"Белем.ру” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан Татарстан
Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы
Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты
белән берлектә оештырылган "Белем җәүһәрләре” II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең
"Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясендә Мәмәшир авылы сайты 3
нче урынны яулады һәм диплом, истәлек бүләге белән бүләкләнде. Дөньякүләм масштабтагы сәхнәдә Мәмәшир авылы телгә алыну бик тә күркәм күренеш булды!
Финалистларны бүләкләү тантанасы 29 октябрь көнне "Казан"
милли-мәдәни үзәгендә үткәрелде. Тантананы "Яңа гасыр" телеканалының
"Хәерле иртә" тапшыруы алып баручысы Раил Өметбаев һәм бәйгенең
оештыручысы Раил Гатауллин алып бардылар.
Тантана концерт номерлары белән үрелеп барды. Бүләкләүләр арасында тамашачылар Казан
(федераль) дәүләт университетының
"Тылсым" бию коллективы,
Анна Сулимина исемле яшь җырчы "Әниемне
сагынам" җыры (Зөлфия Сабирова сүзләре, Җәүдәт Гыйльманов көе), Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе укучысы
Чулпан Фатыйхова шигырь, яшь җырчы Татьяна Камашева "Балтачым" җыры
(Гарифҗан Мөхәммәтшин сүз., Җәүдәт Гыйльманов көе), 2 нче татар гимназиясе укучысы башкаруында Алинә Нәбиуллина "Әллүки"
җырын тамаша кылдылар. Әлеге бәйгедә җиңүчеләр арасында АКШ һәм Башкортстаннан да татар телендәге интернет-проект авторлары бар иде.
|