8 март көнне, авылыбыз мәдәният йортында бәйрәм уңаеннан “Киленнәр бәйгесе” дип исемләнгән кичә үткәрелде.
Бәйгедә авылыбызның төрле яшьтәге киленнәре катнашты. Алар җитезлектә, осталыкта, тапкырлыклыкта көч сынаштылар һәм әлеге бәйге концерт номерлары белән үрелеп барды.
“Иң тәҗрибәле килен” исеменә Габидуллина Резедә,
“Уңган килен” - Галимова Лилия,
“Тапкыр килен” - Габделхакова Лалә,
“Зирәк килен” - Газизова Ләйсән,
“Яшь килен” исеменә Сафиуллина Айгөлләр лаек булдылар.
Фото авторы Шәяхкамова Алинә.
|