
Сайтның яңалыкларына электрон почта аша язылырга
|
 | |  |
| Главная » 2011 » Декабрь » 9 » Тыелган митинг! (Халык сайлау нәтиҗәләреннән канәгать түгел)
21:17 Тыелган митинг! (Халык сайлау нәтиҗәләреннән канәгать түгел) |
10 декабрь шимбә көнне, Рәсәйдә Дәүләт думасына депутатлар сайлаганда булган хәрәмләшүгә каршы урам җыелышлары булырга тиеш. Ягъни "Бердәм Рәсәй" партиясенә каршы чыгышлар узачак. Казанда да әлеге митингка әзерләнү бара, әмма митинг рәсми рәвештә расланмаган. "Кремль кулы" куелмаганлыктан үткәреләчәк митинг та рәсми булмаячак, һәм митинг полиция тарафыннан бастырылачак дип хәбәр иттеләр КФУда узган студентлар җыенында. Шимбә көнне Мәскәүдә Дума сайлауларына хәрәмләшүләргә каршы митинг оештыру уңаеннан Казанда да каршылык чаралары үтәчәк. Татарстан халкының күпчелеге, мәгълүм булганча, республика җитәкчелеге ни әйтсә, шуны үтәп, Думага халык әллә ни яратмаган хакимият фиркасен сайлады. Шулай да өстәмә бюллетеньнәрне сайлау тартмаларына ыргыту фактлары да бар. Татарстандагы билгеле хокук яклаучы Дмитрий Бердников шул уңайдан каршылык чарасы оештырырга җыена. Пәнҗешәмбе кичендә Казанның 100ләрчә интернет кулланучыларына каршылык җыенына һәм шул вакыйгага багышланган матбугат очрашуына чакырулар таратылды. ВКонтакте сайтының http://vkontakte.ru/event32838965 төркемендә хәзерге вакытта митингка барырга 2100 кеше теркәлгән. Җинаятьчелеккә һәм канун бозуга каршы хәрәкәт җитәкчесе Дмитрий Бердников шимбә көнне сәгать 15.00дә Ирек мәйданында митингка җыелу турында искәртү кәгазен шәһәр хакимиятенә тиешле вакытында тапшырган. Әмма бу митингның башлану вакыты һәм урыны һаман да расланмаган иде. Бердников һәм аның тарафдарлары бу митингны канун нигезендә үткәрергә тели. "Шимбә көнне Ирек мәйданы безнең кулда булачак, без аны алданрак алып куйдык" ди Бердәм Рәсәй вәкилләре. Митингны әзерләүчеләр Мәскәүдәге оппозиция вәкилләре кебек каты сөйләшергә тырыша. Кайбер партияләр үзләренең тавышларын киметүгә шикаять итеп үзара сөйләшүдә генә зарлана, ләкин митинглар, кеше җыярга шүрли. Әлеге митинг ниләр белән тәмамаланыр - шимбә көн күрсәтер. Кыскасы, иртәгә "бик кайнар" очрашулар көтелә.
Материалны әзерләүдә azatliq.org сайтыннан алынган мәгълүмат кулланылды.
|
Просмотров: 694 |
Добавил: Рамил
| Рейтинг: 0.0/0
|
Всего комментариев: 6 | |
0
Монда да бар шактый гына күләмле мәгълүмат: http://kazan.kp.ru/daily/25802/2783025/
|
0
Шушымы демократия, халыкны сарык белән тиңлиләр бездә!!!! Халыкны бетне сыткан кебек сыталар, изәләр!!!!
|
0
Нәтиҗәләр: http://kazan.kp.ru/online/news/1038487/ П.С. Хуҗи нәмә сүләй?
|
0
Халык аңлый башлады нинең ни икәнен!
|
0
http://m.news.mail.ru/inregions/volgaregion/16/7561777/
|
0
Поддерживаю
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|

|
 | |  |
| | |