Пәнҗешәмбе, 25.04.2024, 20:00

Мәмәшир авылы сайты

Сайт села Мамашир

(РТ, Кукморский район)

Сәламлибез Сезне Гость | RSS



Сайтның менюы
Мини-чат
Керү формасы

Сайттагы яңалыклар белән һәрвакыт хәбәрдар торырга телисезме, безнең RSS-тасмага язылыгыз. Моның өчен үзегезнең E-mailны күрсәтү сорала:

FeedBurner

Сайтның яңалыкларына электрон почта аша язылырга
Реклама
Главная » 2012 » Июнь » 21 » SMSны татар хәрефләре кулланып язасың киләме?
22:47
SMSны татар хәрефләре кулланып язасың киләме?
     Министрлыкның матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, Татарстанда һәм Россиянең башка төбәкләрендә яшәүче татарларның бер өлеше татар телендә генә иркен аралаша ала. Әлеге мәсьәләне хәл итү Россия территориясендә яшәгән 5 миллионннан артык татар, чит илләрдә яшәүче татар диаспоралары өчен зур әһәмияткә ия булачак, диелә министрлыкның рәсми сайтында.
    Мобиль җайланмалардагы гамәлдәге алфавит стандартына татар алфавитындагы 6 хәрефне өстәгәч, биредә татар текстын җыю мөмкинлеге туачак. Министрлыкның матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, халык мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының 2012 елның 6 июнендәге карары белән махсус эшче төркем төзелгән. Ул мобиль элемтә җайланмалары өчен программаларны татар теленә тәрҗемә итү буенча проектларны караячак. Эшче төркем төзүнең максаты - заманча мобиль җайланмаларга урнаштырылучы программаларга кертү өчен инглиз-татар терминнары базасын төзү буенча тәкъдимнәр әзерләү, кәрәзле операторларның SMS-үзәкләре җиһазларына шуны күздә тотып үзгзрешләр кертү.

Чыганак: http://tatar-inform.ru
Просмотров: 609 | Добавил: Рамил | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Эзләү
Язмалар архивы
Һава торышы
Блог яңалыклары
Сайтның дуслары
Шушмабаш авылы сайты
Безнең төркем
Реклама

Сатуда мөселман календарьләре: тулырак мәгълүмат.Тел.: 8-927-433-0261
Copyright MyCorp © 2024
Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter Рейтинг@Mail.ru