– Иптәшләр! Вакыт аз булу сәбәпле мин уйламыйча гына сөйлим...--------------------------------- – Синең исемең ничек? – Вәлинеке кебек. – Кайсы Вәлине әйтәсең? – Теләсә-кайсы Вәлине. --------------------------------- – Әйтегезче, ә кайда монда Арча поезды? – Ул китте. – Пәт-тәч! Ә кая? --------------------------------- – Әби, ә сугыш вакытында ипи юк идемени? – Юк иде шул, балакаем. – Нәрсә, майны колбасага ягып ашарга туры килдемени? --------------------------------- – Минем хатынны бөтен кеше "аяклы энциклопедия” дип атый. – Нәрсә, бик акыллымыни? – Юк, бик калын! --------------------------------- Балыктан кайткан ире, пышылдап кына: – Песи өйдәме? Хатыны: – Кер-кер, курыкма, мин аңа килки бирдем. --------------------------------- Наркоман невропатолог янында. Врач сорау бирә: – Хәзер безнең нинди ай? Наркоман: – Ма-а-ай. – Юк, дустым, хәзер сентябрь. Шулай булгач, киләсе ай нинди ай инде? – Ма-а-ай. – Юк! Киләсе ай октябрь! Ярар, октябрьдән соң кайсы ай килә? – Ма-а-ай... Врач сикереп тора һәм кычкыра башлый: – Юк! Октябрьдән соң ноябрь! Ноябрьдән соң декабрь! Аннан гыйнвар! Аннан февраль! Наркоман, уйга батып: – Нәрсә, май бөтенләй булмыймыни? --------------------------------- Өстәл янында ире хатынын мактый: – Салат бик тәмле! Үзең сатып алдыңмы? --------------------------------- – Нишләп ашагач йокы баса икән? – Чөнки корсак кабара, тире тартыла һәм күзләр йомыла. --------------------------------- – Үлеш! Син ничек моңа өйләндең?! Ул бит бер якка кыек, аксак, җитмәсә сакау. – Курыкмыйча кычкырып сөйлә – ул чукрак... --------------------------------- Бер малай сөйли: – Бабай тарта шалканны – тартып чыгара алмый. Шуннан ул әбине чакыра. Тарталар икәүләп, тарталар – тартып чыгара алмыйлар. Шуннан бабай бу әбине куып җибәрә дә, тазарак әбине чакырып китерә. --------------------------------- – Моннан сарык көтүе узып китмәдеме? – Нәрсә, иптәшләреңнән аерылып калдыңмыни? --------------------------------- – Гаишникка ришвәт биргәннән соң, аңа тагын бер ришвәт төртергә кирәк. – Анысы ни өчен тагын? – Синең ришвәт бирүең турында эш кузгатмасын өчен. --------------------------------- Доктор янында: – Эчәсезме? – Салып бирсәгез, баш тартып булмас. --------------------------------- Ике наркоман утыра. Берсе гитара чирткәли һәм җырлый: – Теллин-пеллин! Теллин-пеллин! Бер сәгать үтә. Теге һаман: – Теллин-пеллин! Ике сәгать үтә: – Теллин-пеллин! Икенче наркоман: – Дустым, синең бу җырың җанга сары май булып ята. Миңа сүзләрен язып бирә алмассыңмы?
|