Җомга, 26.04.2024, 17:48

Мәмәшир авылы сайты

Сайт села Мамашир

(РТ, Кукморский район)

Сәламлибез Сезне Гость | RSS



Сайтның менюы
Мини-чат
Керү формасы

Сайттагы яңалыклар белән һәрвакыт хәбәрдар торырга телисезме, безнең RSS-тасмага язылыгыз. Моның өчен үзегезнең E-mailны күрсәтү сорала:

FeedBurner

Сайтның яңалыкларына электрон почта аша язылырга
Реклама
Главная » 2012 » Гыйнвар » 26 » Прохоров Казанда үзенең сайлау алды программасын тәкъдим итте
17:32
Прохоров Казанда үзенең сайлау алды программасын тәкъдим итте
    Россия Президенты вазифасына үз кандидатурасын күрсәткән эшкуар Михаил Прохоров Казанда үзенең сайлау алды программасын тәкъдим итте. Ул "Корстон”да Татарстан яшьләре белән очрашу үткәрде.
    Яшьләр алдында ясаган чыгышында ул 10 иң мөһим адым - үзен хуплаган һәм Россия Президенты булган очракта нәрсә эшләячәге хакында сөйләде. Мисал өчен, Михаил Прохоров фикеренчә, сәяси реформа үткәрү ихтыяҗы килеп туган. "Хакимият халыкка эшләргә тиеш”, - дип ассызыклады ул. Президентлыкка кандидат партияләр турындагы законны либеральләштерергә, сайлаулардагы салымны киметергә, сайлау алды блоклары оештыруны рөхсәт итәргә, бюллетеньнәргә "барысына да каршы” дигән графаны кире кайтарырга тәкъдим итә. Эшкуар шулай ук Президент һәм губернаторларны сайлау мөмкинлеген "үз гомерендә ике срок белән генә” чикләүне таләп итә.
    Эшкуар Михаил Прохоров үзен РФ Президенты итеп сайлаган очракта "Газпром”ның өстенлекләрен гамәлдән чыгарырга һәм аны көндәшлек итүче компанияләргә бүләргә вәгъдә итте. Эшкуар фикеренчә, Россиядәге күпчелек проблемаларның сәбәбе сәяси һәм икътисади өлкәдә көндәшлек булмауга барып тоташа. Җиңгән очракта ул активларының зур өлешен хәйрия максатларына юнәлдерергә вәгъдә бирде.
   "ОНЭКСИМ” башлыгы федераль округларны бетерергә тәкъдим итә. Михаил Прохоров шулай ук 2015 елга армияне формалаштыруны төгәлләргә һәм мәҗбүри чакырылышны гамәлдән чыгарырга ниятли. "Мин сөйләгәннәремнең барысына да ышанам. Мин моны сезнең белән бергә эшләргә әзер”. Ул үзенең сайлау алды программасын әнә шундый сүзләр белән тәмамлады һәм очрашуда катнашучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде.
   "Мин икенче турга узу өчен барысын да эшләячәкмен”, - диде Михаил Прохоров һәм икенче турга башка кандидатлар узган очракта "үз тарафдарларымны кем өчендер тавыш бирергә үгетләмәячәкмен, кемгә тавыш бирергә икәнлеген алар үзләре хәл итәчәк”, дип өстәде.
    Эшкуар алда торган сайлауларда татарстанлыларның ничә процент тавышына исәп тота алуын белмәсә дә, "үз карашларын һәркемгә җиткерергә тырышачак”.

Чыганак: http://tatar-inform.ru
Просмотров: 732 | Добавил: Рамил | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Эзләү
Язмалар архивы
Һава торышы
Блог яңалыклары
Сайтның дуслары
Шушмабаш авылы сайты
Безнең төркем
Реклама

Сатуда мөселман календарьләре: тулырак мәгълүмат.Тел.: 8-927-433-0261
Copyright MyCorp © 2024
Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter Рейтинг@Mail.ru