Җомга, 19.04.2024, 10:15

Мәмәшир авылы сайты

Сайт села Мамашир

(РТ, Кукморский район)

Сәламлибез Сезне Гость | RSS



Сайтның менюы
Мини-чат
Керү формасы

Сайттагы яңалыклар белән һәрвакыт хәбәрдар торырга телисезме, безнең RSS-тасмага язылыгыз. Моның өчен үзегезнең E-mailны күрсәтү сорала:

FeedBurner

Сайтның яңалыкларына электрон почта аша язылырга
Реклама
Главная » 2011 » Июль » 2 » Сау бул, мәктәп!
18:03
Сау бул, мәктәп!
    "2000 нче елның 1 нче сентябре. Мәмәшир урта мәктәбенең мәһабәт яңа бинасы каршына тезелеп баскан 170 укучы, 24 укытучы, килгән кунаклар һәм ата-аналар өчен онытылмаслык бәйрәм булып истә калыр. Шәхсән үземне иң дулкынландырганы 1 нче сыйныфка килүче 12 баланың һәркайсының исем-фамилияләрен әйтеп, колхоз җитәкчесенең сабыйларга истәлек бүләкләре тапшыруы, аларны сафта ялыктырып тотмау өчен укучы егетләрнең эскәмияләр алып чыгып балаларны утыртулары булды... ” дип яза Наумир Абдулла улы Самигуллин үзенең 2004 елда нәшер ителгән "Ил язмышы – ир язмышы” исемле китабында.
    Әлеге өзектә телгә алынган 1 нче сыйныф укучылары өчен быел соңгы кыңгырау чылтырады, 7 егет һәм 3 кыз олы тормыш бусагасыннан беренче адымнарын ясадылар.
    26 июнь – "Чыгарылыш бәйрәме” көнне 1 нче сыйныфтан нәниләрне үз канаты астына алган Ваһапова Лилия Минехан кызы, 5-11 сыйныфларда сыйныфны җитәкләгән Нигъмәтуллина Әлфия Миннихарис кызы, фән укытучылары, әти-әниләр укучыларга хәер-фатихаларын бирделәр. Насибуллин Ринат Раян улы һәр укучыга өлгергәнлек аттестаты тапшырды.

Хәерле юл сезгә, укучылар!


   °Видео-презентацияне үзеңә йөклә:
   °Фотоларны безнең фотокүргәзмәдә күрә аласыз!
Просмотров: 1040 | Добавил: Рамил | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Эзләү
Язмалар архивы
Һава торышы
Блог яңалыклары
Сайтның дуслары
Шушмабаш авылы сайты
Безнең төркем
Реклама

Сатуда мөселман календарьләре: тулырак мәгълүмат.Тел.: 8-927-433-0261
Copyright MyCorp © 2024
Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter Рейтинг@Mail.ru