Шимбә, 20.04.2024, 16:07

Мәмәшир авылы сайты

Сайт села Мамашир

(РТ, Кукморский район)

Сәламлибез Сезне Гость | RSS



Сайтның менюы
Мини-чат
Керү формасы

Сайттагы яңалыклар белән һәрвакыт хәбәрдар торырга телисезме, безнең RSS-тасмага язылыгыз. Моның өчен үзегезнең E-mailны күрсәтү сорала:

FeedBurner

Сайтның яңалыкларына электрон почта аша язылырга
Реклама
Главная » Статьи » Мои статьи

Язмышларны узып барышым
     Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннар арабызда һаман сирәгәя. Яу кырында булган вакыйгалар да хәтердән югала бара. Бары тик ветераннарның гына күңел һәм тән ярасы һаман да төзәлми. Бөек Җиңү көне геройларын бәйрәмнәрдә генә искә алабыз шикелле... Мәсәлән, Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче 86 яшьлек Наумир Сәмигуллин сугышта алган немец гранатасының 27 кыйпылчыгын әле дә тәнендә йөртә. 

     
Үксез балачак 

    Фронтовик Наумир Сәмигуллин турында күп тапкырлар ишеткәнем бар иде. Заманында ул безнең авылда – Кукмара районы, Туембаш мәктәбендә директор булып эшләгән. Җор телле, гыйлемле остазларын укучылары, коллегалары бүген дә хәтерли. "Тәвәккәллеге – тотынса тимер өзәрлек”, – диләр аның турында. Ә тумышы белән Кукмара районы, Мәмәшир авылы егете ул. Гаиләдә 8 бала үскәннәр. Әтисе Абдулла – яңача тормышка өметләнеп яшәүче, алдынгы карашлы кеше булганга, аңа Наумир – "Новый мир” дигән исем кушкан. 
     7 яшь тулмас борын аның әнисе үлеп китә. "Аннан без үги әни тәрбиясенә калдык. Яхшы тордык үзе. Үги әни безне яратты, тиешенчә тәрбия бирде. Шәхсән гомерем буе аңа рәхмәт кенә укыдым. Әтием дә бик акыллы кеше иде. Ул Беренче Бөтендөнья һәм гражданнар сугышында катнашкан. 1940 елда "оргнабор”га ияреп, гаиләсе белән Карелиянең Выборка районына күчеп киткән иде. Шулай Мәмәширдәге йорт-курасын сатып, Финляндиягә дүрт кенә чакрым булган урынга барып төпләнде. Мин ул елны 7 нче сыйныфны Мактау грамотасы белән бетергәч, сынаусыз Казан елга техникумына укырга кердем. Тулай торагы да бар, җәен теплоходта эшләү мөмкинлеге дә булгач, Казанда калган идем”, – дип искә ала хәзер Наумир әфәнде. 
    Шулай да Сәмигуллиннар гаиләсен 1939-1940 елларда фин-карел сугышы барган урыннарда бәхет көтми. Финнар, төнлә килеп, биредәге буш хуторларга урнашкан халыкның сыерларын сава башлый. Кешеләр төрле яклап кимсетүгә дучар ителә. Бер ел тулганда, Сәмигуллиннар кире Кукмарага әйләнеп кайта. Әмма аларның Мәмәширдәге йортлары инде юк, сыену өчен күрше авылга – Мәчкәрәгә китәләр... 
     Ә Наумир укуы буенча җәйге практикасын үткәндә, Бөек Ватан сугышы башлана. Туган нигез белән элемтәләр дә өзелә. Шулай да бервакыт апасыннан бер хат ала ул. Анда: "Энем, әтинең үлгәнен беләсеңдер инде, үткән хатларда язган идем”, – диелгән була... "Әтиегез сугышта үлдеме?” – дип сорадым мин дә ветеранның моңсу күзләренә карап. "Юк, авырган ул, шуңа күрә аны сугышка алып тормаганнар. Без әти белән бер-беребезне берничә ел күрмичә, соңгы теләкләребезне әйтешмичә аерылыштык”, – диде ул. 
    Наумир Сәмигуллин белән аралашкан саен, яшәү һәм яшәү өчен көрәш турында уйлый башлыйсың. Ихтыяр көче, сабырлык һәм максатлар – Наумир абыйны бүген дә шулар яшәтә. 

Яралар

    18 яшь тулгач, студент Наумир башта армия сафларына алына. Аннан аларны Икенче Мәскәү пулемёт училищесында укытып, яу кырына, су­гышның иң кызган җиренә җибәрәләр. Яшь кенә егеткә, кече лейтенант погоннары тагып, сугыш кырында гвардия автоматчылар взводы командиры сыйфатында күп кенә сугышчан операцияләрдә катнашырга туры килә. "Яудан ике яра белән кайттым. Аның берсе – җиңел, икенчесе авыр булды”, – дип, Наумир абый йөзендәге буй-буй җөйләргә күрсәтте. Бусы "җиңеле” икән: снаряд шартлаудан битенә һәм күз тирәсенә эләккән кыйпылчыклар эзе. Ничектер күзен йомып өлгергән ул, югыйсә ярчык аны мәңгелеккә сукыр калдырасы булган. Икенче ярасы турында сөйләү өчен, Наумир абый бер фото чыгарды. "Бу рәсемне бик якын кешеләргә генә күрсәтәм. Аны улларым, моннан берничә ел элек, мунчадан чыккач төшереп алганнар иде. Моңарчы үз аркамны көзгедән генә күреп белә идем, фотодан карагач егыла яздым. Минем тәндә инде 67 ел буе немец кул гранатасының 27 ярчыгы ”яши” икән бит. Шуларның берсе – баш сөягендә, дүртесе – үпкәдә. Ә яралану болай булды: 1944 елның ноябрендә без немецлар алдан ныгыткан биеклек итәгендәге сазлы урында 5 көн ачык позициядә яттык. Снайперлар башны калкытырга ирек бирмәде. Инде анда күргәннәрнең барысын тәфсилләп, үземнең "Ил язмышы – ир язмышы” (Казан, 2004 ел, "Милли китап” нәшрияты) дигән китабымда яздым. Кыскасы, бер төн уртасында немецлар безгә һөҗүм башлады. Караңгылыктан файдаланып, алар якын ук килеп җиткән икән. Атыша торгач, безнең патроннар бетте. Мин, янымда гына карабин сөялеп торуын күреп, дошманнар ягына төбәп, курокка бастым. Шул мизгелдә нидер шартлады, күз алдында көлтә кадәр ут өермәсе күренде. Баксаң, дошманның кул гранатасы бик якын шартлаудан, тәнемә дистәләрчә вак ярчык килеп кергән, ялкыны арка тиресен яндырган. Әле бит атыш, шартлау һаман тынмаган. Һушымны җуеп, озак кына сулы чокырда ятканмын. Аңыма килгәндә баш өстеннән пулялар оча иде. Бер рус солдатына рәхмәт, мине дәһшәтле уттан читкә алып чыга алган. Бу вакыйгалардан соң 8 ай госпитальдә яттым, 5 операция кичердем. Бихисап санаторий юлларын таптадым. Табиблар, арканы рентгенга төшереп, истәлеккә сурәтен бүләк итте. Аларны чүпләү түгел, кузгатырга да ярамый. Яши алсаң, шулар белән гомерең буе яшәрсең, диделәр. Тора-бара алар тә­нем белән "туганлаштылар”. Без үзара килештек: мин аларга тимим, алар мине борчымый. Аллаһка шөкер, менә тугызынчы дистә яшемә барам. Хәләл җефетем (инде мәрхүмә) Дилбәр белән ике ул, ике кыз тәрбияләп үстердек. Бүген янәшәмдә 9 онык, 5 оныкчыгым бар”, – дип, Наумир абый бер тартмадан аркасы төшерелгән рентген сурәтен чыгарды. Икәүләп утырып, 27 "тишек” санадык. Кыйпылчыклар – башның арткы өлешеннән алып – билгә кадәр сузылган! Дөресен генә әйткәндә, боларны күреп, мин шаккаттым. Әлеге яралар белән ничек яшәгәндер Наумир ага, белмим. Кайвакыт бармак киселсә дә, әрнүе айлар буена сузыла бит. 
    Сугыш кырында күргәннәре өчен Наумир абыйны тиешенчә бүләклиләр: аңа тапшырылган 20 хөкүмәт бүләге арасында Ватан сугышының беренче дәрәҗә ордены, "Батырлык өчен”, "Германияне җиңгән өчен” медальләре дә бар. 

Мәктәп еллары 

    "Сугыш беткәч, Кукмараның Сәрдекбаш авылына кайттым. Бертуган Хөррия апам шунда укытучы булып эшли иде. Авылга склад мөдире ярдәмчесе итеп булса да эшкә алмаслармы дип өметләндем. Өченче группа инвалид идем бит. Әмма, бәхетемә димме, мәктәп военруксыз калган булган. "Син сугышны да күрдең”, – дип, мине хәрби хәзерлек һәм физкультура укытучысы итеп куйдылар. Соңыннан физика, химия фәннәрен укытуга күчтем. 
     Бу вакыйгаларга 4 ел үткәч, Туембаш авылы мәктәбенә билгеләделәр. Анда 6 ел эшләдем. География укытучысыннан башлап, ахырда мәктәп директорына әйләндем. Без Туембаш педагоглары белән 7 еллык мәктәп оештырдык. Берьюлы директор, завуч, завхоз да булып тордым. Аннан инде мине Мәчкәрә авылына җибәрделәр. Монда да география укытучысыннан – завуч, соңрак директор вазыйфасына күтәрелеп, 25 ел хезмәт куйдым. 480 урынлы "типовой” мәктәп ачу өчен 10 еллап документлар, смета әзерләп йөрдем. Шуның өчен Кукмара мине бик зурлады. Бүген Мәчкәрә мәктәбе минем исемне йөртә”, – дип горурланып сөйләде Наумир абый.

Гөлназ Галимҗанова.
http://www.vatantat.ru.
Категория: Мои статьи | Добавил: Рамил (23.02.2012)
Просмотров: 1367 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Эзләү
Һава торышы
Категории раздела
Мои статьи [5]
Блог яңалыклары
Сайтның дуслары
Шушмабаш авылы сайты
Безнең төркем
Реклама

Сатуда мөселман календарьләре: тулырак мәгълүмат.Тел.: 8-927-433-0261
Copyright MyCorp © 2024
Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter Рейтинг@Mail.ru