Җомга, 19.04.2024, 14:45

Мәмәшир авылы сайты

Сайт села Мамашир

(РТ, Кукморский район)

Сәламлибез Сезне Гость | RSS



Сайтның менюы
Мини-чат
Керү формасы

Сайттагы яңалыклар белән һәрвакыт хәбәрдар торырга телисезме, безнең RSS-тасмага язылыгыз. Моның өчен үзегезнең E-mailны күрсәтү сорала:

FeedBurner

Сайтның яңалыкларына электрон почта аша язылырга
Реклама
Главная » 2011 » Ноябрь » 5 » Без җиңүче!!!
22:03
Без җиңүче!!!
    "Белем.ру” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә оештырылган "Белем җәүһәрләре”  II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең "Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясендә Мәмәшир авылы сайты 3 нче урынны яулады һәм диплом, истәлек бүләге белән бүләкләнде. Дөньякүләм масштабтагы сәхнәдә Мәмәшир авылы телгә алыну бик тә күркәм күренеш булды!

    Финалистларны бүләкләү тантанасы 29 октябрь көнне "Казан" милли-мәдәни үзәгендә үткәрелде. Тантананы "Яңа гасыр" телеканалының "Хәерле иртә" тапшыруы алып баручысы Раил Өметбаев һәм бәйгенең оештыручысы Раил Гатауллин алып бардылар.
   Тантана концерт номерлары белән үрелеп барды. Бүләкләүләр арасында тамашачылар
Казан (федераль) дәүләт университеты
ның "Тылсым" бию коллективы,
Анна Сулимина исемле яшь җырчы "Әниемне сагынам" җыры (Зөлфия Сабирова сүзләре, Җәүдәт Гыйльманов көе),
Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе укучысы Чулпан Фатыйхова шигырь,
яшь җырчы Татьяна Камашева "Балтачым" җыры (Гарифҗан Мөхәммәтшин сүз., Җәүдәт Гыйльманов көе),
2 нче татар гимназиясе укучысы башкаруында Алинә Нәбиуллина "Әллүки" җырын тамаша кылдылар.
    Әлеге бәйгедә җиңүчеләр арасында АКШ һәм Башкортстаннан да татар телендәге интернет-проект авторлары бар иде.






Просмотров: 716 | Добавил: Рамил | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 2
0  
2 Рамил   (06.11.2011 10:16) [Материал]
Рәхмәт, классташ!!! )))

+1  
1 Айрат   (05.11.2011 23:30) [Материал]
Молодец Рамиль!!!

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Эзләү
Язмалар архивы
Һава торышы
Блог яңалыклары
Сайтның дуслары
Шушмабаш авылы сайты
Безнең төркем
Реклама

Сатуда мөселман календарьләре: тулырак мәгълүмат.Тел.: 8-927-433-0261
Copyright MyCorp © 2024
Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter Рейтинг@Mail.ru