Интернет
челтәрендә авылдашыбыз Казан Федераль
Университеты магистры Мөхәммәтҗанов
Рамил җитәкчелегендә төзелгән видеоролик барлыкка килде.
Видеоролик "Уйнарга яки яшәргә" ("Жить
или играть") дип атала һәм ул "НОН СТОП
2011” бәйгесенең түбәндәге номинацияләрдә җиңүчесе:
- Иң яхшы режиссёрлык эше - Иң яхшы операторлык эше
- Иң яхшы музыкаль төзелеш.
"НОН СТОП 2011" бәйгесе "Универсиада Авылы”нда
яшәүче студентлар арасында үткәрелә. Бәйге яшьләр арасында иҗади активлыкны булдыру һәм талантларны барлау максатыннан оештырыла.
Роликның үзенә килгәндә, ул бүгенге
чордагы иң актуаль проблемаларының берсен чагылдыра: кешенең компьютер
уеннарына бәйлелеге. Роликны түбәндәге сылтама аша карарга мөмкин: "Уйнарга яки яшәргә".
Рамил әлеге роликның режиссёры,
операторы һәм видеомонтажны оештыручысы. Киләчәктә уңышлар телибез
аңа!
|