Җомга, 29.03.2024, 14:54

Мәмәшир авылы сайты

Сайт села Мамашир

(РТ, Кукморский район)

Сәламлибез Сезне Гость | RSS



Сайтның менюы
Мини-чат
Керү формасы

Сайттагы яңалыклар белән һәрвакыт хәбәрдар торырга телисезме, безнең RSS-тасмага язылыгыз. Моның өчен үзегезнең E-mailны күрсәтү сорала:

FeedBurner

Сайтның яңалыкларына электрон почта аша язылырга
Реклама
Главная » 2011 » Октябрь » 28 » Күп балалы гаиләләрне бушлай җирле итә торган закон тулаем кабул ителде
15:33
Күп балалы гаиләләрне бушлай җирле итә торган закон тулаем кабул ителде
    ТР Дәүләт Советы депутатлары "ТР Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын тулаем кабул итте. Ул өченче һәм аннан күбрәк бала туган очракта бушлай җир кишәрлекләре бирүне күз алдында тота. 
   Әлеге закон пректы буенча Татарстан парламентында киң масштаблы эш алып барылды: "Гомумроссия халык фронты”ның Татарстан төбәк Координация советы мәйданчыгында республика министрлык-ведомстволары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм күпбалалы аналар катнашында "түгәрәк өстәл” утырышы уздырылды. Анда яңгыраган күп тәкъдимнәр закон проектында чагылыш тапты. Бу документны эшләгән Экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе Валерий Васильев билгеләп үткәнчә, әлеге тәкъдимнәр җир кишәрлекләрен бирү процедурасын һәм механизмын конкрет ачыклый. 
    Билгеле булганча, бушлай җир кишәрлекләре гариза тапшырган чорга 18 яшькә җитмәгән өч һәм аннан да күбрәк баласы (шул исәптән үги балалары, уллыкка алынганнары да) булган татарстанлыларга бирелә. Шул ук вакытта опека яки попечительлек вакыты чикләнмәгән яки балалар 18 яшькә җиткәнче булырга тиешлеге ассызыклана. Парламентарийлар, шулай итеп, опека яки попечительлек турындагы килешүне бер елга (яки аз гына вакытка) төзеп, өченче баланы үз максатларында файдалануга чик куя. 
Элек җир кишәрлекләрен йорт һәм дача төзү өчен файдаланып булса, хәзер исә шәхси хуҗалык алып бару, яшелчә яки җиләк-җимеш бакчасы үстерү өчен дә куллана ала. Җир кишәрлегенең мәйданы алты-егерме сутый булырга тиеш дип тәкъдим ителә. Мәйданны муниципалитетлар үзләре раслый. 
    Закон буенча җир кишәрлекләре күпбалалы гаиләләрнең теркәлгән урынына бәйле, ягъни тиешле шәһәр округы яисә муниципаль район территориясендә булырга тиеш. Шул ук вакытта, гражданнарның ризалыгы белән, җир кишәрлеге аларга шәһәр округы яисә муниципаль район милкендә булган һәм башка муниципаль берәмлекләр территориясендә урнашкан җирләрдән дә бирелергә мөмкин. 
    Җир кишәрлекләре исемлекләре, гражданнарның ихтыяҗларын исәпкә алып, күчемсез мөлкәтнең дәүләт кадастры белешмәләре нигезендә ТР муниципаль районнары һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнары тарафыннан билгеләнә һәм Интернет челтәрендә урнаштырыла. Чиратка кертү турында карар бер ай дәвамында кабул ителергә тиеш. Җир кишәрлекләрен гаилә әгъзаларына милеккә бирү турындагы карар кабул иткәндә, барлык гаилә әгъзаларының бергә яшәве исәпкә алына. 
    Җир кишәрлекләре, гражданнарны исемлекләргә керткәннән соң, бер елдан да соңга калмыйча, чират буенча бирелергә тиеш. Гражданнар тәкъдим ителгән исемлектән җир кишәрлеген сайлап алып, актка куя. Әгәр гаилә тәкъдим ителгән җир кишәрлегеннән өч тапкыр баш тартса, исемлектән төшереп калдырыла. Әмма ул соңрак кабат муниципалитетка җир кишәрлеге бирүне сорап мөрәҗәгать итә ала. 
Әлеге закон проекты турыдан-туры эшли торган документ. Өстәмә закон актлары таләп итми. 
    ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әлеге закон проектының мөһимлеген, шул ук вакытта аны куллануның җиңел булмаячагын билгеләп үтте. Әлеге закон проектының федераль законнар кысаларында эшләнгәнлеген белдерде.

Чыганак: http://www.tatar-inform.ru
Просмотров: 949 | Добавил: Рамил | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Эзләү
Язмалар архивы
Һава торышы
Блог яңалыклары
Сайтның дуслары
Шушмабаш авылы сайты
Безнең төркем
Реклама

Сатуда мөселман календарьләре: тулырак мәгълүмат.Тел.: 8-927-433-0261
Copyright MyCorp © 2024
Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter Рейтинг@Mail.ru