Туган
як
Туган якны сагынасыңмы дип
Сораганым юк һичкемнән.
Бу сорауның урынсыз икәненә
Бөтен җаным белән төшенәм.
Туган якны һич сагынмыйм, дип
Әйтә калса берәү
әгәр дә,
Кояш сүнәр шунда, дөнья бетәр
Яшәү туктар бөтен галәмдә.
...учларыма сыйган шушы йөрәк
Туган ягыма көн дә талпынды
Мең җепләрен өзеп, тынмас җаным
Туган якка көн дә тартылды.
Чит җирләрнең көне гел болытлы булды,
Минутлары елдай тоелды.
Туган җиремә кайтар мине диеп,
Ходаема көн дә ялындым.
Теләкләрем кабул булды, шөкер,
Туган якка кайттым мин очып.
Сары коелган ромашка да,
Елмайды бит ап-ак
таҗын ачып.
Туган җирдә яшәү шундый рәхәт бит ул,
Гел кояшлы таңнар, иртәләр.
Туган ягына талпынган җаннарның
Кора күрмәгез юлына киртәләр.
Сызылып аткан алсу таңнарыңа,
Бөр буеның зифа талларына,
Мәҗүсиләр кебек табынам.
Нинди сихри көчең бардыр туган җирем,
Гомер буе синдә яшәп сине сагынам.
Китү
авыр түгел.
1.Озын юлда арып,
Канатлары талып,
Зәңгәр күлгә төшә кыр казы.
Аучы атып алдымы?
Арып юлда калдымы?
Кайта алган икән бик азы.
2.Канатларын кагып,
Дулкыннарны ярып,
Зәңгәр күлдә йөзә кыр казы.
Колак салып тыңлыйм,
Әллә кая яңгырый
Кайтмый калганнарның авазы.
3.Шомырт чәчәк аткан,
Дөнья нурга баткан,
Бик ямьле бит
туган як язы.
Башкаеңны күтәр,
Көзләр бик тиз җитәр.
Бәбкәләрең үстер, кыр казы.
|
4.Җаныңдагы яраң
Сызлап торса һаман
Яшәүләре җиңел дисеңме?
Хәлләреңне аңлыйм,
Ярдәм итә алмыйм
Үзем дә бит синең шикелле.
5.Гел моңаеп булмый,
Тормыш туктап тормый.
Зәңгәр күлдә бәбкә тавышы.
Шатлыгына түзми,
Күз яшьләрен тыймый,
Үксеп елый күлнең камышы
6.Җирдән китү бардыр,
Җирдән китү бердер.
Урын биреп килер буынга
Тыныч була күңел,
Китү авыр түгел
Балаң калса синең урынга.
|
Түз
йөрәгем.
Тук башаклар җиргә иелгән-
Көз инде.
Каеннарның толымына сары йөгергән-
Көз инде.
Саламнар эскерткә өелгән-
Көз инде.
Кырау төшеп, гөлләрне шиңдергән-
Көз инде.
Юатма мине диеп, көзләрнең дә
Үзенең матурлыгы, үз яме.
Гөлләр сыкрап елаганда,
Шатланырлык сәбәп юк әле.
Көз инде, бары тик көз генә,
Йөрәгем, сыкранма, түз генә.
Өзелдем
шул үзем дә.
Ботакларын салындырган зифа каен,
Урам себергән себерке белән серләшә.
Сөеп-яратып ул аңар
Балам, диеп эндәшә.
Яфракларың кая, балам?
Нигә шәрә ботагың?
Сизми дә калдыңмы син җиргә
Яңа язлар туганын.
Әллә беркатлы син, каен,
Әллә инде бигрәк яшь?
Яфрак ярып буламени?
Тамырлардан өзелгәч.
Күз яшең дә татлы синең
Каенкаем – җанашым,
Татлы яшь тиз төзәтәме?
Йөрәгеңнең ярасын.
Минем менә күз яшьләрем
Тозлы шул, шундый тозлы.
Шул яшьләрне сөртә – сөртә
Ничә яулыгым тузды.
Тамырлардан өзелдем шул,
Өзелдем шул үзем дә.
Ничә язлар яфрак яралмаган
Ботак булып йөрим лә.
Әнкәй
фатыйхасы
Рәхмәт әнкәй, олы юлга
Сәфәр чыккын чагымда.
Хәер – дога кылып, фатыйхаңны биреп,
Озатып калдың менә тагын да.
Кайтам, дигән бер хәбәрем килсә,
Җаннарыңны ярып бирәсең.
Күзләремә тик бер карау белән,
Хәлләремне аңлый беләсең.
Таңнар белән тагын озатасың.
Гел уң булсын, улым, эшләрең дип,
Мәшәкатьләр күрмә юлыңда.
Оҗмах, әнкәй, синең аяк астында ул,
Ә ачкычы – синең кулыңда.
Исемсез
гөл.
Исемен белмәгән тәрәз гөлем,
Сары чәчәк атты сирпелеп,
Бөтен йортка, бөтен дөньяга
Сары моңы тора сирпелеп.
Тәлгәш – тәлгәш яшел яфрак
Өемнең яме идең.
Тәлгәш – тәлгәш яфрагыңа
Ник сары сагыш элдең?
Кайсы якның кунагы син?
Тәлгәш – тәлгәш яшел яфрак!
Сарыларга сабыштыңмы?
Сагындыргач туган туфрак.
Күпме җаннар яши җирдә
Сагышларга әйләнеп,
Язмышларга язган ялгыш булып,
Чит – ят җирдә бәйләнеп.
Сары чәчәк атса бар да
Сагынып яшәгән җаннар.
Бар дөньяны сары сагыш
Сары төс кенә каплар.
Шулай дип юатырга тырышам
Бу исемсез тәрәз гөлемне.
Үземнең менә белмим никтер,
Яшь каплаган ике күземне.
Үзең
дә бүләк миңа
Гөлләр өзсәң, өз син миңа
Күзләремдәй зәңгәрен.
Йолдыз алсаң, алып бир син,
Йөрәгемдәй кайнарын.
Алма бирсәң, алып бир син,
Йөзләремдәй алсуын.
Җилләр юлласаң, юлла син,
Җаннарымдай ярсуын.
Көчең җитсә, бүләк ит син,
Кояшын да, аен да.
Эч серләремне сөйләргә,
Булсын зифа каен да.
Давыллардан ышыкларга,
Имән дә кирәк миңа.
Шушы гүзүллек эчендә
Үзең дә кирәк миңа,
Үзең дә бүләк миңа.
|