Җомга, 26.04.2024, 14:47

Мәмәшир авылы сайты

Сайт села Мамашир

(РТ, Кукморский район)

Сәламлибез Сезне Гость | RSS



Сайтның менюы
Мини-чат
Керү формасы

Сайттагы яңалыклар белән һәрвакыт хәбәрдар торырга телисезме, безнең RSS-тасмага язылыгыз. Моның өчен үзегезнең E-mailны күрсәтү сорала:

FeedBurner

Сайтның яңалыкларына электрон почта аша язылырга
Реклама
Главная » Статьи » Мои статьи

Фазаилеш-шөһүр яки саваплы гамәлләр
…Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа саллаллаһу галәйһи вәсәлламнең могҗизаларыннан берсе шул булды: 
Әбүбәкер әс-Сыйддык (аңа Алланың ризалыгы булсын) бервакыт сату итеп йөрер иде. Аның пәйгамбәребезгә иман китереп, мөселман булуына сәбәп бу иде: Шам илендә (Сүриядә) вакытында, йоклаганда төш күрде. Төшендә кояш вә ай итәгенә килеп төштеләр. Әбүбәкер әс-Сыйддыйк, ай белән кояшны кулына алып, күкрәгенә куйды, ай белән кояшка кием кидертте. Бу төшне күргәннән соң уянды, төш юраучыга барды һәм төшен сөйләде. Шуннан соң төш юраучы христиан дәрвиш (ул галим кеше иде) әйтте:
— Син кай җирдән һәм кайсы шәһәрдән? — диде. Әбүбәкер әйтте:
— Мәккә шәһәреннәнмен. Дәрвиш әйтте:
— Кайсы кабиләдән һәм кайсы ыругдансың? — диде. Әбүбәкер:
— Һашим ыругыннан һәм Корайш кабиләсеннән бер сатучы ирмен, диде. Дәрвиш әйтте:
— Ахыр заманда бер ир бала булыр, ул ирнең исеме Мөхәммәд булыр, Һашим ыругыннан вә Корайш кабиләсеннән булыр. Ул ахырзаман пәйгамбәре булып, аннан соң пәйгамбәр килмәк булмас. Әгәр ул Мөхәммәд булмаса иде, Аллаһы тәгалә җирдә вә күктә булган нәрсәләрне яратмас, бар итмәс иде, Атабыз Адәмне яратмас вә башка пәйгамбәрләрне яратмас иде. И Әбүбәкер! Син аның диненә кереп, мөселман булырсың һәм аның вәзире булырсың һәм аның вафатыннан соң аның урынына имам булырсың. Төшеңнең юравы шулдыр, — диде. Тагын да дәрвиш шуны әйтте:
— Ул пәйгамбәрнең сыйфатларын Тәүраттан һәм Зәбурдан (Тәүрат, Зәбур — еврейләрнең изге китаплары) укып белдем. Ул пәйгамбәргә иман китереп, мөселман булдым, әмма мөселманлыгымны яшерәмен, минем мөселман булганлыгымны белеп, һәлак итмәсеннәр дип, — диде. Әбүбәкер (аңа Алланың ризалыгы булсын) дәрвиштән бу сүзне ишеткәннән соң, күңеле нечкәрде. Мөхәммәдне күрергә теләде. Һәм гашыйк булды. Шунда ук, кичекми, Шамнан Мәккәгә кайтты һәм Мөхәммәд пәйгамбәрне эзләп тапты. Һичбер сәгать Пәйгамбәрдән аерылмады. Мөхәммәдкә кырык яшендә пәйгамбәрлек килде. Аллаһы тәгалә әйтте:
— И Мөхәммәд, адәмнәрне мөселманлыкка өндә, — диде. Пәйгамбәребез әйтте:
— И Әбүбәкер, минем белән даим утырасың һәм сөйләшәсең, ни өчен мөселман булмыйсың? — диде. Әбүбәкер әйтте:
— И Мөхәммәд, әгәр син хак пәйгамбәр булсаң, могҗиза күрсәт. Пәйгамбәр галәйһиссәлам әйтте:
— И Әбүбәкер, сиңа миннән могҗиза Шамда күргән төшеңдер, — диде. Әбүбәкернең үз төшен үзенә сөйләде. Әбүбәкер әйтте:
— Рас әйттең, и Мөхәммәд, син хак пәйгамбәрсең, — дип. «Әшһәдү әллә илаһы иллаллаһ вә әшһәдү әннә Мөхәммәдин вә рәсүллүллаһ», — дип, шунда ук мөселман булды.
Олуг ирләрдән әүвәл иман китергән, мөселман Әбүбәкер Сыйддыйктыр.
Хатыннардан әүвәл иман китергән — Хәдичәдер. Аның кыйссасы — будыр: Хәдичә йокысында төш күрде. Төшендә кояш күктән иңеп Хәдичәнең өенә керде. Шуннан соң кояшның нуры өйдән чыкты, Мәккәдә һәрбер өйгә ул кояшны нуры тиде. Хәдичә йокысыннан уянды, үзенең атасы белән бертуган төш юраучы Варәкә исемле кардәше бар иде. Төшен шул Варәкәгә сөйләде. Варәкә әйтте:
Ахырзаман пәйгамбәре синең ирең булыр, — диде. Мәккә шәһәреннән булыр, ул пәйгамбәрнең исеме Мөхәммәд булыр, — диде.
Хәдичә кардәшеннән бу сүзләрне ишеткәч, күңеленнән әйтте:
— Бу шатлык кайчан булыр икән? — дип.
Көннәрдән беркөнне Мөхәммәд галәйһиссәлам үзенең атасы белән бертуган кардәше Әбүталиб өендә тәгам ашарга утырды. Әбүталиб һәм атасы белән бертуган кыз кардәше Гатикә пәйгамбәрнең әдәп белән утыруына һәм хуш холкына гаҗәпләнеп карап утыралар иде. Әйтерләр иде:
— Безнең Мөхәммәдебез олы егет булган, безнең байлыгыбыз юк, аңа кыз ярәшә алмыйбыз, ни киңәш итик икән? — дип. Гатикә әйтте:
— И кардәшем Әбүталиб, бу Мәккәдә Хәдичә исемле бер мөбарәк хатын бар, һәркем ул Хәдичә белән танышса, һәм аңа хезмәт итсә, ул кешенең тереклеге хуш булыр, мохтаҗ булмас, Хәдичә Шамга кәрван белән йөкләр вә маллар җибәрә. Без дә Мөхәммәдне Хәдичәгә яллыйк, шуннан соң Хәдичәдән алган мал белән Мөхәммәдне өйләндерербез, — диде. Бу киңәшләрдән соң Мөхәммәдкә әйттеләр. Мөхәммәд: «Хуш булыр», — диде. Һәм Хәдичәгә ялланып, Шамга барырга булды.
Пәйгамбәребезнең тутасы Гатикә Хәдичә янына барды.
— И Хәдичә, кардәшем Мөхәммәдне Шамга яллап җибәр, хакын бирерсең, — диде. Хәдичә бу сүзне ишеткәч, озак хисап итеп торды һәм:
— Бу минем төшемдә күргәнемнең, юраганымның килүедер, — диде. Ягъни төшемне кардәшем Варәкә юраган иде:
— Ахырзаман пәйгамбәре синең ирең булыр, ул пәйгамбәр гарәптән булыр вә Корайш кабиләсеннән булыр, Һашим ыругысыннан булыр, исеме Мөхәммәд булыр, үзе күркәм холыклы пәйгамбәрләрдән булыр, — дигән иде. Инша Алла, бу шул пәйгамбәрдер, дип уйлады. Шунда ук Мөхәммәдкә хатын булам һәм никях укытам, дип куанды. Ләкин Мәккә халкының яла һәм гайбәт сөйләвеннән куркып тукталды. «Хәзергә бу Мөхәммәдне хезмәтемә яллыйм, гыйшкыма сабыр итим, иншалла, Ходай куандырса кирәк» — диде. Шуннан соң Хәдичә шатлыгыннан әйтте:
— И Гатикә, мин ялчыны егерме алтын тәңкәгә яллый идем, ә кардәшең Мөхәммәдне илне алтын тәңкәгә яллыйм, килсен, — диде.
Гатикә Хәдичәнең бу сүзләрен ишетеп, шат булып кайтты. Кардәше Әбүталибкә дә Хәдичәдән ишеткән сүзләрен әйтте. Әбүталиб тә кабул итте. Мөхәммәд галәйһиссәламгә әйттеләр:
— Сине Хәдичәгә ялладык, йортына бар. Хәдичә ни эшкә кушса, шуны эшлә, — диделәр. Мөхәммәд боларның сүзләрен кабул итеп, Хәдичәнең капка төбенә барып утырды. Бик елады, хәтта ки мөбарәк күзенең яшьләре ике аягына төште. Фәрештәләр Мөхәммәд галәйһиссәламнең елаганын күргәч, кызганып, барчасы елаштылар.
Аннан соң кәрванның Шам тарафына чыгу вакыты җитте. Кәрванбашы Мөхәммәдкә килде һәм әйтте:
— И Мөхәммәд, әгәр син Хәдичәгә ялланып, безнең белән Шамга барсаң, йоннан булган сәфәр киеме ки, башыңа йөкчеләр вә юл йөри торган адәмнәр кия торган бүрекне ки, — диде. Һәм дөянең тезгененнән тот вә Шам тарафына юнәл, — диде. Мөхәммәд галәйһиссәлам кәрванбашы боерган эшләрне кылды һәм Шам тарафына юлга керде. Елый-елый күңеленән әйтер иде:
— Кызганыч, минем атам-анам исән булсалар, мине озатып калырлар иде, — диде. Ят йортка барамын, туган җиремә кайтырмынмы яки шул йортта үләрменме — белмим, — дип, каты елады. Мөхәммәднең елаганын күргәч, фәрештәләр арасына елау төште, аны кызганып зар-зар елаштылар. Аллаһы тәгалә Мөхәммәдне эсселектән саклап, күләгә ясау өчен, бер ак болыт җибәрде.
Хәдичә кәрванбашына әйтте:
— Юлга чыккач, Мәккәдән бераз җир киткәч, Мөхәммәдкә яхшы киемнәр кидер вә дөягә атландыр, — диде. Кәрванбашы Хәдичә боерганча кылды.
Мөхәммәд дөя өстендә йоклап, ак болыт эсселектән күләгәләп һәм җил исеп, рәхәтләнеп барыр иде.
Юлда бер раһиб (христиан дәрвиш), ягъни Аллага коллык кылып торган адәмнең куышына якын килеп, бер агач астына тукталдылар. Дәрвиш куышыннан чыкты, пәйгамбәргә күзе төште: баш очында бер ак болыт күләгәләп тора. Дәрвиш белде, бу кеше пәйгамбәрдер яки вәлидер (изге), ягъни олуг кешедер, — диде. Дәвиш аш пешереп, кәрван халкын ашка өндәде. Кәрван халкы барчасы бардылар. Мөхәммәдне йөкләр белән дөяләрне сакларга калдырдылар. Дәрвиш куышыннан чыкты, күрде: ак болыт урыныннан кузгалмаган, бәлки кәрван туктаган агач төбендә калган. Дәрвиш сорады:
Сезнең арагыздан маллар вә дөяләр белән калган кешегез юкмы? — диде. Җавап бирделәр:
— Калган кеше юктыр. Мәгәр бер ятим ялчы дөяләрне вә йөкләрне саклап калды, — диделәр.
Дәрвиш боларның йөкләре тарафына барып, пәйгамбәр катына килде. Пәйгамбәр дәрвишне күргәч, аяк өсте торды, аның белән күреште.
Дәрвиш, пәйгамбәрнең кулыннан тотып, үзенең куышына алып килде. Килгән вакытта пәйгамбәрнең артыннан карап килде, ак болыт пәйгамбәрнең өстендә бергә киләдер. Пәйгамбәрне куышына алып кереп утыртты, үзе куышыннан чыгып карады, күрде: ак болыт куышның ишеге төбендә торадыр. Дәрвиш пәйгамбәрдән сорады:
— И егет, син кайсы шәһәрдән вә кайсы кабиләдәнсең вә кайсы нәселдән, исемең кемдер? — диде. Пәйгамбәребез җавап биреп әйтте:
— Мәккә шәһәреннәнмен, Корайш кабиләсеннән, һашим нәселеннәнмен, исемем — Мөхәммәдтер, — диде. Дәрвиш пәйгамбәрдән бу сүзләрне ишеткәч, пәйгамбәр каршына килеп, пәйгамбәрнең ике күзе арасыннан үпте һәм әйтте:
— И егет, бер галәмәт күрсәт, күңелемдә шик калмасын, синең пәйгамбәрлек билгеңне күрим. Пәйгамбәр сорады:
— Ул галәмәт нидер? — дип. Дәрвиш әйтте:
— Өстеңдәге киемеңне сал, ике калак сөягең арасында пәйгамбәрлек галәмәте бардыр, — диде. Пәйгамбәр җилкәсен ачты, дәрвиш пәйгамбәрлек мөһерен һәм галәмәтен күрде. Ул мөһердә Мөхәммәд пәйгамбәргә Аллаһы тәгаләнең һәр урында, һәр эштә булышчы булачагы язылган иде. Дәрвиш ул мөһерне күргәч, йөзен ул мөһергә сыйпады, үпте һәм әйтте:
— И кыямәт көненең зиннәте, и гөнаһлы бәндәләргә булышучы, миңа кыямәт көнендә ярдәмче бул, — диде. Шул сәгатьтә мөселман булып, үзен тәмугъ утыннан коткарды. Бу дәрвиш пәйгамбәрнең сыйфатларын — барчасын Тәүратта күргән иде. Бу пәйгамбәрнең сыйфатлары белән пәйгамбәрлеген белеп, күңелендә һич шиге калмады. Шулай итеп, дәрвиш пәйгамбәр белән күрешеп, саубуллашып калды.
Моннан соң барча кәрван кузгалышып Шам шәһәренә барып керделәр. Әйберләрен шунда саттылар. Әбүбәкер һәм кәрванбашы җәһүдләрнең гайдләрен (бәйрәмнәрен) карарга чыктылар. Мөхәммәд пәйгамбәр җәһүдләрнең гыйбадәт кыла торган өйләренә карар өчен керде. Өйдә асылып куелган кандилләр һәркайсысы уалып, җиргә төштеләр. Җәһүдләр бу кандилләрнең уалуыннан бик каты куркыштылар, үзләренең галимнәреннән сорадылар:
— Бу кандилләрнең уалуына сәбәп нидер? — дип. Бу галимнәр әйттеләр:
— Без Тәүратта күрәбез, Ахырзаман пәйгамбәре Мөхәммәд галәйһиссәлам җәһүдләрнең бәйрәмнәрендә булса, кандилләр уалып төшәр дип. Әйттеләр:
— Әгәр Мөхәммәд пәйгамбәрне тапсак, үтерәбез, — дип, бик тырышып эзләделәр.
Әбүбәкер җәһүдләрдән бу сүзне ишеткәч, кәрванбашы белән Әбүбәкер Мөхәммәд пәйгамбәрне яшерделәр вә Мәккә тарафына кайту өчен хәзерләнделәр. Шам шәрифтән кайтырга чыктылар…
Кәрванбашының гадәте шул иде: Мәккәгә җиде көнлек юл калгач, бер илчене сөенче алыр өчен, Хәдичәгә җибәрер иде. Ул пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламгә әйтте:
— И Мөхәммәд, Хәдичәдән сөенче алырга барырга кулыңнан килерме? — диде. Пәйгамбәребез әйтте:
— Әйе, килер, — диде.
Моннан соң кәрванбашы бер тиз йөрүче дөяне иярләтте, ул дөяне төрле зиннәтләр белән зиннәтләтте һәм пәйгамбәрне дөя өстенә атландырды. Хәдичәгә хат язды. Хатында әйтте:
— И хуҗа хатын, бу елда сатуыбызда файда күп булды, башка еллардагы сатуларыбыздан бу кадәр файда булганы юк иде. Мөхәммәд хатны алып, Мәккәгә юнәлде. Аллаһы тәгалә Җәбраилгә боерды:
Җәбраил, җирне төр, кыскарт, Мөхәммәд Мәккәгә тизрәк кайтып җитсен, — диде. Һәм тагын Исрафил фәрештәгә әйтте:
— Мөхәммәдне уңнан сакла. Вә Мәкаилгә әйтте:
— Мөхәммәдне сулыннан сакла, һичнәрсә Мөхәммәдкә зарар тигермәсен һәм болытка боерды:
— Мөхәммәд өстендә бул, Мөхәммәдкә эссе зарар итмәсен, — диде.
Мөхәммәд галәйһиссәлам дөя өстендә йоклап, шул сәгатьтә Мәккәгә якынлашты.
Мәккәдә Хәдичә үзенең өенең балконында утырып тора иде. Шам тарафындагы юлга күзе төште, күрде: бер дөягә менгән адәм килә, баш өстендә болыт күләгәләп килә. Хәдичәнең үзе белән кәнизәкләре вә хезмәткәрләре утырыр иде. Хәдичә аларга әйтте:
Бу Шам юлыннан килгән адәмне таныйсызмы? Ул кем икән? — диде. Араларыннан берсе әйтте:
— Ул Шам юлыннан килгән адәм Мөхәммәдкә охшый, — диде. Хәдичә әйтте:
— Әгәр ул дөягә менгән Мөхәммәд булса, сезнең һәркайсыгызны азат итәм, — диде.
Шул сәгать Мөхәммәд галәйһиссәлам Хәдичә йортының капкасы төбенә килеп җитте. Хәдичә каршы чыгып пәйгамбәрне олылап вә хөрмәтләп өенә алып керде. Әйтте:
— И Мөхәммәд! Үзең менеп кайткан дөяңне барча нәрсәләре вә маллары белән сиңа бүләк иттем, — диде.
Аннан соң Мөхәммәд үзенең атасы белән бертуган кардәше Әбүталиб өенә кайтты. Бераз көннәр үткәннән соң, Мөхәммәд Хәдичә йортына килде. Хәдичә:
— Мөхәммәд, сөйлә, ни йомыш белән килдең? — диде. Мөхәммәд әйтте:
— Мине атам белән бертуган кардәшем Әбүталиб җибәрде, минем Шамга барып кайткан өчен хезмәт хакымны сорарга, мине өйләндерергә ниятләре бар, — диде. Бу сүзне ишеткәч, Хәдичә оялып башын түбән иде. Хәдичә әйтте:
— И Мөхәммәд, ул хезмәт хакың аздыр, аңа кыз ала алмассың, ләкин мин сиңа бер хатынны бирәм, гарәпләрнең бик олугларыннан, бик күркәмнәреннән вә һәм бик маллыларыннан. Ул хатын шундый хатын, аңа гарәп олуглары вә фарсы олуглары яучылар җибәрде, һичберсен кабул итмәде. Әгәр дә теләсәң, мин тырышып карыйм сиңа ул хатынны никяхландыру өчен, — диде. Шулай да ул хатынның бер гаебе бардыр — толдыр. Әгәр ул хатынны тол була торып кабул итсәң, ул хатын сиңа хезмәтчедер, — диде.
Мөхәммәд Хәдичәдән бу сүзләрне ишеткәч чыгып китте, һич җавап бирмәде, үзенең кардәшенең өенә кайгырып, үкенеп кайтты. Әбүталиб һәм Гатикә пәйгамбәрнең кайгырганын белгәч, сорадылар:
— И Мөхәммәд, ни сәбәптән кайгылы булдың? — диделәр. Пәйгамбәребез җавап бирде:
— Хәдичә мине мәсхәрә итте, миңа: «Бик маллы вә бик күркәм хатын алып бирәм», — диде. Кайгым шул сәбәптән, безгә кайчан андый маллы, күркәм хатын насыйп булыр, без бит ятим, бик фәкыйрь, — диде. Гатикә әйтте:
— Әгәр Хәдичәнең мәсхәрә итүе хак булса, аны барып шелтәлим, ни өчен безне мәсхәрә итә, — диде. Хәдичә өенә тизлек белән йөгереп барды. Әйтте:
— И Хәдичә, безнең кардәшебез Мөхәммәдне ни өчен мәсхәрә иттең, синең малың булса, безнең нәселебез олугтыр вә асылдыр, — диде. Хәдичә Гатикәдән бу сүзләрне ишеткәч, аяк өсте торды, гафу үтенде һәм әйтте:
— И Гатикә, сездән көлү вә сезнең нәселегезне мәсхәрә итү һичкемгә ярамас, — диде. Вәләкин мин үземне күрсәттем, ягъни: «Үзем сиңа хатын булам», — дидем. Әгәр мине кабул итсә, үземне Мөхәммәдкә бирәм. Әгәр кабул итмәсә, аннан башка һичкемгә үлгәнче бармам, — диде.
Гатикә Хәдичәдән бу хәбәрне ишеткәч, Хәдичәгә әйтте:
— Синең бу карарыңны кардәшең Варәкә беләме? — диде.
Хәдичә әйтте:
— Бу карарны ул белмидер, вәләкин син кардәшең Әбүталибкә әйт, ул кардәшем Варәкәне ашка өндәсен вә хөрмәтләсен, аны ашатсын вә эчертсен. Аннан соң сорасын: «Кардәшең Хәдичәне безнең Мөхәммәдкә бирсәңче?» дисен. «Иншалла, риза булыр», — диде.
Гатикә кайтты. Хәдичәнең бу сүзләрен Әбүталибкә сөйләде. Әбүталиб аш әзерләп Варәкәне кунак итте.
Мәккә шәһәренең олугларын мәҗлескә чакырганнар иде. Гатикә әйтте:
— Кыз кардәшең Хәдичәне безнең Мөхәммәдкә бирсәң мәрхәмәтеңнән булыр иде, — диде. Варәкә әйтте: «Кабул иттем, вәләкин Хәдичә белән киңәшермен, — диде. Хәдичәгә йөгереп барды һәм әйтте:
— И Хәдичә, сине Мөхәммәдкә хатынлыкка сорыйлар, кабул итәсеңме? — диде. Хәдичә әйтте:
— Кабул итәм, ул Мөхәммәд — тыныч кеше, бик хасыятьле һәм нәселе асылдыр. Варәкә әйтте:
— Әйе, яхшыдыр, гаделдер, әдәпледер, вәләкин малы юктыр, — диде.
— Әгәр аның малы булмаса, үземдә мал күптер, минем малга ихтыяҗым юктыр. Вәләкин теләгем-морадым Мөхәммәд белән кавышудыр. И кардәшем, мине Мөхәммәдкә бир, сине вәкил кылдым, — диде.
Варәкә Хәдичәнең бу сүзләрен ишеткәч, Әбүталиб йортына барды. Никях хөтбәсен килешенделәр. Аннан соң Ястү намазы вакытында Мөхәммәд Әбүбәкерне чакырды һәм әйтте:
— И Әбүбәкер, минем белән юлдаш булып Хәдичә йортына бар, — диде. Әбүбәкер:
— Яхшы булыр, — диде.
Әбүбәкер өеннән яхшы кием һәм чалма алып килеп, пәйгамбәргә кидерде. Икесе бергә Хәдичәләр йортына юнәлделәр.
Хәдичә йортының каршында кулларына энҗеләр, асыл ташлар белән тутырылган табаклар тоттырып йөз кол әзерләп куйды.
Пәйгамбәр галәйһиссәлам Хәдичәнең йортына килеп җитте. Кол һәм кәнизәкләр кулларындагы табак белән алтын, энҗе һәм асыл ташларны пәйгамбәребез өстенә сиптеләр.
Мөхәммәд Хәдичәнең өенә керде. Пәйгамбәребез алдына төрле-төрле тәгамнәр килде. Пәйгамбәр белән Әбүбәкер ашадылар. Шуннан соң Әбүбәкер өенә кайтып китте. Пәйгамбәребез белән Хәдичә кавыштылар… Хәдичә:
— Мөхәммәд: Минем бөтен малым вә йортым, хайваннарым вә кәнизәкләремнең барчасын сиңа бүләк иттем, — диде.
Моннан соң Хәдичә пәйгамбәребез белән егерме дүрт ел вә биш ай да сигез көн тереклек кылды. Унбиш ел Мөхәммәд пәйгамбәр булганчы торды, калган тугыз ел, биш ай да сигез көнне пәйгамбәр булгач тереклек кылды. Пәйгамбәребез Хәдичә белән никяхлашкан вакытта егерме биш яшендә иде. Пәйгамбәребезнең, Хәдичәнең җиде баласы булды. Өчесе ир балалар, исемнәре: Касыйм, Габдулла, Таһир. Барчасы сабый вакытларында вафат булдылар. Дүртесе — кыздыр, исемнәре: Фатыйма, Зәйнәп, Өммегөлсем, һәм Рокыя. Фатыйманы Галигә никяхландырды, Зәйнәпне Әбелгас исемле сәхабәгә бирде. Өммегөлсемне Госманга никяхландырды. Өммегөлсем вафат булганнан соң, Рокыя исемле кызын шушы ук Госманга бирде. Бу Рокыя дә вафат булды. Шуннан соң Мөхәммәд галәйһиссәлам әйтте:
— И Госман, әгәр өченче кызым булса иде, анысын да сиңа бирер идем, — диде. Бу никяхлар барчасы җомга көнендә булды.

Сабырлыкның савабы
Аллаһы тәгалә һәрбер гамәлгә савапны хисап белән бирер, әмма сабыр кешегә хисапсыз бирер, диделәр. Кыямәт көнендә дөньяда вакытта бәла вә каза күреп тә сабыр кылган бәндәләрнең савапларын дөньяда бәла-каза күрми үткән бәндәләр күреп, шуны теләрләр.
Безнең тәннәребезне кайчылар белән кисеп, без шуңа сабыр иткән булсак икән, без дә мондый саваплар табып, мондый югары дәрәҗәгә лаеклы булыр идек, — диерләр, үкенешерләр, ләкин үкенүнең файдасы булмас.
Кайгыларга вә казаларга сабыр итеп, зарланмау пәйгамбәрләр фигыледер. Әюб пәйгамбәр дә шулай иде. Ул бик бай иде. Әткәсеннән аяклы күп маллары калды. Шам илендә аннан бай кеше булмады.
Әюб пәйгамбәр Йосыф пәйгамбәр угылының кызын хатын итеп алган иде. Хатыннары һәрчак йөкле булып, ундүрт бала китерде, алтысы кызлар, сигезе ирләр иде.
Әюб пәйгамбәргә Аллаһы тәгалә: «Адәмнәрне Ислам диненә өйрәт» — дип кушты. Әюб бик күркәм холыклы иде. Күркәм холыклы булганы өчен адәмнәр аңа каршы килмәделәр, барысы да мөселман булдылар. Әюб галәйһиссәламнең пәйгамбәрлегенә шикләре калмады. Әюб пәйгамбәр аларга шәригатьне өйрәтте, мәчетләр, гыйбадәтханәләр салдырды. Фәкыйрь һәм мескеннәр өчен табыны җыелмас иде, карыны ач кеше теләгән вакытта кереп ашар иде. Ятимнәргә ата кебек, тол хатыннарга шәфкатьле ирләре кебек, зәгыйфьләргә бертуган кардәше кебек шәфкатьле иде. Үзенең колларына әйтер иде:
— Минем игеннәремнән, җимешләремнән һичкемне тыймагыз, кирәк булган кеше алсын, — дип.
Аның аяклы маллары һәркайсысы һәр елда икешәр бала тудыралар иде. Шушы кадәр маллы; дәүләтле була торып, һич тә теле һәм күңеле белән Аллаһы тәгаләне искә алудан бушамас иде, һаман гыйбадәт кылып, дөньясы өчен шатланмас иде. Әйтер иде:
— Йа Раббе. Зиндан кебек бу дөньяда бәндәләргә бу кадәр күп бүләкләр бирәсең, ә инде ахирәттә кадерле бәндәләргә рәхәт өчен яратылган оҗмахтагы бүләкләреңә хисап та булмас, — диер иде.
Иблис (ләгънәт төшкере) Әюб пәйгамбәрнең бу кадәр дәүләтен һәм бу кадәр гыйбадәтен күреп, Әюбкә көнчелек кылып әйтте:
— Дөньяда өлеш итеп бирелгән һәр икесен яки берсен бозсам иде, — дип хисап итте.
Аллаһы тәгалә Иблискә әйтте:
— И мәлгунь! Минем сөекле колым Әюбне кем дип беләсең, ул һаман минем ризалыгымны сорап, һаман минем гыйбадәтемә кимчелек китермидер, никадәр малы күп булса да, дөньяга күңел бирмидер. Мәлгунь моңа каршы әйтте:
— Ул Әюб сиңа гыйбадәт кылса, шуның өчен аңа дөньда киңлек бирдең һәм тынычлык бирдең, һичбер кайгы-хәсрәт күрмидер, шуның өчен сиңа гыйбадәт кыладыр. Әгәр бу маллары булмаса, кайгы-хәсрәт күрсә, сиңа гыйбадәт кылмас иде. Аллаһы тәгалә әйтте:
— И мульгунь, син ялган әйтәсең, мин үз колым Әюбнең хәлен беләм, ни бәла-каза күрсә дә, ул минем гыйбадәтемә кимчелек китермәс, диде. Һаман сабыр итеп, минем гыйбадәтем белән мәшгуль булыр, — диде. Моңа каршы мәлгунь әйтте:
— Сиңа гыйбадәт кылмас, — диде. Аллаһы тәгалә әйтте:
— Әй мәлгунь! Әюбнең җаныннан башка һәммәсенә сине ирекле кылдым, сынап кара, Әюбнең минем гыйбадәтемә иҗтиһадын белерсең, дөнья байлыгы өчен кайгырмыйча, сабыр итә белүен күрерсең, — диде.
Мәлгунь кайтып, дәрья читенә барып, бик каты аваз белән кычкырды. Һәр шәйтан бу мәлгуньның тавышын ишетеп, янына җыелдылар. Сорадылар:
— Әй безнең хуҗабыз! Сиңа ни булды, каты аваз белән кычкырдың? — диделәр. Мәлгунь әйтте:
— Хәзер генә Әюб пәйгамбәрне аздырырга уңайлы вакыт таптым, бу форсатны Адәм пәйгамбәрне оҗмахтан чыгарганнан бирле тапканым юк иде. Әюбне гыйбадәттән туктатырга ярдәм итегез, — диде.
Шәйтаннар шул сәгать таралышып, Әюбнең бар малын утта яндырып һәлак иттеләр.
Мәлгунь шул вакыт Әюбкә килде, Әюб галәйһиссәлам, мәчеттә аяк өсте торып, намаз укый иде. Мәлгунь әйтте:
— Әй Әюб! Аллаһы тәгалә күктән ут җибәреп, малларыңны яндырды, барысын көл итте, сиңа зарар китерде. Зарар китергән Аллаһы тәгаләгә гыйбадәт кылма, — диде. Әюб пәйгамбәр ашыкмый гына намазын тәмам кылды. Намаздан бушагач, Иблискә җавап бирде:
— Әлхәмделилләһи үзе биргән, үзе алды, теләсә тагын икенче мәртәбә бирер, — диде. Моннан соң йәнә намазга кереште. Иблис (ләгънәт төшкере) мәхрүм булып китте, вәсвәсәсе Әюбкә тәэсир итмәде, шуңа бик үкенде.
Әюб пәйгамбәрнең балалары бер угылының йортында аш ашап утыралар. Иртәнге аш вакыты иде. Шул сәгать шәйтаннар җыелышып, болар ашап утырган өйне бозып, боларның өстенә ташландылар. Әюбнең барча балалары шунда ук һәлак булдылар, кайсысының авызында чәйни торган ризыгы калды, кайсысының кулында тоткан савыты калды.
Әюб пәйгамбәр һаман намазда иде. Иблис килеп Әюбкә әйтте:
— Әй Әюб! Барча малларыңны һәм балаларыңны һәлак иткән Тәңрегә гыйбадәт кыласыңмы? Ахмак икәнсең! — диде. Әюб пәйгамбәр һич ашыкмый намазын тәмам кылды. Намаздан бушагач әйтте:
— И мәлгунь! Әлхәмделиллаһи, Тәңре үзе биргән, үзе алды. Теләсә тагын бирер — диде.
Мәлгунь бик мәхрүм булып, вәсвәсәсе әсәр итмәгәч, бик ачуы килеп кире кайтып китте. Әюб пәйгамбәр тагын намазга кереште, шул вакыт мәлгунь, яңадан әйләнеп килеп, сәҗдәдә вакытта аның борынына һәм авызына өрде. Шул сәгать Әюбнең барча әгъзалары кабарды, шеште. Ул бик тирләде, авырый башлады. Хатыны Рәхимә әйтте:
— Бу авыру маллар вә балалар кайгысыннандыр, — диде, шәйтан өргәнен белмәде.
Әюб пәйгамбәрнең тәнендә олы шешләр пәйда булды, шешләре тишелеп, эрен һәм сары сулар ага башлады, бөтен тәне кортлады. Әюбнең яныннан барча ыруг-кардәшләре һәм дуслары таралыштылар, кермәс булдылар. Әюб пәйгамбәрнең өч хатыны бар иде, ике хатыны Әюб пәйгамбәрнең хәлен күреп, талак сорадылар, Әюб пәйгамбәр аларны аерып җибәрде. Рәхимә исемлесе — Йосыф пәйгамбәрнең улының кызы иде, бик күркәм һәм сылу иде. Һаман Әюбне тәрбия кылып, аңа хезмәтеннән һич тә читләшмәде, кичләрдә һәм көндезләр һәм көндезләрдә йокламас иде, һаман ире Әюбнең ризалыгын алу иҗтиһатында иде. Әюбнең күршесендәге хатыннар Рәхимәгә әйттеләр: «Без Әюбнең чире балаларыбызга йогар дип куркабыз, безнең арабыздан иреңне алып кит, алып китмәсәң, көчләп чыгарабыз» — диделәр.
Әюб галәйһиссәламнең мескен хатыны Рәхимә чыкты, киемнәрен киде, каты аваз белән кычкырды:
— Мескен булдык, чит-ят булдык, безне шәһәрдән кудылар, йортларыбыздан кудылар, — дип елады. Әюбне аркасына күтәрде, эреннәре, сары сулары Рәхимәнең йөзеннән ага-ага барды, җирәнмәде. Елый-елый барып, бер җимерек, ташландык нәрсәләр һәм чүпләр ташлый торган урынга Әюбне куйды.
— Иреңне бу урыннан алып кит, монда асрама, китмәсәң, этләр җибәреп ашатырбыз, — диделәр.
Рәхимә Әюбне тагын күтәреп алып китте, япанда бер юл чатына куйды. Башта бау алып бер куыш сыман нәрсә төзеде. Әюбнең астына гөл түшәп, бер ташны баш астына куеп яткырды. Аннан соң бер савыт алып килде, көтүчеләр ул савыт белән этләренә су эчерәләр иде. Аннан соң Рәхимә шәһәргә барырга чыкты. Әюб пәйгамбәр «ташлап китә» дип уйлады, әйтте:
— И Рәхимә, мине монда ташлап китәсең ахыры, васыять әйтәсем бар, зинһар кайт — дип кычкырды. Рәхимә әйтте:
— И сәедем (зур нәселле ак сөяк, олылау сүзе), Курыкма, җаным тәндә бар вакытта сине ташламам, сиңа хезмәт итүдән чирканмам, — диде.
Рәхимә шәһәргә барып, һәр көн дә бер икмәк кисәгенә хезмәт итеп, алып кайтып Әюб пәйгамбәрне туендырыр иде. Бу шәһәр әһеле аның Әюб пәйгамбәр хатыны икәнен белделәр һәм әйттеләр:
— Әй хатын, без синнән җирәнәбез, безнең шәһәребезгә килмә, дип, шәһәргә керүдән тыйдылар, һичнәрсә бирмәделәр, хезмәткә ялламадылар. Рәхимә бик елады, әйтте:
— Йа Раббе! Син минем хәлемне күрәсең, киң җирләр тар булды, адәмнәр дөньяда бездән чирканалар. Йа Раббе! Ахирәттә безне рәхмәтеңнән ташлама. Дөнья әһеле безне йортыбыздан, шәһәрдән куып чыгардылар, син безне ахирәт йортыннан чыгарма, — диде. Аннан Рәхимә яшеренеп кенә сатучының хатыны янына керде һәм әйтте:
— И хатын, минем сөекле ирем Әюб ач ята, миңа әҗәткә икмәк бирсәңче? — диде. Икмәк сатучының хатыны әйтте:
— Миннән ерак бул. Әгәр ирем синең монда кергәнеңне белсә, икебезне дә ачуланыр, чөнки син шәһәрдән сөрелгән кешесең. Мәгәр икмәк бирермен, бер толым чәчеңне бирсәң, — диде.
Рәхимәнең унике толымы бар иде, бик күркәм иде, күркәмлектә бабасы Йосыф пәйгамбәргә охшар иде. Әюб пәйгамбәр ул толымнарны сөяр иде. Рәхимә ирен туйдырыр өчен толымын кисеп бирде, бер күмәч алып әйтте:
— Йа Раббе! Бу толымымны икмәк өчен бирүем ирем Әюбнең ризалыгы өчендер, синең пәйгамбәреңнең тамагы өчендер.
Әюб пәйгамбәр күрде ки. Рәхимәнең бер толымы киселгән. Шикләнеп, бик ачуланып, эчтән әйтте:
— Бу хатын зина кылып, толымын кисеп алганнардыр, — дип, ант итте.
— Әгәр сәламәтләнсәм йөз мәртәбә сугармын, — дип. Хатын башыннан үткән вакыйганы сөйләп, чәчен икмәк өчен биргәнен белдереп, Әюбне ышандырды. Әюб галәйһиссәлам елап әйтте:
— Йа Раббе! Тәкатем бетте, хәтта ки пәйгамбәрнең кызы миңа икмәк өчен толымын бирде, — диде. Рәхимә әйтте:
— И Әюб, кайгырма, толымым үсәр, тагын да күркәмрәк булыр. Икмәкне кисеп, Әюбкә ашатты, Әюб янында утырды.
Әюб галәйһиссәлам тәненнән кортлар егылып төшкәч, үз кулы белән алып, йәнәдән үзенең тәненә куяр иде һәм әйтер иде:
— И кортлар, сезнең ризыгыгыз минем тәнемдәдер, ризыгыгызны ашагыз, — диер иде. Әюбнең тәнендә итләре бетте, коры сөякләре, тамырлары һәм сеңерләре генә калды. Тәненә кояш төшсә, яктысы артыннан алдына чыгар иде. Ит калмады, мәгәр теле белән йөрәге калды, әмма теле вә күңеле белән һаман зикер итәр иде, шөкеранә кылыр иде. Шулай итеп, бу авыру белән унсигез ел гомер кичерде.
Хатыны Рәхимә көннәрдән беркөнне әйтте:
— И Әюб! Син пәйгамбәрсең. Аллаһы тәгалә каршында кадерлесең. Синең догаң кабул булыр, әгәр дога кылсаң, шаять сәламәтләнер идең, — диде.
Әюб пәйгамбәр әйтте:
— Бу авыруга унсигез ел булды, ә казасыз ничә ел тереклек кылдык, — диде. Хисап итеп карадылар: сәламәтлек белән сиксән ел үткән икән.
— Унсигез ел авыруым авырусызлыгым кадәре булмаган әле, — диде.
Әюб пәйгамбәрнең кортлары бер-берсен ашап бетерделәр. Мәгәр ике корты калды. Пәйгамбәрнең бөтен тәнендә йөрделәр — ит таба алмадылар. Йөрәге белән телен таптылар. Берсе йөрәген тешләде, берсе теленә ябышты. Әюб пәйгамбәр Аллаһы тәгаләгә дога кылды:
— И Раббем! Һәрбер бәлага сабыр иттем, күңелем белән сине дус таптым. Телем белән һаман зикер иттем. Инде бу ике корт йөрәгем белән телемне ашасалар, сине зикер итүдән тукталамын, сине сөюдән тукталамын, — диде. Синең рәхмәтең күптер, миңа рәхмәт кылсаңчы, — диде.
Аллаһы тәгалә бу ике кортны төшерде, Берсе суга төште, сөлек булды, адәмнәргә файда өчен. Икенчесе япанга төшеп бал корты булды. Аның балы адәмнәргә шифалыдыр.
Шул сәгать Җәбраил фәрештә оҗмахтан румман (гранат) җимеше алып килде. Әюб пәйгамбәргә ашатты. Җәбраил фәрештә әйтте:
— И Әюб: тор, — диде. Әюб пәйгамбәргә ит үсеп, куәт керде. Җәбраил фәрештә әйтте:
— Уң аягың белән җиргә тип — диде, типте, шундук җирдән татлы су чыкты, ул чишмәдән эчте. Эчендәге һәм тышындагы авырулары барчасы китте, тәне һәм йөзе әүвәлгедән дә күркәм булды, айның ундүртенче кичәсеннән нурлырак булды.
Аннан соң Аллаһы тәгалә, әүвәлге балаларын тергезеп, тагын шулкадәр үк балалар бирде. Сигез угылы, алты кызы бар иде, тагын сигез угыл алты кыз бирде.
Шул авырудан сәламәтләнгәч, Әюбкә күктән алтын чикерткәләр яуды. Шулай итеп, сабырлыгы бәрәкәтендә һаман байлык вә киңлек белән тереклек кылды.
Әюб галәйһиссәлам хатынына: «йөз мәртәбә сугармын» дип ант иткән иде. Антына хыянәт итүче булмасын өчен Аллаһы тәгалә аңа хәйлә өйрәтте:
— Йөз мәртәбә сугармын дигән идең, и Әюб, бер уч печән алып бер мәртәбә сук, антыңда торган булырсың, гөнаһдан котылырсың, — диде. Әюб пәйгамбәр, йөз печән сабагы алып, хатыны Рәхимәгә сукты, вәгъдә бозудан котылды…
Аллаһы тәгаләнең рәхмәтләре сабыр иткәне өчен булды.
Пәйгамбәрләргә бәлаларның катылары булды, әмма барчасы да катылык-авырлыкларга сабыр иткәннәр.

Чыганак: http://tayanallaga.ru
Категория: Мои статьи | Добавил: Рамил (08.04.2013)
Просмотров: 1709 | Теги: Мәмәшир, Җамалетдин, мәгърифәтчелек, Бикташи | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Эзләү
Һава торышы
Категории раздела
Мои статьи [5]
Блог яңалыклары
Сайтның дуслары
Шушмабаш авылы сайты
Безнең төркем
Реклама

Сатуда мөселман календарьләре: тулырак мәгълүмат.Тел.: 8-927-433-0261
Copyright MyCorp © 2024
Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter Рейтинг@Mail.ru