Мин
булып янып кара
Эссе көндә җиләс җилең булыйм,
Салкын көндә җылы кояшың.
Кояшның да бик нык кирәклеген
Болыт саргач кына тоясың.
Кара төндә булыйм тулган аең,
Кайгыларда булыйм сабыр каен.
Иңнәремә сарылып, яшең түксәң,
Җиңеләеп китәр кайгың.
Аяк асларыңда үлән булып,
Табаннарың калыйм иркәләп,
Бигрәк төче телле үзең диеп,
Торма, җаным, миңа үпкәләп.
Йөрәгемә тулган хисләр
Телемнән ташып тора.
Ышаныр өчен хисләремә
Мин булып, янып кара.
Зифа
талым
Бөр буенда үскән зифа талым,
Нигә башың түбән иелгән?
Дөнья матур, кошлар сайрап тора,
Әйтче, хәсрәтең нидән?
Әллә янәшә үскән дускаеңны
Кисеп алдылармы кәрзингә?
Тын гына син яшьләр түгәсеңме?
Дустың өчен җаның әрнүгә.
Әллә инде язгы ташкын сулар
Китердеме сине агызып.
Туган якта әнкәң калды мәллә?
Синең өчен яшьләр тамызып.
Аңлыйм хәлләреңне, зифа талым!
Синең хәлдә бит мин үзем дә.
Башкаемны ташка орыр чаклар
Булып куя бик еш минем дә.
Пар
канат
Япан кырда ята пар канат,
Ап – ак канат ятадыр канап,
Ничә каурый кара әле санап,
Ничек хәле кара әле сорап.
Канатлар бар, кая иясе?
Бу вәхшәткә ниләр диясе?
Бик сагынып очып кайткандыр,
Пар канатлар юлда талгандыр.
Әче җилләр каршы искәндер,
Очышларын ядрә кискәндер.
Өметләнеп көтә пар канат,
Иябез диеп, бәлки исәндер.
Күл буена гына төшкәндер...
Япан кырда ята пар канат
Җаным әрнеп торам бит карап.
Гомер
үтеп бара
1.Таулар күтәрә алмас кайгым белән
Сиңа киләм.
Түз дисең син, түзеп кара!
Синнән кайгылылар күпме?!
Тирә – ягыңа кара!
2. Түз дисең, түзеп кара!
Юату сүзе дә әйтмәдең кебек.
Сыйпамадың хәттә баштан да.
Шул бер сүзең көч бирде бит миңа.
Иртәгесе көнне башларга.
3. Таулар күтәрә алмас кайгыга
Ничә ел түзеп яшим!
Синең җылы карашыңны
Җанымда тоеп яшим.
4.Кайвакытта күзләремнән
Җиргә коела яшем.
Синсез җирдә ничә еллар
Мин ятим инде, ятим.
|
5. Йөзе белән сиңа охшашлар күк,
Охшашлар күк килеш – килбәттә.
Бер җылы сүз ишетмәдем берсеннән,
Башкаема күпме кайгы килеп тә.
6. Синдәй олы җанлы кеше
Юктыр ул җирдә бүтән.
Әйтерсең лә шәфкатьлелек
Җир шарын ташлап киткән.
7. Таулар күтәрә алмас кайгы килсә,
Үз – үземә синең киңәшне бирәм.
Түз димен, түзеп кара!
Синнән кайгылылар күпме?
Тирә – ягыңа кара!
Түз димен, түзеп кара!
8. Мең кайгыга түзә – түзә,
Бер гомер узып бара.
Еллар арты ел ашыга,
Тузаннар тузып кала,
Бер гомер узып бара.
|
Туган
якка очар идем...
Безнең якның чишмәләре
Челтер – челтер мул сулы.
Тургайлары сайрап торган,
Арыш – бодай басуы.
Шул кырларга кайтып кына,
Басам йөрәк ярсуын.
Зәм – зәм суына охшатам,
Челтер чишмәнең суын.
Чит җирләрнең чишмә суы
Сусавымны һич басмый.
Өзелеп елый бер сандугач,
Басып сайрар тал тапмый.
Өзгәләнеп елама әле!
Туган як сандугачы!
Кайнар яшьләр түгеп, мин дә
Елыйм кешедән качып.
Әллә ялгыш, әллә язмыш?
Сине читкә дәштеме?
Минем шикелле синең дә,
Керфекләрең яшьлеме?
Канатларым булса әгәр,
Тормас идем мин елап,
Туган якка очар идем,
Йолдызлардан юл сорап.
|