала Рифә ханым. "Ул күлләрдә хәзер, бәлкем, төнбоеклар да үсмидер. Мин курыккан "су еланнары" да юктыр, сулары да ул кадәр саф түгелдер. Мине бу уй үзе генә дә куркыта, өшетә. Мин җылыныр өчен сезнең хакта шигырьләр язам, шигырьләр язам..." - ди ул.

Кеше - ул кем генә булмасын, үзе бер дөнья, үзе бер тарих. Рифә ханымның да елмаюлы карашын күргәч, кичекмәстән, сүз башлыйсы, шигърияте турында фикер алышасы килә. Хисләр ташкыны ярларына сыймаса, сагышларга чик- чама булмаса, җиһанга шигырь ярала бит. Рифә апа да сүзләр тавында туктаусыз актарына, актарынып туймый кебек. Кыюлыкка ия хисләр белән сугарылган шигырьләрендә шагыйрә бәхет төшенчәсен үзенә генә хас төсләр белән сурәтли, хатын-кызның бар күңел дөньясын яктырта. Аларны еламый уку мөмкин түгел. Хикәяләрендә яшьлек романтикасына, мәхәббәткә зур урын бирелгән. Аның иҗаты барчабызны сокландыра. "Төнге кояш", "Күзләрең төймәләнсә", "Көзге төн күбәләге", "Керфекле тәрәзәләр", "Мине генә уйла", "Коела йолдыз" һ.б. дип исемләнгән җыентыклары шагыйрәнең бөтен уйларын, сагышларын ачып сала.


Гамьле хисләр сыймый тар күкрәккә,
Гамьле хисләр сыймый киемгә.
Күкрәк эчләрендә йөрәгем бар.
Йөрәктә ни барын кем белә?

 

Шигырь дөньясында гизә-гизә күпме гомер узган, күпме сулар аккан... Инде 50 дә тулган... Шулай да шагыйрәнең йөрәге әле һаман да кайнар, дәртле, күңелендә һаман да яз, һаман да хәрәкәт, һаман да рухи тормыш кайнап тора.

Рифә Рахман белән очрашулар безнең А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицеебызда еш булып тора. Әлбәттә, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җиһаншина Зөмәрә Нихатовна кебек җаны-тәне белән очрашулар уздырып йөри торган кешеләр булганда, якташларыбыз беркайчан онытылмаслар. Укучылар якташ шагыйрәбез килүен түземсезлек белән көтеп алалар. Аның җыентыкларыннан торган китап күргәзмәләрен теләп оештыралар, презентацияләр ясыйлар, иҗатына багышланган концерт программаларында зур кызыксыну белән катнашалар. Гөнаһсыз, саф бала күңеле тасвирланган, балачакның онытылмас мизгелләре оста сурәтләнгән шигырьләрен башлангыч сыйныф укучылары теләп өйрәнәләр.
Сорау арты сорау ява... Ә Рифә ханым һәр укучының соравын игътибар белән тыңлый, җавап бирә. Үзенең балачагы, мәктәп елларындагы мәхәббәте турында сөйләгәнен, укучылар йотлыгып, тын да алмый тыңлыйлар, мастер-классларында иҗади эшләргә өйрәнәләр.

Аның кыска гына хикәяләре тәрбияви, укучыларга аңлаешлы. Шул сәбәпле, Рифә Рахман иҗатын өйрәнү мәктәп программасында да урын алды.  Соңгы вакытта чыккан хикәяләрен сыйныфтан тыш уку дәресләрендә укытучылар яратып кулланалар, чөнки алар гади, матур тел белән язылган. Мондый дәресләр укучыларның рухына якын килә.
Рифә Рахманның эшчәнлеге белән без даими танышып торабыз. Шигъриятендә булган һәр яңалыкны түземсезлек белән көтеп алабыз, һәр яңа җыентык - безнең өчен зур сөенеч, тагын Рифә апаны күрү өчен бер сәбәп.

Районыбызда еш үткәрелә торган һәр очрашуга ялындырмыйча кайта Рифә Рахман. Шагыйрә якташлары белән үткәрелә торган мондый чараларда бигрәк тә туган телебезнең байлыгы, матурлыгы, аның әһәмияте, милләтебезнең язмышы турында сүз алып бара. Халкыбызның, телебезнең киләчәге борчый аны.

Соңгы елларда чыккан яңа китапларын Кукмара халкы яратып кабул итте. Бу нисбәттән, район Мәдәният йортында презентация үткәрелде. Күз ачып йомганчы яңа китаплар сатылып та бетте. "Хикәяләр китабы, шигырь җыентыклары яңадан басылып чыксын иде", -  дигән теләкләрне еш ишетергә туры килә.
Рифә ханым! Туган авылыгыздан читтә яшәсәгез дә, сезнең җаныгыз туган нигезегез, якташларыгыз белән. Сез туган телегез, туган җирегез өчен янып-көеп яшәвегезне дәвам итәсез. Каләмегезнең көче һич тә саекмасын. Мөлаем йөзегездән нур качмасын. Укучыларыгыз көннән-көн артып торсын. Сезнең шигъриятегезгә битараф калу мөмкин түгел.

Гөлзия ЗИННӘТОВА, А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Чыганак: http://кукмор-рт.рф

Просмотров: 821 | Добавил: Рамил | Теги: Мәмәшир, Рифә Рахман | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Эзләү
Язмалар архивы
Һава торышы
Блог яңалыклары
Сайтның дуслары
Шушмабаш авылы сайты
Безнең төркем
Реклама

Сатуда мөселман календарьләре: тулырак мәгълүмат.Тел.: 8-927-433-0261
Copyright MyCorp © 2024
Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter Рейтинг@Mail.ru