Корбан гаете Мәккәгә хаҗ кылу белән туры килә. Бу көнне таңнан торып, госел коенып, пакьланып гает намазын
укырга мәчеткә бару, барганда һәм кайтканда фәкыйрьләргә сәдакә бирү тиеш.
Аннары корбан чалу йоласы башкарыла. "Корбаның кабул булса бакый дөньяга
күчкәч, гөнаһларың ярлыканып, сират күперен ут тизлеге белән үтеп чыгарсың.
Корбан чалырга хәле, вакыты, мөмкинлеге булып та аны эшләмәгән кеше Ислам
диненнән ераклаша дигән сүз…”, – диелә изге китапта. Ләкин мөмкинлеге булмаган
кешеләргә мәҗбүри түгел. Шулай ук бу көнне мөселман кардәшләребезнең таныш-белешләр,
күршеләр, туганнар белән күрешүе, ачуланышкан кешеләрнең үзара килешүе,
авыруларның, ятим һәм мохтаҗларның хәлен белү, бу дөньядан киткән
туганнарыбызның рух-шәрифләренә багышлап дога кылу, каберләренә барып кайту да
сөннәт һәм саваплы гамәлләрдән санала. Мәмәширдә гает намазы ике мәчеттә дә укылачак. Халык иртәнге җиденче яртыда урамнардан тәкбәр әйтеп кузгалачак.
|