Мәмәшир авылында карда вак-вак бөҗәкләр барлыкка килде.
17 март көнне
хафага төшкән Мәмәшир авылы халкы әлеге хәл турында
районның фитосанитария күзәтү өлкәсенә мөрәҗәгать итә.
Боларның койрыкаяклылар отрядына керүче кар борчалары икәне ачыкланды. Ләкин ничек итеп безгә килеп эләккәннәре генә билгесез.
Түбән температурага
карамастан әлеге бөҗәкләр бик актив хәрәкәттә һәм сикереп йөриләр. Гадәттә Урал
тауларында яшәүче әлеге бөҗәкләр авыл хуҗалыгына һәм медицинага бик зур ярдәм
итәргә мөмкин икән. Ник дигәндә, әлеге кар борчаларында бик көчле салкыннарга
каршы тора алучы "антифриз” матдәсе бар. Әлеге матдә гадәти аксымнан аерыла. Иң
кызыгы шунда, температура югары күтәрелә башлау белән әлеге "антифриз” таралып
юкка чыга.
Кешеләргә,
үсемлекләр һәм хайваннарга кар борчасының зыяны әлегә ачыкланмаган. Күрше Самара өлкәсендә дә әлеге бөҗәкләрне күрүчеләр бар.
Әлеге темага видеоматериаллар:
|