Баш мие өчен файдалы булган ризыкларны беләсезме? Күпләр, иң беренче итеп, әстерхан чикләвеген атар. Ә аңардан кала? Организмына тимер җитмәүчеләр мәсьәләләрне озаграк чишә икән. Ни өчен дигәндә, сыер ите кан тәнчекләренә бай. Әлеге элемент исә кан тәнчекләренә кислородны күчерергә булыша.
Сардина балыгы баш мие күзәнәкләре арасындагы бәйләнешне ныгытырга сәләтле омега-3 майлы кислотасына бай.
Йомырка сарысы холин чыганагы булып тора. Аның ярдәмендә без байтак нәрсәләрне, мәсәлән, өйдән чыгып китәр алдыннан үтүкне уттан алдыңмы-юкмы икәнлекне истә тотабыз икән.
Баш мие өчен төп «ягулык» булып организмга углеводлар белән керүче глюкоза тора. Глюкозага исә солы бай. Иртән ашалган солы боткасы берничә сәгать буена баш миен бөтен көченә эшләтергә ярдәм итә.
Ясмыкны ашка юкка гына салмыйлар. Әлеге кузаклы составында фолий кислотасы күп. Фолий кислотасы аминокислоталарның күләмен киметә.
Җитен мае иң «сәламәт» май чыганагы булып санала, баш мие кабыгы эшчәнлеген яхшырта. Ә ул исә, үз чиратында, тәм сиземләү өчен җавап бирә. Организмны әлеге микроэлементка баетыр өчен салатка яки иртәнге боткага бер аш кашыгы җитен мае салыгыз.
Башыгыз начар эшли башласа, берничә әстерхан чикләвеге ашап куегыз. Чикләвеккә бай диета – баш мие эшчәнлегенә иң яхшы тәэсир итүче диета. Аның сере – чикләвектәге омега-3 майлы кислотасында һәм антиоксидантларда.
Чыганак: http://www.shahrikazan.com
|