Ике помидор юл аркылы чыгалар. Шулчак берсен машина изеп китә. Икенчесе тегеңә кул болгап: — Әйдә,
кетчуп, киттек!
***
Тыюлыкта берәү балык тотып утыра. Шулчак моның янына
инспектор килә:
—
Гражданин, сез нишлисез монда? Күрмисезмени, "Балык тоту
тыела!” дип язылган.
—
Юк,
мин бит балык тотмыйм.
—
Ә
нишлисез соң сез?
—
Мин
челиемне (суалчанны) генә коендырам.
***
Кечкенә бала географиядән өй эшләрен хәзерләп утыра.
—
Әти,
Альп
кайда ул? —
Белмим,
әнә анаңнан сора... Ул өйдәге бөтен нәрсәне тегендә-монда күчереп йөртә.
***
Җәмәгать, бу дөньяда беркем бернәрсәне дә урламый икән... Без аны бары тик
бер урыннан икенче урынга гына күчереп йөртәбез.
***
Программистның эш өстәлендә су тутырылган һәм буш стакан
тора.
Моннан сорыйлар:
—
Ни
өчен кирәк сиңа сулы стакан?
—
Ник...
Әлбәттә инде, эчәсе килсә...
—
Ә
ни өчен ул вакытта буш стакан???
—
Эчәсе
килмәсә!!!
***
Җүләрләр йортында математика дәресе бара. Укытучы сорый:
—
Кайсыгыз
җавап бирә, ике икең ничә була?
Бер-бер артлы җаваплар әйтәләр:
—
Ике
була!!!
—
Юк...
—
Сишәмбе!!!
—
Син
нәрсә... Дөрес түгел!
Арткы партадан берәү кычкыра:
—
Белдем-белдем,
үзем әйтәм... Дөрес җавап дүрт була!
—
Молодец,
ничек итеп исәпләдең?
—
Сишәмбегә
икене куштым!...
|