14 март көнне өлкән яшьтәге авылыбыз үзешчәннәре Наил Гаетбайның "Аты барнын дәрте бар” дип исемләнгән комедиясен уйнадылар.
Театр районкүләм фестиваль кысаларында узды, шул сәбәпле Кукмара районы мәдәният йортыннан да кунаклар килгән иде.
Артистларның оста итеп уйнаулары, сәхнәнең зәвыклы бизәлеше театрның күтәренке рухта баруына сәбәп булды. Кукмара халык театры режиссеры, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Рамил Сәләхетдинов сәхнә артында да артистлардан аерыла алмыйча спектакльнең уңышлы башкарылуы турында сөйләде.
Кичәне авылыбыз җирле үзидарәсе советы председателе Әхмәтҗанов Илгиз Әхәтович тәмамлады: уйнаучыларга зур рәхмәтен белдерде һәм киләчәктә театр мәдәниятын сүрелдермичә, яңа мәдәният йорты бинасында да шулай күңелле кичәләр уздырырга язсын дип теләкләрен белдерде.
Театр видеога төшерелде, озакламый әлеге видео сайтка урнаштырылачак.