Сишәмбе, 16.04.2024, 22:35

Мәмәшир авылы сайты

Сайт села Мамашир

(РТ, Кукморский район)

Сәламлибез Сезне Гость | RSS



Сайтның менюы
Мини-чат
Керү формасы

Сайттагы яңалыклар белән һәрвакыт хәбәрдар торырга телисезме, безнең RSS-тасмага язылыгыз. Моның өчен үзегезнең E-mailны күрсәтү сорала:

FeedBurner

Сайтның яңалыкларына электрон почта аша язылырга
Реклама
Главная » 2014 » Апрель » 1 » Заһидуллина Гөлфәния апа бәете
22:05
Заһидуллина Гөлфәния апа бәете

Агымдагы елның 2 нче март көнендә авыл халкы үз гомерен тәрбия, белем бирүгә багышлаган Гөлфәния апаны соңгы юлга озатты. Бу югалту күпләр өчен көтелмәгән хәл буларак кабул ителде.

Галимуллина Рәйсә апа һәм Хисамиева Миңсылу апалар Гөлфәния апага багышлап бәет тә иҗат иттеләр (бәетләрне сайтка Розалия Шарифуллина тапшырды).

Авыр туфрагың җиңел булсын, Гөлфәния апа!

 

 

 

Гөлфәния бәете

Әллә нинди булды бу ел?

Кышы – кыш, ә язы яз булмады.

Кайгы-хәсрәттән авыл

Һич арынып тормады.

Авылның бик хөрмәтле кешесен

Озатабыз менә бүген дә.

Күпме күңелләр теләк тели:

Урының булсын дип оҗмах түрендә.

Дөнья күргән ирләр елый бүген,

Чал башларын түбән иеп.

Дөньяларны гизәр тел белемен

Безгә бит син бирдең диеп.

Авылның син йөз аклыгы булдың,

Авылның син булдың намусы.

Кылган изгелекләрең кабереңдә

Каршы алсын сине барысы.

Бигрәк саф иде күңелең,

Бигрәк пакъ һәм чиста идең.

Борчуларыңны кешегә сиздермичә,

Күз яшеңне эчкә йота белдең.

Авыл урамыннан ашыгып үтә идең,

Хәлен сорап, яше-картының.

Үз хәлеңне сорасаң :”Әйбәт!”-дидең,

Сөйләмәдең шуннан артыгын.

Үзең кимсенүне күп күргәнгә,

Кеше хәтерен саклап яшәдең.

Бер балага кушамат такмадың,

Ямьсез исем белән дәшмәдең.

Һәр балага тигез карый белдең,

Аермадың-байга, ярлыга.

Зарны тыңлап, киңәш бирә идең,

Киңәш сорап килгән зарлыга.

Бегонияләрең яшь түгә бит, апа,

Елый затлы гөлең - Гөлнурың.

“Бигрәк иртә киттең, Әни!- диеп,

Алып киттең өйнең бар нурын”.

Иртә киттең шул, иртә киттең,

Ашыктың бит , белмим, нигәдер?

Кемгә күпме гомер бирелгәнен

Бер Аллаһем үзе беләдер.

Сагына сине дуслар-туганнарың,

Сагына сине авыл халкы.

Авыл урамыннан бер үтәрсең кебек,

Нурларыңны чәчеп, балкып.

Анда киткәннәр кайтмый инде,

Акыл белән аңлап беләбез.

Авыл урамында бер очрарсың диеп,

Күңел белән өмет итәбез.

Язмыш каләмнәре бездә түгел,

Ходай язган язмыш дибез.

Караңгы гүрләрең якты булсын диеп,

Сиңа дога багышлыйбыз.

Таң җилләре исеп үтә иртән,

Йомшак кына сыйпап кабереңне.

Дөнья бәяләренә торыр кеше идең,

Исән чакта белдек микән кадереңне?

Язлар килә җир йөзенә,

Язгы җил карны кисә.

Бу бәетне язучы-

Хаҗип кызы Рәйсә.              

                   

Гөлфәния бәете

Күршең Раниф кубогына

Ярыш оешкан иде.

Гөлфәния үлгән, дигән

Ямьсез, шомлы хәбәр килде.

Бәйрәмнең дә, уенның да

Бер яме дэ калмады.

Гәүдәне, бөтен йорәкне

Югалту, кайгы биләп алды.

Гөлфәния белән яшьтәш без

Бергә укырга кердек.

Дөньядан бик тә канәгать,

Бик тә рәхмәтле идек.

Минебикә апа бер узе

Пар канатсыз үстерде

Зарланмады, сыкранмады

Укытты, белем бирде.

Ничек итсә, итте

Морадына иреште.

Ялгыз калам, димәде ул –

Укытты, кеше итте.

Авылга мәктәпкә кайттың,

Нык, төпле белем бирдең.

Хезмәтеңне бик яраттың,

Эчкерсез hәм гади идең.

Миннехәмәт белән тормыш корып,

Ул hәм кызы үстеләр.

Үз тормышларын таптылар,

Алар да чыгып киттеләр.

Гомер шулай әкрен генә

Сулар кебек актылар

Әби-бабайга балалар

Оныкчыклар бактылар.

Бер баланы араламый

Ярдәм иттең, тырыштың.

Ныклы белемле иттең син,

Әрләмәдең, булыштың.

Әти-әниләр белән дә

Уртак телне тиз таптың.

Әрләмәдең, кычкырмадың,

Сөйлэштең син, аңлаттың.

Авылдашлар, яшьтәшләрне

Барыбызны ташлап киттең.

Гаиләңне әйткән дә юк,

Ялгыз иттең, ятим иттең.

Урамдагы тур бакчаңда

Үстердең чәчәк гөлләре.

Аллаhым, үзең бәялә

Булсын җәннәт түрләре.

Чәчәкләрең кешеләргә

Илhам көч биреп торды.

Тәгәрәгән күз яшемнән

Дәфтәр битләре тулды.

Үзем уйлыйм, үзем елыйм

Үзем шигырь язамын

Намаздан соң, сиңа диеп

Дога кылып ятамын.

Маяк булып, үрнәк булып

Калдың йөрәк түрендә.

Якты булсын, йомшак булсын

Синең яткан гурең дә.

Кая карасаң да тәртип

Тынычлап ят гүреңдә.

Күктә балкыган йолдыздай

Калдың йөрәк түрендә.

Догалар укып китегез,

Минем баш очларында

Эшләмәгән эш күп калды

Минем кул чукларымда.

Кая барып ни эшлисен

Гел сезне карап торырмын.

Бер кая да китмәдем мин

Гел сезнең янда булырмын.

Балаларым, рухларыма

Дога кылып торыгыз

Зиратларга Сез бергәләп

Әтиегез белән чыгыгыз.

Сез мине ямасламагыз

Зинhар каты еламагыз

Көн саен мин кайтырмын

Су эчләрендә ятармын.

Барасы жирләр билгеле

Без бит шул җир баласы.

Шунда тудык, шунда үстек

Тагын шунда барасы.

Иткән шөгылең, хезмәтең

Барда гамәлдән булсын

Семьядан, күрше-күләннэн

Догалар барып торсын.

Язмышлардан узмышлар юк

Берничек тә узып булмый.

Ходай рәхмәтеннэн башка

Бөҗәкләр дә җирдә тумый.

Этиегезне онытмагыз,

Мин юк, диеп тормагыз.

Анын янында мин булырмын

Сез моны тоемлагыз.

Авыр туфракларын жинел

Яткан урынын йомшак булсын

Каберен эчлэрендэ

Ожмах нурлары балкысын.

Монда язган шигьри юллар

Изге дога булып барсын

Сойлэшкэн суз, язган шигырь

Истэлеклэр булып калсын

2014 ел 5 март

Яшьтәшең,классташың Миңсылу Хисамиева 

 

 

 

Просмотров: 2126 | Добавил: Рамил | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Эзләү
Язмалар архивы
Һава торышы
Блог яңалыклары
Сайтның дуслары
Шушмабаш авылы сайты
Безнең төркем
Реклама

Сатуда мөселман календарьләре: тулырак мәгълүмат.Тел.: 8-927-433-0261
Copyright MyCorp © 2024
Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter Рейтинг@Mail.ru