1
февраль көнне "Авылның кадерен белик”
дип исемләнгән фестиваль-кичә
булып узды. Бәйрәм башланырга ярты сәгать калганда тамашачы урыннары шыгрым
тулган иде инде.
Кичә башланганчы халык мәдәният йортының
кече залында оештырылган күргәзмәдә булды. Әлеге күргәзмә авыл осталарының кул
эшләреннән һәм тарихи экспонатлардан төзелгән иде.
Менә бәйрәмнең сәхнә өлешенә дә вакыт
җитте. Бәйрәм башланганын белдереп 3 сыйныф укучысы Нияз Исхаков "Туган авылым”
шигырен сөйләде. Курай һәм гармун моңына үрелеп фестиваль бик күтәренке ноталарда
башланып китте. 
Авылның үткәне... Авыр сугыш еллары...
Болар барысы да Әлмәндәр картка тиңләрлек Сәмигулла бабайның сүзләрендә ачык
чагылды.  
Бүгенге көннең сурәтләнеше концерт номерлары белән барды. Өлкән буын
вәкилләре һәм яшьләр халык җырларын башкарды. 
Кичә күмәк рәвештә "Мәмәшир”
җырын башкару белән тәмамланды. 
|