Җомга, 19.04.2024, 21:22

Мәмәшир авылы сайты

Сайт села Мамашир

(РТ, Кукморский район)

Сәламлибез Сезне Гость | RSS



Сайтның менюы
Мини-чат
Керү формасы

Сайттагы яңалыклар белән һәрвакыт хәбәрдар торырга телисезме, безнең RSS-тасмага язылыгыз. Моның өчен үзегезнең E-mailны күрсәтү сорала:

FeedBurner

Сайтның яңалыкларына электрон почта аша язылырга
Реклама
Главная » 2012 » Июнь » 25 » Чупакабра??? Сак булыгыз!!!
09:19
Чупакабра??? Сак булыгыз!!!
      Әлеге коточкыч вампирдан хәтта авыл этләре дә курка. Әйе, халык телендә аны  "вампир” дип тә атыйлар. Латин Америкасында барлыкка килгән исеме дә моны  раслап тора: "чупакабра" – "кәҗә канын суыручы".
     "Вампир”ның Татарстанда пәйда булуын Питрәч районы Чита авылында 50ләп баш  сарык югалгач кына аңлап алалар. Бугазы чәйнәлгән сарыклар моңа мисал булып  тора.
      -  Үзе зур булмаган размерда, кара йонлы (йоны бик кыска яки йонсыз диләр - R.S.), аеруча  зур тырнаклары белән шакылдап коточкыч тавышлар чыгара. Караңгы булганлыктан йөзен күрә алмадым, - дип куркып искә ала Читадагы зыян күргән хуҗалыктан Гөлнара Мәҗитова.
     Әлеге җан иясен күргән кешеләр әйтүенчә, ул кешедән курыкмый.
    "Төнлә тимер рәшәткәләр аша үтеп кереп абзардагы бөтен сарыкларга да һөҗүм ясаган”, - дип искә ала шул авылдан Мәсәния Шәмсетдинова. - "Коймада ватып кергән тишемнең биеклеге ярты метр тирәле".
     Авыл кешеләре әйтүенә караганда, чупакабра абзарда малларны бугазлап йөргән арада этләр дә өрмиләр, "вампир”ның үзен күргән очракта хуҗаларының артына качалар.
  Мәмәширгә якын-тирәдә Аш-Буҗи, Купка яларында чупакабраның эзләре һәм һөҗүм очраклары теркәлгән. Шуңа күрә, тавык, куян, сарык, кәҗә һәм башка төр малларны, кош-кортларны яхшы бик астында тоту һәм кичкә тышта калдырмау сорала.
    Урамда, басу-кырларда йөргәндә дә сак булуыгызны сорыйбыз. Әйткәнебезчә, әлеге җанварны кеше генә куркыта алмый.
   "Вампир” төнге 2 белән 5 арасында йөри дисәләр дә, соңгы бер-ничә көн эчендә көндез Сәрдек авылы янындагы күпер кырыеннан узып киткәнен күреп калалар...
    Сак булыгыз, сакланганны ходай саклар!

http://www.secretplanet.ru битендәге язма кулланылды.
Просмотров: 2195 | Добавил: Рамил | Рейтинг: 2.0/1
Всего комментариев: 2
0  
2 Рамил   (25.06.2012 20:49) [Материал]
Әлеге темага форуи эшли: форум. Фикер алышыйк!

0  
1 Amirhanov Insaf   (25.06.2012 16:41) [Материал]
боян

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Эзләү
Язмалар архивы
Һава торышы
Блог яңалыклары
Сайтның дуслары
Шушмабаш авылы сайты
Безнең төркем
Реклама

Сатуда мөселман календарьләре: тулырак мәгълүмат.Тел.: 8-927-433-0261
Copyright MyCorp © 2024
Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter Рейтинг@Mail.ru