Татарстанда язгы чәчү эшләрен башкару өчен 10 миллиард сумга якын акча кирәк. Бу сумманың сизелерлек өлешен заем акчалары тәшкил итә. Бу хакта "Татар-информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Минераль ашламалар сатып алу өчен бюджеттан 430 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Әлеге максатларга өстәмә керемнәрдән 1 миллиард сум акча юнәлдерү күздә тотыла. Агросәнәгать комплексы предприятиеләре дизель ягулыгын чәчү эшләре башланганчы ягулык-майлау материалларын күпләп сату бәясенең 30 проценты күләмендәге ташлама белән алачак.
Элиталы орлыклар һәм үсемлекләрне саклау чараларын сатып алуга кагылышлы традицион ярдәм формалары да сакланыр дип көтелә.
Язгы чәчү вакытында һәр чәчү комплексы тәүлегенә 250 гектарда эш башкарачак, бу язгы кыр эшләре кампаниясен кыска вакыт эчендә төгәлләргә мөмкинлек бирәчәк.
Чыганак: http://tatar-inform.ru
|