Шимбә, 20.04.2024, 01:25

Мәмәшир авылы сайты

Сайт села Мамашир

(РТ, Кукморский район)

Сәламлибез Сезне Гость | RSS



Сайтның менюы
Мини-чат
Керү формасы

Сайттагы яңалыклар белән һәрвакыт хәбәрдар торырга телисезме, безнең RSS-тасмага язылыгыз. Моның өчен үзегезнең E-mailны күрсәтү сорала:

FeedBurner

Сайтның яңалыкларына электрон почта аша язылырга
Реклама
Главная » 2014 » Гыйнвар » 13 » Мәдәният йортында Мәүлид кичәсе
10:34
Мәдәният йортында Мәүлид кичәсе
Мәүлид-Нәби (гар. مَوْلِدُ آلنَبِيِّ‎‎) – пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең туган көне туу көнен бәйрәм итү. Раббигыль-әүвәл аеның 11 көнендә билгеләнә. Бу - кешелек дөньясының юлбашчысы, бөек остазы, коткаручысы, галәмнәргә рәхмәт итеп җибәрелгән, кешелекнең камил дәрәҗәсенә ирешкән, мөселманнарга үрнәк булган затның туган көне. Бәйрәмнең дәвамы – 12 раббигыль-әүвәл (сөекле пәйгамбәребез вафат булган көн). Быел, 2014 елда, әлеге көннәр 12-13 гыйнварга туры килде. Бәйрәм бер ай дәвам итә.

Бу айда Мәүлид ашлары үткәрелә. Пәйгамбәребез тормышы өйрәнелә, күп салаватлар әйтелә. Халкыбыз Мәүлид аен бик борынгыдан ук хөрмәтләгән. Хәзер дә Мәүлидне хөрмәтләп кичәләр үткәрелә.

12 гыйнвар көнне Мәмәшир авылы мәдәният йортында да пәйгәмбәребез Мөхәммәд Мостафа салаллаһу галәйһи вәссәләмне искщ алып Мәүлид кичәсе үткәрелде. Кичәгә бик күп халык җыелган иде. Мәҗлестә Коръән аятьләре, вәгазьләр укылды, пәйгәмбәребезнең тормышы турында риваятләр һәм хәдисләр сөйләнде, мөнәҗәтләр укылды. Авылдашлар Мәүлид кичәсе табыны янында бәлеш һәм төрле нигъмәтләр белән чәйдән авыз иттеләр.

Аллаһы Тәгалә һәммәбезгә дә иман, исәнлек бирсен! Амин!

Чыганак:  http://vk.com/id227535122 (Сүрия Галимуллина)
Фотоларны түбәндәге сылтамалар аша үтеп карарга мөмкин.
Просмотров: 1345 | Добавил: Рамил | Теги: Мәмәшир, Кукмара, Мәүлид, кичәсе, бәйрәме | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Эзләү
Язмалар архивы
Һава торышы
Блог яңалыклары
Сайтның дуслары
Шушмабаш авылы сайты
Безнең төркем
Реклама

Сатуда мөселман календарьләре: тулырак мәгълүмат.Тел.: 8-927-433-0261
Copyright MyCorp © 2024
Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter Рейтинг@Mail.ru